Күпме йоклаганны белмим, безне уяттылар. Ишекне ачып, безгә әллә нинди кешеләрнең әйберләрен ташый башладылар. Озак та үтмәде, безнең бүлмәгә баягы минем танышларым килеп керделәр. Аларның әйтүенә караганда, әллә нинди бер барышняны китергәннәр икән дә, аңарга урын булмагач, боларны безгә кертәләр икән.
Безнең бүлмә тагы җанланды. Килгән алты кеше урыннар җәя башладылар. Минем танышларым, минем әйберләрем юкны күреп, мине уртага яткырдылар. Озак үтмәде, безнең күрше бүлмәдә бер кеше бик каты басып маршавайт итә башлады. Без, аның кем икәнлеген белергә теләп, стена сугып сөйләшмәкче булдык. Ләкин ул аны аңламады, ахырдан без ярыктан кычкыра башладык. Ул ишетте. Ул бүген сәгать 11 ләрдә генә тотылган бер кыз булды. Фамилиясен дә әйтте. Мин бу безнең таныш түгелме дип уйласам да, үз танышларымның бик азының гына фамилиясен белгәнгә, фамилиясеннән кем идекен белә алмадым. Без тагы бераз сөйләшеп, ятып йокыга киттек.
Тыгызда «әлиф ятып»[33], сасы бүлмәдә, әлбәттә, йокы бик шәп булмады. Алай да, иртә торганда, мин бик исән булып уяндым. Тышка чыкканда, мин күршемнең ишек тишегеннән карадым. Карасам – минем шактый якын танышларымнан А. исемле бер кыз икән. Ул да мине күреп гаҗәпкә калды. Тиз генә без үземезнең хәлләремезне сөйләштек. Мин, үземезнең бүлмәгә кереп, теге кызның кемлеген сөйләдем.
Безнең бүлмәнең кешеләре арасында ливалвир[34] өчен ике атна ятарга ясалган бер студент һәм дә ливалвир өчен өч ай ятарга ясалган бер эшче, һәм дә ливалвир өчен өч атна ятарга ясалган бер хәреф җыючы татар егете бар иде. Боларга башкалары искеләр һәм дә өч минем танышларым иде. Без барымыз бергә бик һәйбәтләп чәй эчәргә утырдык. Бик озаклап чәй эчтек. Чәйдән соң, тышка чыкканда, теге кыз миңа «укырга бернәрсә дә юк» дип зарланды. Мин, бездә гәзитәләр бар, дип, бирергә вәгъдә кылдым. Һәм шул минутта ук ике гәзитә чыгарып тоттырдым. Бер-ике минут вакыт үтмәде, әлеге старший дигән әтәч кебек Ярты гакыл кереп, бу гәзитәләрне кайдан алдың, дип сорый башлады. Ул гәзитәләрнең берсе студентныкы, берсе төрмәдә надзиратель булып торган кешенеке булса да, мин, аларга авырлык булмасын дип: «Белмим, без кергәндә шунда иде», – дидем. Теге шул сүзгә канәгатьләнгән булып чыгып китте, тагы бер биш минут та вакыт үтмәде, тагы кереп: «Каян алдың?..» – дип, миннән сорый башлады. Мин тагы шул җавапны бирдем. Теге миңа әтәчләнергә тели башлагач, мин дә каты-каты сүзләр берлән җавап бирә башладым. Теге тагы ачуланды. Үзенең зобаниларын чакырып, мине ялгыз бүлмәгә күчерергә кушты. Мин ялгыз бүлмәне барып карагач, аның караңгы бүлмә икәнлеген күреп, «монда кермим» дип тартышырга тотындым. Ләкин минем сүземә карамаенча, мине илтеп яптылар. Мин барганда старшийга: «Мин сине өйрәтермен. Мин синең бу кабахәтлегеңне бөтен гәзитәләрдә язармын!» – дигәч, старший бераз каушады, тагы бер биш минуттан мине элгәреге танышларым янына китерде. Руслар мине: «В борьбе обретёшь ты право своё!» – «Тартышуда гына табарсың син үзеңнең хакыңны!» – дип каршы алдылар. Ун-унбиш минуттан соң тагы старший килеп, мине баягы бүлмәгә илтеп япты. Бу бүлмә элгәреге бүлмәгә караганда шактый гына кечкенә булса да, кечкенәлегенә риза булмаслык түгел иде. Моның миче якмаган булганга, бу бик салкын иде. Тагы бу бүлмә – һәрвакыт ягар-якмас торган булырга кирәк – бик юеш иде. Моның стеналарыннан тамчылар тамып торган кебек, түшәмнең буявы да, юешлектән кубып, бертуктамаенча кар яуган кебек явып тора иде. Сәкесе булмаганга, тәрәзәсе бик биек иде; үзе бер генә кат булганга, бертуктамаенча суык агып тора иде. Тәрәзәсендә тимер решётка булса да, ни өчендер бик юан агачтан ясаган агач решётка да куйганнар иде. Бу агач решётканың буш җирләре бик аз булганга, бүлмә бик караңгы иде. Тәрәзәнең тәмам янына килеп тә язу укырлык түгел иде. Моннан элгәре дә тимер карават булып йөргән, хәзер дә, аяклары сынганга, талчуктан башкага ярамый торган, ике аягы урынына утын пүләннәре куйган бер караваттан башка бернәрсә дә юк иде. Бу караватның да матрасы-фәләне кебек нәрсә һич юк иде. Үзеңнең матрасларың-фәләннәрең булса да, аяклары юкка ятарга мөмкин булмаячак булганга, әлбәттә, бу тимер кисәкләренә миңа да ятарга мөмкин түгел иде. Шуның өчен теләр-теләмәс идәнгә ятарга тиеш идем. Тагы бу караватка башка ишек янында гына параша бар иде. Төрмәдә полициядә ятуның күңелне иң җәрәхәтли торган, кешенең хөббе нәфсен[35] иң мыскыл итә торган нәрсә шул парашадыр. Бу параша шәһәрләрнең мунчаларындагы кебек бер шайкадыр (агач савыт, кечкенә лакан). Шул шайканы кояш баю берлән шунда ятучыларга тышка чыгарга дип кертеп куялар. Яткан кешеләргә чыгарга мөмкин булмагач, әлбәттә, шунда эшләрен бетерәләр. Шуның өчен бу параша әллә ничә вакытлардан бирле шундый кабахәт нәрсәләр берлән тулып торганга, моның һәммә җиреннән әллә нинди әчеле-төчеле, төрмәгә кереп иснәмәгән кеше күңеленә китерә алмаслык кабахәт исләр чыгып торадыр.
33
«Әлиф ятып» – гарәп әлифбасындагы беренче хәрефе (а) сурәтенчә, ягъни таяк шикелле төп-төз ятып.