Выбрать главу

Надзиратель, бик зур эш эшләгән кеше кебек, безнең кәгазьләрне кул куеп алды. Икенче кәгазь язылганчы һәм дә төрле җирдән килгән кешеләрне кабул итеп алгалаганчы шактый гына вакыт үтте. Без икәү кәнәфигә утырып көтеп тора башладык. Безнең кәнәфидән эчке бүлмә күренеп тора иде. Бүлмәдә бик күп шкафлар тезелгән иде. Шкафлар янында чүмәлә-чүмәлә өеп куйган гәзитәләр тора иде. Бу гәзитәләр әллә ничә өемгә өелсә дә, «Волж. вестникъ» гәзитәсе барысыннан да күп иде. Бу гәзитәләрне язучылар, басучылар халык укысын, халык файда итсен дип хезмәтләрен сарыф кылсалар да, безнең полициямез мондый гәзитәләрне укуны «сайе пәнаһид әсаеш бәр кәмал»[29] булуына зарарлы табып, боларны типографиядән чыкмас борын ук җыеп алганнар иде.

15–20 минутта төрле частьтан әллә никадәр кешеләр китерделәр. Городовойлар, килгән кешеләр һәммәсе карга буялып, битләре, сакаллары бәсләнеп керәләр иде. Городовойлар барысы да бер-берсе берлә күрешеп, барысы да җилне, һаваны сүгәләр иде, барысы да әллә нидән риза түгелләр кебек күренәләр иде. Надзиратель акыртын гына, иренеп кенә, сүз саен ъ кирәкме, Е кирәкмене уйлап кына, килгәннәрне кергән кенәгәсенә, киткәннәрне чыккан кенәгәсенә яза иде. Мондагы кешеләрнең бездән һәм тагы өч-дүрт китерелгән кешедән башкалары һәммәсе кара киемнәр киенгән, кылычлар таккан, бер тирес сүз ычкындырсаң, сугарга кулын күтәрә торган, кылычсыз кешене күрү берлән авызыннан тәсбих кебек бер туктамаенча сүгү сүзләрен коеп тора торган Русиядә «әсаеш бәр кәмалны» саклаучылар иде.

Болар үзләренең таза йомрыклары, каты куллары берлә, кылычларының кыннары, револьверның тоткалары берлән 17 нче октябрь манифестында вәгъдә кылынган граждански праваларны тутыручылар, Русиянең һәр гражданинының хөррияте шәхсиясен, гражданнарның каннарын, малларын, җаннарын аямаенча мөхафәзә[30] кылучылар иде.

Боларның кыланышлары, боларның йөрешләре миңа Испаниядәге инквизиция мәхкәмәләрен[31] хәтеремә төшерде. Мондагы һәрнәрсәдән әллә нинди золым исе тоелган кебек, яшь тавышы ишетелгән кебек иде. Мондагы һәрнәрсә бюрократия золымының әллә ничә елгы шаһиде булганга, бюрократия золымының, вөждансызлыгының кораллары булганга, болар һәммәсе миңа җирәнгеч, сасы, кабахәт кебек күренәләр иде. Мондагы кешеләрдә хәйваният хисеннән башка бер нәрсә булмаган кебек, мондагы әйберләрдә дә матурлык-фәлән кебек нәрсә юк иде. Боларның әйберләре һәммәсе дә тупас, җансыз, рухсыз күренәләр иде.

Озакламады, безне беренче часть янындагы арестныйга озаттылар. Безне тагы городовойлар, тагы шул мылтыклар, кылычлар таккан зобанилар каршы алдылар. Безнең пакетны кабул итеп алыр өчен, старшийның «үзен» чакырдылар. Старший «үзе» тәбәнәк кенә, кечкенә генә башлы, дөньяда ашау-эчүдән башканы белми торган, үзенең шылтыравыкларын бик зур дәрәҗәгә куя торган бер Ярты гакыл иде – безне кая ябу хосусында сүзләр киткәч, арттан бер хатын: «Еврей малае янына ябыңыз!» – дип әмер итте. Мин әйләнеп карасам, старший артында шадра гына, ямьсез генә бер хатын күрдем. Бу хатын үзенең күз карашлары, сүзләре, тавышлары берлән фәхешханәләр экономкасы төсле иде. Мин моңар карау берлән күңелемнән бу хатынга бер дошманлык хисен әйтә башладым. Бу хатын безне тентегәндә дә әмерләр биреп торганга, моның старший хатыны гына түгел, үзе старший икәнлеген, теге старший дигән әтәч төсле Ярты гакыл моның ире булган булып торганга, старший дип йөрүләрен аңладым. Безне ни өчен китерделәр дип сорый башладылар. Мин, Русиядә торганлыгымыз өчен һәм дә башка кешеләр кебек кеше талап йөрмәгәнемез өчен, дигәч, Ярты гакылның кыяфәтләре үзгәреп китте. Аның бите пешкән шалкан кебек булып җыерчыклана башлады.

вернуться

31

Мәхкәмә – хөкем йорты.