Мин торгач та, салкын бүлмәдән безнең янга карт кына бер татарны керттеләр. Мин үземне чакыруны көтә башладым. Сәгать уннар җиткәч, бүген чакырмыйлармы әллә дип, чәй эчәргә хәзерләнә башладым. Шундагы стражник аркылы ашарга-эчәргә алдырдым. Шул вакытта бер бот буе гына малай бер кәгазь тотып килеп керде. Миннән форменный сорау башланды. Мин теге малайга син белә торган эш түгел, мине югары чакырсыннар дип әйтеп җибәрдем.
Чәй эчәргә өлгерә алмадым, мине югары алып менделәр. Помощник стражник мине сорый башлады. Минем эшемне эзләделәр-эзләделәр, йөдәп беттеләр. Ахырдан минем сүзем буенча Казан берлән телефон берлән сөйләштеләр. Сәгать бер ярымга кадәр маташканнан соң, миннән Яуширмәдән чыкмаска дип кул куйдырып чыгарып җибәрделәр.
Мин тагы иреккә чыктым. Озак үтмәенчә, минем артымнан килгән үз авылымызның кешесе берлән авылга да кайтып киттем. Аларның сөйләвенә караганда, мин кайткач ук авылымызның бер куштаны, мин аның сүзе берлән йөрмәгән өчен, мин аның халыкны талавының һәммәсенә дә каршы килеп, аңарга бик күп зарар иткән өчен, үзенең киявен урядникка җибәреп әйттергән икән. Урядниклар-фәләннәргә шул вакытларда авылларны бик карарга әмер булганга һәм дә былтыр да алар әллә ничә айлар мине эзләп йөргәнгә, минем кайтуым, мине тоту, әлбәттә, алар өчен үзләренең начальствога ихласларын күрсәтергә бик зур сәбәп иде. Шуның өчен алар, аны-моны карамаенча, әлбәттә, мине, тотып, полициягә җибәрергә тиеш иде.
Бу тотулары мәгънәле чыкмаганга, алар яңадан тоттырырга да тырышачаклар. Яңадан әллә ниләр алдап, көн дә донослар ясап торачаклар иде. Шуның өчен урядниклар, баягы Шәйхи атлы куштанга килеп, мине бөтенләй каравыллап тора башладылар. Яуширмәдә өч-дүрт стражник өзелмәенчә тора башлады. Боларның эшләре мине, бездә бер-бер җыелыш-фәлән булса да барып әйтү, мин бер-бер сүз сөйләсәм, тагы донос ясау, авылдан чыксам, мине хәзер тотып алып кайтып тагы полициягә китереп ябу иде. Авыл халкы минем кайтуыма шатланганга күрә һәм дә бәйрәм арасы булганга күрә, әлбәттә, мине бөтен авыл буена ашка йөртәләр иде. Һәр көнне күрешергә кешеләр килеп, бездә дә утырышлар ясыйлар иде. Тирә-күрше авылдан да дуст-иш, танышлар, кардәш-кабилә киләләр иде. Шуның өчен теге куштан берлән киявенең аты бер туктамаенча Чистай берлән Яуширмә арасында донос ташып йөриләр иде. Урядниклар да көн дә минем хакымда әллә ниләр язалар иде. Куштан һәр көнне: «Бүген килеп алалар, бүген!» – дип хәбәр чыгарганга, авыл халкы җыелып мине саклый башладылар. Безнең урамда, безнең капка төбендә, безнең күршеләрнең йортларында утыз-кырык кеше саклап торалар иде. Иртә-кичтән башлап таң атканчыга кадәр каравыл өзелми иде. Көндезләрендә берничә кеше, каравыл калдырып, андый-мондый эш булса үзләренә әйтергә кушып, өйләренә таралалар иде. Шуның өчен минем бу көннәрем сугыш сафында торган кебек үтте. Бераздан соң, теге шпионнар йөреп-йөреп булдыра алмагач, стражниклар да туеп беткәч, миңа иркенрәк булды. Мин һаман поднадзор полиция торсам да, күрше авылларга барырга рөхсәт булды. Ләкин кая барсам да, тагы урядниклар килеп җитә, тагы минем хакымда донос язалар иде. Өйдә вакытта да һәр көнне стражниклар килеп карап китәләр иде. Шуның өчен мине яңадан тотмаслар дип уйларга бер дә ярамый иде. Һәм мин үзем дә тотмаслар дип уйламый идем. Алай булгач, мин ник тагы Казанга, йә башка шәһәргә китми идем диярсез? Тагы шуның өстенә шул арада гына Мәскәүдән «Тәрбиятел-әтфал» журналының идарәсеннән Заһид әфәнде Шамил исеменнән шактый гына вазыйфә[41] берлән мине чакырып хат та бар иде. Шулай булгач мин ник китми идем соң? Минем китмәүнең сәбәбе сайлауларның якынлыгы һәм дә үземезнең волостьның мине сайларга теләүләре иде. Мин китсәм, шундагы куштаннар, старшиналар, земский начальниклар, төрле хәйләләр берлән халыкны алдап, мине сайлатмаячаклар иде. Минем сайлануым үзем өчен мәшәкатьтән артык бернәрсә булмаса да һәм дә үземнең канымны, җанымны аямаенча шул юлга корбан булуны лазем[42] итсә дә, волостьта башка кеше булмаганга һәм дә начар кеше җибәртү ватан вә халык алдында бик зур җинаять булганга, әлбәттә, мин үземне сайлауга тирес[43] тормаячак идем. Шуның өчен мин үземнең сайлау праваларымны карап эшләремне тикшерттем. Минем сайлану правам бар иде. Ләкин ул праваны сакларга мотлак[44] үзем булу лазем иде. Чөнки үзем булмаганда шул тирәдә бөтен карагруһ генераллары, мине төшерер өчен, бөтен куәтләрен сарыф кылачаклар иде. Менә шуның өчен мин Яуширмәдән китмәенчә тордым. Менә шуның өчен стражникларның көн дә килеп, бөтен өй җәмәгатемезне дә бимаза кылуыны күтәрдем.