Авызыннан әллә нинди әмиранә[32] сүзләр чыга башлады. Озакламады, старшийның ачуы басылды. Безне тентеп, акчаларымызны алып, бер бүлмәгә кертеп яптылар. Бүлмәдә без кергәндә яшь кенә бер егет кечкенә генә самавыр берлән чәй эчеп утыра иде.
Бу яшь егетнең баягы старший хатыны әйткән еврей малае идеке хәзер хәтеремә төште.
Ишек ачып җибәрү берлән, борынга әллә нинди, авылларда бәрәннәр өендә була торган әчеле-төчеле искә катышкан параша исе борынга килеп керде. Теләр-теләмәс мин камераны карый башладым. Озынлыгы өч сажин чамасында, киңлеге 5 аршиннар чамасында, биек кенә бер тәрәзәле бүлмә иде. Тәрәзә янында бер стенадан икенче стенага җиткән биек кенә сәке беркетелгән иде. Сәке өстеннән тәрәзә төбе дә бик якын иде. Тәрәзә шактый гына зур булганга, бүлмә көндезләрен караңгы булачак түгел иде.
Ләкин без кергәндә кич булганга күрә, бүлмә яктыртыр өчен куелган түшәмдәге электрик лампасы гына тычкан уты төсле үзенең барлы-юклы утын тирә-якка сача иде. Лампаның пыяласы әллә нишләп эреп беткәнгәме, әллә лампаның тирәсенә үрмәкүчләр матурлап-матурлап оя ясагангамы, лампа караңгы бүлмәдә бер түшәмгә асылган утлы күмер генә кебек күренеп тора иде.
Без кереп теге еврей егете берлән күрешеп сөйләшә башладык. Һәм дә шундагы коридорщикка берникадәр әйберләр алырга кушып, егерме тиен бирү вәгъдәсе берлән самавыр сорадык. Самавыр килгәнчә һәм дә кибеттән кайтканча, безнең янымызга тагы бер кеше керттеләр. Бу кеше элгәредә төрмәдә надзиратель булып торган икән, шул вакытта сәясиләрнең хатларын йөрткәнлеге беленеп, төрмәдән куылган һәм дә хәзер эше судка бирелгән икән!
Без дүртәү чәй эчәргә торганда, күрше бүлмәдән татарча: «Гаяз, Гаяз!» – дигән сүз ишетелә башлады. Мин бик тиз барып сөйләшергә тотындым, ләкин сүз рәтләп ишетелми иде. Ул арада мин: «Сез кем?» – дип сорый башладым. «Хөсәен!» – дигән сүз ишетелде. Мин тагы: «Нинди Хөсәен?» – дип сорадым. «Хөсәен Ямаш», – дип җавап бирделәр. Минем исем китте. «Ничек Хөсәен тотылды икән? Кайчан тотылды икән? Кая тотылды икән?» – дип уйлый башладым. Озак үтмәде, ишекнең тишегеннән бер кеше килеп сөйли башлады. Карасам, ул минем школада бергә укыган бер танышым икән. Мин: «Хәзер сезнең берлә Хөсәен бармыни дип сорадым», – дидем. Алар: «Юк. Без сезнең береңез Хөсәенме әллә дип сорадык», – диделәр. Мин иптәшем Сәгыйть әфәнделеген әйтеп, баягы Хөсәен Ямаш дигән сүзләрнең сүз аңланмаудан килгән бер яңгышлык кына идекен белдем. Яңа танышлар берлә сөйләштек. Алар шунда бер әллә нинди уголовный эш берлә кергәннәр икән.
Озак үтмәде, самавыр китерелде. Без, дүртәү, кайнар самавыр янында утырып, чәй эчә-эчә сөйләшә башладык. Безнең күңелләр тагы ачылды. Кичәдән бирле эчмәгәнгә күрә, чәй бик урынына төште. Чәй янындагы алмалар, сырлар, булкилар берсе артыннан берсе безнең эскәтердән югала башлады. Бүлмәнең сасылыгына, бүлмәнең караңгылыгына өйрәнә башладык. Ләкин Сәгыйть әфәнде тәмәкесезлеккә һич чыдый алмый иде. Озакламады, баягы М. әфәнде, Сәгыйтькә папирослар китереп биреп, аның да тулмаган дөньясын тутырды.
Озак үтмәде, Сәгыйть әфәндене полицмейстерга чакырып киттеләр. Бераздан ул, кайтып: «Мине Казаннан җибәрәләр, егерме дүрт сәгать эчендә Казаннан китәргә дип кул куйдырып, бүген чыгарамыз диделәр. Ләкин судебныйдагы гәзитә эше өчен Казаннан чыкмаска кул алганнар иде, һәм дә судебный палатада беренче ноябрьдә эшнең каралырга тәгаен кылынуы эшне бозды», – дип, үзенең судебный палатадан килгән язуын күтәреп кайтып керде. Гаеп язуын укыгач, ничек итәргә, кемнәрне шаһидлеккә чакыртырга уйлап торганда, тагы Сәгыйть әфәндене чакырдылар. Берәр сәгатьтән соң Сәгыйть әфәнде, яңадан килеп, ишек тишеге аша гына: «Мине Казанда да калдырдылар, бөтенләй дә чыгаралар», – дип күрешеп китте.
Мин ялгыз калдым. Мине ялгыз калгач кайгыргандыр-фәләндер дип уйламаңыз! Һич юк! Сәгыйтьнең чыгуына минем шатлануым үземнең монда калуымны бөтенләй оныттырды. Чөнки Сәгыйть «Таң»ның редакторы булганга, ул ябылу берлән гәзитә туктала иде. Ул чыккач, гәзитә соңга калса да чыгачак иде. Мин Сәгыйтькә: «Гәзитәне туктата күрмәңез», – дип күрешеп калдым. Мин инде хәзер үземнең бүген үк, йә иртәгә төрмәгә җибәрелүемне көтә башладым. Иптәшләр берлән сөйләшеп шактый вакыт үткәннән соң, мин тишенмәенчә генә сәкегә менеп яттым. Бу көнгә минем мендәрләрем, юрганнарым булмаганга, минем өстемдәге пальтәм, теге әкияттәге кешенең капчыгы кебек, мендәр дә булачак, юрган да булачак, пальтә дә булачак иде.