Яуширмәдә болай итеп тик тору көн буе эш эшләргә өйрәнгән кешегә, әлбәттә, бик җиңел булмады, нә исә мин киләчәк өмете берлә һәр мәшәкатьне күтәреп тордым. Яуширмәдә торганда, телгә алып сөйләрлек эш булмады. Минем гомерем вак-төяк китаплар уку, карендәш-кабилә берлән, дуст-иш берлән утырышу берлән үтә иде. Мин көн буе өйдә тора идем, көн буе идән буемда йөреп вакытымны уздыра идем. Язарга утыра алмый идем. Казаннан рәтләп хәбәр килми, гәзитә-фәлән бик сирәк килә иде. Шуның өчен Казанның казан кебек кайнаган тормышыннан соң мондый тын, җансыз тормыш, табигый, мине арыта, мине вата иде. Шуның өчен һәр көнне авыру идем, һичбер вакыт кәефле булып тора алмый идем. Бу көнге көн кичәгегә, иртәге берсекөнгә охшаган тормышым иттифакый[45] бер вакыйга берлән бераз үзгәрде.
Бер көнне кич берлән сәгать уннарда минем элгәреге хатыным кызын күтәреп килде. Моңынча да әллә ничә мәртәбә килмәкче булса да, агасы берлә анасы тыеп калдырганга, бу килүе, әлбәттә, өйләрендә бер зур революциядән соң булган эш иде. Шуның өчен, миңа килер өчен, шулкадәр фидаилык кылган элгәреге хатынымны кабул итмәү минем тарафтан бик зур оятсызлык булачак иде. Тагы, арамыздагы бала һәрвакытта безне бәйләп тора иде. Шуның өчен аның килүе берлә никах укытып, мин тагы үз хатынымны алдым. Бу вакыйга минем тормышымны бераз үзгәртте. Мин хәзер элгәреге кебек үк ялгыз түгел идем. Элгәреге кебек үк бөтен көнемне идән буенда йөреп үткәрми идем. Иртә-кич берлән мин аларны русча-татарча укытырга тотындым. Ул бераз минем вакытымны ала иде. Минем башыма бераз эш бирә иде.
Шулай итеп, көннәр, атналар үтеп китте, миннән һаман надзорны алмадылар. Декабрь кергәч, сайлаулар якынлана башлагач, Чистай полициясенең котыруының иге-чиге булмады, ул Чистайның карагруһлары берлә бер сүзле булып, сайлауларда карагруһларны гына үткәрер өчен, күзгә күренгән бер кешене арестовать итәргә тотынды.
Декабрь башларында Гариф Бадамшинда тентү булды. Дамелла Нәҗип хәзрәтне чакырып, исправник арестовать итәм дип куркытты. Чистайның карагруһлары үткән сайлауларда бер кешеләрен дә үткәрә алмауларын мөселманнарның кадетлар берлән блок ясауларыннан идекен белгәнгә, ул блокның ясалуына сәбәп булган кеше дамелла Нәҗип хәзрәт дип белгәнгә, әлбәттә, сайлауларда җиңәр өчен, аның сайлау эшенә тәэсирен бетерергә кирәк иде. Аңарга башка татарлардан карагруһлы тарафлы кешеләр – Мәхмүд Уразгилдиев берлән Зәңгәр Сәлах, Гариф Бадамшин берлән дамелла ябылганда халык, Зәңгәр Сәлах сүзен тыңлап, карагруһларга шар салырлар дип күрсәткәнгә, карагруһлар боларның икесен дә ябарга әмер иттеләр.
Полиция карагруһларга каршы килә дә алмый, киләсе дә килми иде. Шуның өчен унөченче декабрьдә дамелла берлән Гариф Бадамшин арестовать ителделәр. Бу минем өчен бер сабак булса да, мин тагы югарыгы сәбәпләр өчен Яуширмәдән китә алмадым. Боларның ябылулары бөтен татар халкына тәэсир итте. Бөтен авыллар да шул хакта сөйли башлады. Мин, әлбәттә, мөмкин булган кадәр бу вакыйганың сәбәпләрен хәзерге бюрократиянең законны һич илтифатка алмаенча исерек городовойлар сүзе берлән теләсә нишләвен аңлатырга тырыштым. Дамелланың ябылуыннан халыкның ачуы, табигый, тагы кабарды. Халык элгәре колагы берлән ишеткән золымнарны күзе берлә күрә башлады. Дамеллаларының ябылуы безнең Яуширмә өчен дә тәэсирсез калмады. Безнең әти, җитмеш яшьлек мулла, мәҗлесләрдә каты сүзләр сөйли башлады. Теге Шәйхи куштан үзенең кияве берлән Зәңгәр Сәлах аша тагы безнең әти, кияү, минем өстемнән донос ясый башладылар. Халыкның моңарга бик ачуы килеп, бер көнне мәчеттә бик зур тавыш кубардылар. Теге куштан тагы, донос ясап, урядникларны алып килде. Авыл тагы бик чуалды. Мин, әлбәттә, бу доносларга каршы бер эш тә эшли алмый идем. Нинди юл берлән дә үземне аресттан саклый алмый идем. Чөнки бу вакытларда Чистайда закон-фәлән дигән нәрсә бөтенләй беткән иде.
Дамелла берлән Гариф абзыйны япкач, мин Чистайга килдем. Чистай халкының бертөрлесе, куркып, Чистайдан качкан, бертөрлесе бүредән курыккан кебек үзенең өенә кереп бикләнгән иде. Бик аз гынасы элгәреге кебек сайлау хәсрәтләрендә, ябылганнар кайгысында йөриләр иде. Мин Гариф абзыйны, дамелланы ябылган өчен бик кызгангандыр дип уйламагыз! Аз гына да юк. Чөнки аларның ябылуларыннан үзләренә бераз зарар булса да, алар ябылуы аркасында халык аңлавы артуы файдасы ул зарардан йөз өлеш артыклыгында һич шөбһә юк иде. Халыкның аңлавы артуга сәбәп булулары өчен аларны түгел кызганырга, аларга гыйбта кылырга[46], шул эшләр башкаларга насыйп булсын дип теләргә, боларны ябылулары берлән тәбрик кылырга тиеш иде. Вакыйган дә[47], мин аларны тәбрик кылып хат яздым.