Выбрать главу

Бара-тора минем тагы уйларым рәтләнә башлады. Минем күз алдыма Мария Спиридоновалар күренә башлады. Мин: «Шулай шул, сугыш вакытында шәфкать көтәргә ярамый. Халык берлән бюрократия арасында сугыш башланган. Мин, халык гаскәреннән бер солдат, бюрократия гаскәренә әсир төшкәнмен. Әлбәттә, алар ни теләсәләр шуны эшлиләр. Шуның өчен бу эш – бик табигый, бик мантыйкый эш. Боларны бетерер өчен, боларны саклый торган идарәне бетерергә тырышырга кирәк», – дип, тагы үз уема кайттым.

Теге городовойлар мине тишектән карап торалар икән, тагы сүгешергә тотындылар. Ләкин ни өчендер тагы кереп кыйнамадылар. Боларның кыйнаулары миңа ике яктан файда бирде. Бердән, бу идарәнең кешеләренә минем тәмам ышануымны бетерде, боларга кеше җәберләр өчен куелыш машиналар дигән фикерне урынлаштырды. Икенче, боларның кыйнаулары ни өчендер минем канымның кызурак хәрәкәтләнүенә сәбәп булды. Мине бик җылытты. Шул салкын бүлмәдә дә тирләтте. Һәм дә бик арытты. Шуның өчен мин, озакламаенча пальтәмне киеп, салкын идәнгә яттым һәм дә татлы-татлы йокыга киттем.

Мин уянганда, бик туңган идем. Тәннәремнең һәрбер әгьзасы сызлый, сыкрый иде. Колагыма кулны тиерер хәл юк, авырта иде. Эчем, әллә нинди кеше эче куйган шикелле булып, авыраеп авырта иде. Күңелдә әллә нинди ямьсез фикерләр, караңгы уйлар йөри иде. Мин, бик тиз сикереп торып, тагы йөрергә тотындым. Йөри-йөри, тагы фикерләрем җайга салынды. Йөри-йөри, тагы җылындым, тагы арыдым. Шул җылым берлән тагы ятып йокладым.

Шулай итеп, биш-алты мәртәбә торып йөреп җылынып яткач, иртә булды. Халык та, торып, арлы-бирле йөри башлады. Миңа килгән-киткән кеше юк иде. Баягы иптәшләрдән берсе килде. Аңарга хәлне сөйләдем. Хәзер карандаш, кәгазь китерде, иптәшләргә хат яздым. Һәм дә ул ашарга әйберләр, эчәргә чәй китерде. Мин баягы салкын идәндә чәй эчәргә тотындым. Чәй вакытында теге кыз килеп минем хәлемне сорашты. Миңа ашарга әйберләр китерде. Минем бер тәүлек чамасы ашаганым юкка, ашарга-эчәргә тотындым. Бик тәмле итеп ашап-эчеп, тагы идән буенда йөрергә тотындым. Тышка чыгарга-фәләнгә мин хәзер берсенә дә сорамый идем. Чөнки шул көннәрдә төрмәгә җибәрерләр дип уйлаганга, боларның кулларыннан тиз котылырмын дип өметләнә идем. Чәйдән соң минем теге танышларыма кеше килде. Хат язамсың дип, кәгазь, карандаш китерделәр. Мин иптәшләргә мендәрләр, юрганнар китерергә яздым. Шулай итеп, бүгенге көннең күбесе үзенә бертөрле генә үтте.

Сәгать өчләрдә старший, минем яныма кереп, тагы әллә ниләр кылынмакчы булган иде. Ләкин мин, керүе берлән: «Монда полицмейстерда фәлән кеше бармы?» – дип сорадым. Ул бар дип җавап бирде. Мин, бер дә илтифат кылмаган булып кына: «Аңарга миннән сәлам әйт», – дидем. Минем бу сүзем аңарга яшен кебек тәэсир итте. Аның кыяфәте үзгәрде. Аның «мин старший» дигән фикере кинәттән югалып китте. Ул, нишләргә белмәенчә, минем алдымда генерал алдында торган солдат кебек аякларын шык-шык баса башлады. Мин, сүземнең шулкадәр тәэсир кылуын күреп, күңелемнән бюрократиянең бер кешесенең шулкадәр куркуына, аларның эшләренең шулкадәр әсассызлыгына[37] исем китеп, борылып киттем. Старший, нишләргә белмәенчә бераз торганнан соң, минем кәефемне алыр өчен, үзенең кичәге кабахәтлеген оныттырыр өчен: «Господин Исхаков, сезне кайчанга чыгаралар инде, менә бит хәзер замана нинди булды, гаеплене дә, гаепсезне дә ябалар. Мин сезнең эшеңезне белешим әле!» – дип, бик кызуланып чыгып китте. Чыккач, ул хәзер хатынына, мине кыйнаган городовойларга кызуланып-кызуланып сөйләргә тотынды.

вернуться

37

Әсассыз – нигезсез.