Выбрать главу

Әллә нинди городовойларның хатыннарын ачуланып, әллә нәрсә юарга кушты. Ярты сәгать вакыт үтмәде, теге старший, тагы килеп кереп: «Господин Исхаков, сезгә мин тегендә бер бүлмә юдырдым, аның сәкесе дә бар, анда күчмисезме? Сезгә әйбер кирәкмиме? Кибеткә җибәрмисезме? Самавыр сорамыйсызмы?» – дип, минем күңелемне алыр өчен, үзенең бар куәтен сарыф кылырга тотынды.

Мин аңарга: «Шулай итеңез! Болай итеңез!» – дип әмерләр кыла башладым. Озак үтмәде, мин үземезнең әүвәлге камерамызга барып кердем. Камера ап-ак иттереп юылган, парашалары чыгарылган, карболкалар сибелгән иде. Бераздан мин кушкан әйберләрне алып кибеттән дә кайттылар. Самавыр да китерделәр. Мин тагы үземнең «җиңүемнең» файдаларын күрә башладым. Бераздан миңа юрганнар, мендәрләр китерделәр. Танышларым гәзит бирделәр. Мин тагы үземнең төрмәдәге тормышларымны уйлап йөри-йөри сәгать уннарны җиткердем. Тамагым тук, күңелем көр булганга һәм дә өч көннән бирле рәтләп йоклаганым булмаганга, мин бик тиз үлгән кебек йокыга киттем.

Мин уянганда бүлмә яктырган иде, коридорда кешеләр кызуланып-кызуланып йөриләр иде. Күрше бүлмәдә дә сөйләү тавышы ишетелә иде. Коридорның ары башында фамилиясе берлән кычкырып-кычкырып исерекләрне чыгаралар иде. Мин көндезгә әллә нинди үзем аңламый торган шатлык берлән уяндым. Теге кыйнау, бер тәүлек ач тору, бер-ике көн рәтләп йокламау хәзер минем күңелемә дә килми иде. Мин, уянгач ук, мине чыгаралар уены беркетеп куйдым. Минем күңелемә, әллә нигә, бу көннән төрмәгә мине җибәрмәүләре, мине тиз чыгарулары урынлашты.

Мин урынымнан тору берлән, минем ишегемне ачып, парашамны алып чыктылар. Миннән нәрсәләр алдыруымны сорап, самавыр китерергә вәгъдә кылдылар. Мин тышка чыгып юындым. Теге барышняны күреп: «Мине чыгаралар!» – дидем. Ул: «Бер-бер җирдән хәбәр алдыңмени?» – дип сорады. Мин: «Күңелем шулай тоя!..» – дип җавап бирдем. Теге кыз: «Карыйк, кәрамәтең[38] дөрест чыгармы», – дип, үз бүлмәсенә керде. Мин дә бүлмәмә кереп, кайнаган самавыр янына утырып чәй эчәргә тотындым.

Чәйдән соң теге танышымнар аша миңа аш китерсеннәр дип хат язып җибәрдем. Алардан гәзитә алып укыдым. Газитәдә Сәгыйтьнең судебный палатада гаепсез табылуы язылган иде. Мин тагы шатландым. Ни өчендер бүген минем башыма бер дә ямьсез уйлар килми иде. Минем алдымда киләчәкнең иң матур яклары гына күренә иде.

Сәгать икеләрдә миңа әллә никадәр әйберләр китерделәр һәм дә, иртәгә күрешергә киләмез дип әйттеләр, диделәр. Ләкин мин, үземнең иртәгә кадәр монда булуыма күңелем ышанмаганга, аңарга бер дә әһәмият бирмәдем. Кич булды. Минем иртәге кәефем аз гына да кимемәде. Минем чыгам дигән фикерем аз гына да урыныннан кузгалмады.

Сәгать тугызлар җитте. Менә минем камерама старший килеп керде. Минем өчен бик тырышып йөрегән кебек итеп: «Мин сезнең эшне казып чыгардым. Сезне хәзер полицмейстерга чакыралар», – диде. Мин киендем.

Полицмейстерга киттек. Мине секретарьга керттеләр. Ул, миңа язган язуын укып: «Сезне полицмейстер егерме дүрт сәгать эчендә Казаннан китәргә куша. Кая барасыз?» – диде. Мин: «Үз авылыма – Яуширмәгә кайтам», – дидем. Мине егерме дүрт сәгатьтә китәргә дип кул куйдырдылар. Һәм дә: өч тәүлеккә ашар өчен бишәр тиеннән унбиш тиен акча алдым, дип тә кул куйдырдылар. Шуннан соң мине полицмейстерга алып киттеләр. Полицмейстерның бүлмәсеннән бер кеше чыгып, миннән: «Сез Исхаковмы?» – дип сорады. «Әйе», – дигәч: «Кормовой алдыңызмы?» – диде. Мин «бу нәрсә икән?» дип аптырап калдым. Теге чиновник: «Унбиш тиен алдыңызмы?» – диде. Мин: «Алдым», – дидем. «Алай булса, барыңыз, кайтып китеңез», – диде.

Мин, камерага кереп, әйберләрне җыештырдым. Теге кыз берлә, кала торган танышларым берлән күрешеп, әйберләремне күтәреп урамга чыктым. Бу вакытта ни уйлаганым рәтләп хәтеремдә юк. Ләкин чыгу берлән, авызымны тутырып-тутырып, саф һаваны суларга тотындым. Извозчик булмаганга, Проломныйга кадәр җәяү төшим дип уйлаган идем, тагы бер-бер городовой тотып, әллә ниләр алдап, тагы ябып куймасыннар дип, извозчикка кычкыра башладым. Извозчик килде. Бер-ике минуттан мин үземезнең редакциягә барып кердем. Редакциядәге малай мине күреп исе китте. Ул нишләргә белмәде. Ул мине бөтенләй дөньядан башы китте инде дип уйлап куйган булгандыр, ахры. Шуның өчен минем кайтуым кабердән үлек кайтуы кебек тәэсир итте. Ул: «Гаяз абзый, синме? Гаяз абзый!» – дип сикерә иде. Мин үземнең Гаяз икәнлегемне дә исбат кылып тормаенча, әйберләремне калдырып: «Мин «Болгар» га керәм, син хәзер Хөсәенгә барып әйт!» – дидем.

вернуться

38

Кәрамәт – күрәзәлек.