Выбрать главу

Шуның өчен кертеп кую берлән бик тиз вакыт эчендә бөтен бүлмәне шул кабахәт ис берлән тутырадыр. Көндезләрен парашаны кую гадәт булмаса да, тышка чыгарга чыгарып йөртсәләр дә, старшийның мине җазалыйсы бик килгәнгә булырга кирәк, минем парашамны иртә сәгать 9 дан ук кертеп куйганнар иде. Мине сүгә-сүгә бикләп куйдылар. Мин эчемнән шундый кабахәт кешеләрнең мине җәберләр өчен ниләр кылырга теләүләрен, шундый кешеләр кулында идарә булганда һәрвакыт шул золымнар бетмәячәген уйлап, ары-бире йөри башладым. Утырырга, ятарга урын юкка, мин көнемне йөреп үткәрәчәк идем. Озак үтмәде, минем кызулыгым сүрелде. Мин теге кабахәт старшийны, бертуктамаенча сүгенеп йөри торган ачкыччыны хәтеремнән чыгардым. Үземнең төрмәдә ничек торуларымны, ссылкага җибәрсәләр, кая китәргәлекләрне, «Таң»ның туктамавын уйлый башладым. Хәзер минем күз алдымда ике шатлык бар иде. Берсе – тиз көннән төрмәгә бару, берсе «Таң» тукталмау иде. Төрмәгә барырга шатлануымның сәбәбе, әлбәттә, төрмәнең бик кәефле җирлегеннән түгел! Мин төрмәнең начарлыгын, аның кызыгырлык җир түгел икәнлеген бик күптән белә идем. Шуңарга кермәс өчен, унбер ай чарлактан подвалга, подвалдан чарлакка качып та йөргән идем. Минем төрмәгә баруны шатлык итеп каравымның сәбәбе төрмәдә укыр өчен иде. Соң вакытларда минем эшем бик күп булганга, мин гәзитәгә башка нәрсә укырга бушамый идем. Гәзитәне ташлап укырга тотынырга тагы гәзитәне ташлый алмый идем. Шуның өчен мине гәзитәне көчләп ташлатырга кирәк иде. Төрмәдә гәзитә булмагач, мин теләр-теләмәс укырга тотыначак идем. Шуның берлән төрмәдә торудан тагы киләчәк хезмәтләрем өчен әллә никадәр файда итәчәк идем. Тагы төрмәдә вакытта мин, отставкага чыккан николайский солдат кебек, үземнең эшләгән эшләремнән шатланып вөҗданә бәйрәм ясап торачак идем.

Гәзитәнең һәр як эше яхшы булганга, минем урыныма язучылар калганга, аның дәвам итүендә дә шөбһә юк иде. Менә мин хәзер шул караңгы, юеш, суык, сасы бүлмәдә шул якты, кызу, татлы фикерләрне башымнан кичереп кальбән[36] рәхәтләнә идем. Минем фикерем бик тиз йөргәнгә, мин кызу-кызу атлап йөри идем. Арып, аяклар авырткач, стенага сөялеп тора идем. Тагы йөрергә китә идем. Минем тынычлыгымны монда сүгешергә яратучы ачкыччы берлән старшинага башка бер кеше дә бозмый иде. Ачкыччы үткән-барганда сүгеп китә иде, старший: «Бүлмә яхшымы?» – дигән булып, көлеп, минем ачуымны китерергә тырыша иде. Ләкин минем боларның берсенә дә ис китми иде, боларның берсенә дә илтифат кылмый идем. Ләкин минем илтифатсызлыгым тагы боларның ачуын китерә, тагы гайрәтләрен арттыра иде. Һәркөнне ике мәртәбә: «Ни аласың?» – дип сорау полициядә гадәт булса да, болар миннән бер мәртәбә дә сорамадылар. Мин үзем бер мәртәбә әйтеп карасам да, сүгеп җавап биргәнгә, ачка үлмәм әле дип, яңадан сорамаска карар бирдем. Көндез тышка чыгару гадәтләре булса да, мине чыгармаячакларын белгәнгә, ишек янына барып та карамадым.

