Выбрать главу

29 нчы гыйнвар, сәгать 8, кич

Дүрт көннән бирле шурпа ашаганым юкка эчем әллә нишләп катып киткәнгә, «Болгар» га шурпа ашарга кердем. «Болгар» татарның бик кайнаган җире булганга, һәр татар үзе нишләгәнен белмәенчә генә шпион булганга, элгәре миңа «Болгар» га кереп йөрү, әлбәттә, бик авыр эш иде. Шуның өчен мин «Болгар» га бик сирәк керә идем. Һәм мине анда танымыйлар иде. Шулай булса да, бу юлы мине ник тиз таныдылар. Хәзер «Болгар» ның буена минем чыгу хәбәрем китте. Миңа бик тиз генә бик күп иттереп солянка да китерделәр. «Болгар» дагы кешеләр минем берлән күрешергә керә башладылар. Боларның һәммәсе дә миңа кабердән терелеп кайткан кешегә караган күз берлән карыйлар иде. Боларның бу кадәр гаҗәпкә калуларын аңламаенча торганда бер половой: «Сине бит гәзитәдә корбан булды дип язганнар иде, менә гәзитәсе», – дип күрсәтте. Мин тиз генә гәзитәне карадым. Дөресте дә, минем хакымда язган мәкаләнең ахырында сәяси эш өчен мәшәкать күргәннәр наменә[39] җырлана торган «сез хак корбан улдыгыз тугры юлда» бәетен кушканнар икән. Шуның өчен бертөрле кешеләр, корбан гаетендә сарык корбан булган кебек, мин дә корбан булган, минем канымны да сарык каны кебек бюрократия үзенең реакция бәйрәменә агызган дип белгәннәр икән.

Озак үтмәде, Хөсәен килде. Аның да шатлыгының иге-чиге юк иде. Без, тиз генә ашап, мин тотылган Сәгыйтьләр фатирына Сәгыйть берлән Исхакны алырга киттек. Сәгыйть, Хөсәеннең сүзенә ышанмаенча, киенмәенчә генә чыкты. Мине күзе берлән күргәч, дөресте дә, минем чыкканлыгыма ышанып, киенергә кереп китте. Бик тиз киенеп чыкты. Исхак өйдә булмады. Без мин тотылудан элгәреге көнне чәй эчкән «Москва» гостиницасына киттек. Хөсәен Шакирны эзләргә китте.

Мин Сәгыйтькә үземнең ниләр күргәнемне сөйләргә тотындым. Ул үзенең судын, гәзитәнең ничек баруын сөйләде.

Без бер-ике чынаяк чәй эчкәнчә Шакир берлән Хөсәен дә килеп керделәр. Без һәммәмез чын күңелемездән шатланганга, һәммәмезнең дә эчендә бер-беремезгә сөйләргә бик күп сүзләр тулганга, бер-беремезне бүлеп-бүлеп сөйли идек. Бу минутта безнең һичберемезнең бер кайгысы да юк иде. Һичберемезнең дә күңеленә матур киләчәктән башка нәрсәләр килми иде. Без шат идек. Без мәсгуд[40] идек. Иптәшләр минем тотылуның ничек авыр булганлыгын, ничек бөтен халыкка тәэсир иткәнлеген, бөтен татар гәзитәләрендә минем хакымда мәкаләләр булуын сөйләделәр. Минем чыгуымнан хәзер никадәр шат идекләрен, безнең гомуми эшемез булган «халыкка хезмәт» нең никадәр куәте артуын әллә нинди буяулар берлән борып-борып, төрле ягыннан карап бәян иттеләр. Мин дә күңелемнән үземнең чыгуымнан, тагы элгәреге сөйгән хезмәтемә кайтуымнан, әлбәттә, шат идем. Ләкин үземнең төрмәгә кереп укый ала алмау өчен бераз кәефем китми хәле юк иде. Чөнки хәзергә гәзитәдән аерылып китап тотып укулары, мәгълүмат арттырулары тагы «киләчәк» кә калдырылачак иде.

Сәгать икеләрдә без, гостиницадан чыгып, фатирларымызга таралдык. Мин Хөсәеннәрдә кундым. Иртәгесен миңа китәргә тиеш булганга, иртүк тагы иптәшләр килеп, мине тагы бер тәүлеккә калдырырга ясадылар. Ләкин болай калуның куркынычлы бер ягы да бар иде. Полиция минем егерме дүрт сәгать эчендә китмәгәнемне белсә, мине тагы тотып алып, йә төрмәгә җибәрәчәк, яисә мине этап берлән озатачак иде. Этап озатканда мин йөз егерме чакрымлы үз авылымызга бик тиз булганда унынчы көндә кайтып керәчәк идем. Чөнки Казан берлән Чистай арасында этап җиде тәүлек йөри. Чистайда, әлбәттә, бер кич куныла, безнең авыл Чистайдан егерме биш чакрым булганга, анда ике тәүлек барыла иде. Шулай булса да, минем бәгъзе әйберләрем хәзер булып бетмәгәнгә, тагы бер тәүлеккә калырга булдым. Бу көнем минем килгән танышларым, иптәшләрем берлән күрешү, сөйләшү, утырышу берлән үтте. Мин авылга кайтып бер-ике атна торып, тагы Казанга килергә дип уйлаштык. Икенче көнне, дүртенче ноябрьдә, сәгать сигезләрдә кич берлән Казаннан чыгып киттем.

Бишенче ноябрьдә кич берлән, икенде-ахшам арасында, сәгать дүртләрдә Яуширмәгә килеп кердем. Халык мине күреп исләре китте. Чөнки аларның фикеренчә, мин тотылсам, мине тимер губуга салалар, имеш, караңгы төрмәләрдә ашатмаенча, эчертмәенчә тоталар, имеш! Минем шулай итеп кайтып керүем һәм дә көндез кыңгырау берлән кайтуым аларның бер дә башына сыймый иде. Шунысы да онытылмасын: бүген руза гаете көне иде. Шуның өчен халыкның бик күбесе мәчеткә килгән һәм мине күргән иде.

вернуться

39

Наменә – исеменә.

вернуться

40

Мәсгуд – бәхетле.