Шулай итеп, кичке чәй вакыты җитте. Старший бер-ике мәртәбә миннән «гафу» теләтмәкче булып килеп китте. Ләкин мин, аны күрмәгәнгә салынып, һаман йөрүемдә дәвам иттем. Башкаларга чәй бирделәр, мин чәйсез дә калдым. Мин һаман үземнең йөрүемдә, үземнең уемда идем. Сәгать тугызларда мине тагы алып чыгып киттеләр. Мине тагы ачуланып, тагы зуррак җәзалар өчен исерекләр янына кертеп яптылар. Мин тагы үземнең уема, үземнең йөрүемә дәвам иттем. Бераздан соң старший, килеп, миңа: «Сиңа тегендә ялгыз күңелсез иде, менә монда иптәшләр берлән күңелле булыр», – диде. Аның бу сүзне әйткәндә пешкән шалкан кебек йөзе тагын әллә нинди төсләргә кереп китте. Ул мине шуның берлән зур мыскыл итәм, яра өстенә тоз сибәм дип уйлады. Ләкин мин, бер дә кыяфәтемне бозмаенча: «Рәхмәт, миңа дөрест тә монда бик яхшы, боларга никадәр фикер таратып була бит», – дип җавап бирдем. Пешкән шалкан үзенең җиңелүен тагы сизде. Аның тагы ачуы килде. Ул әтәч кебек урынында сикергәләргә, сүгенергә тотынды. Озак үтмәде, ул, ишекне ачып кереп, куллары берлән кизәнеп, мине сүгәргә тотынды. Мин һич илтифат кылмаенча һаман йөри идем. Минем илтифат кылмавым тагы аның ачуын китерә иде. Сикереп, кычкырып арыгач, шунда җыелган биш-алты городовойга әйберләремне алырга кушты. Алар әйберләрне алдылар, мине көл кебек очыртып коридорга алып чыгып киттеләр. Мин кыйнарга алып чыгуларын белсәм дә, бертөрле дә каршы тора алмадым. Чөнки коралланган 5–6 городовойга мин бер эш эшли алмаячак идем. Күз йомып ачканда, мин яңадан элгәреге караңгы бүлмәмдә булдым. Кергәндә, бер городовой артымнан әллә сукты, әллә типте, мин ишектән өч сажин ерактагы стенага барып бәрелдем. Күз ачып карарга да өлгермәдем, төрле яктан городовойлар мине кыйный башладылар. Бер киенгән кара городовой колагыма сугып җибәрде. Мин шул секундта егылып киттем. Икенчеләре эчемә тибәргә, күкрәгемне таптарга тотындылар. Ләкин мин, кулларымны йомарлап, күкрәгемә менгермәдем. Городовойлар арыдылар, туктадылар. Мин, туйдылар, күрәсең, дип, тагы тордым, тагы сугып ектылар. Тагы тибәргә тотындылар, тагы таптарга тотындылар. Мин тагы үземнең күкрәгемне сакларга бар гайрәтемне сарыф кылдым. Городовойлар тагы арыдылар. Тагы туктадылар. Баягы тәҗрибәгә карап, бу юлы мин тормадым. Городовойлар сүгенә-сүгенә чыгып китеп, ишек бикләп куйдылар. Мин тордым. Өстемдәге казакием стенаның сыростена буялып беткән иде. Колагым бертуктамаенча самавыр кайнаган кебек чыңлап тора иде. Эчем авырта, аркаларым сызлый, сөякләрем сыкрый иде. Битләрем ут кебек яна иде. Күңелемдә әллә нинди әйтеп бетерә алмаслык ачу килүе, әллә нинди ниһаять дәрәҗә хурлану хисләре кайный иде. Күңелем берлән бу кабахәтләргә нинди җәза да аз төсле күренә иде. Боларның җинаятьләренә, золымнарына каршы үземне саклар өчен, бертөрле дә юл юклыгы минем тагы кәефемне җибәрә иде.

вернуться

36

Кальбән – чын күңелдән.