Чистай халкы, мин Чистайга килгәндә, барысы да ябылганнар өчен елыйлар иде. Мин сәяси тартышуларда елауларның бер дә мәгънәсе юклыгын белсәм дә, туплар, мылтыклар берлән коралланган дошманга каршы ачы күз яше берлән генә берни кылып булмаганны бик яхшы аңласам да, боларның елауларына шатлана идем. Чөнки бу елауның ахыры ниһаять дәрәҗә ачу килү, аның нәтиҗәсе дошманга каршы дошман коралы берлән кораллану, аның берлән чынлап тартышу икәнен белә идем. Шуның өчен бюрократиянең бу гакылсызлыгына, уртада тора торган бер зур халыкны үзенең мәгънәсез тәдбирләре[48] берлән революция тарафына күчәргә хезмәт итүенә мин чын күңелемнән шатлана идем. Чистай полициясенең бу золымы унбиш ел мөдәррис булып торган бер мөдәррисне, алты баласын калдырып, исерек учитель Зәңгәр Сәлах сүзе берлән төрмәгә ябулары һәр татарның хөкүмәткә актык игътикадын[49], актык мәхәббәтен бетерә торган эш иде. Моннан берәр ай гына элек безнең «Тартышуда гына табарсың син үзеңнең хакыңны!» дигән сүзебездән көлеп, хөкүмәткә ышанып йөрегән кешеләр үзләре хәзер бездән битәр тартышуга халыкны димлиләр, тартышусыз халыкның җиңә алмавын сөйлиләр иде. Һәр килгән-киткәнгә аларның ни өчен арестовать ителүен, халык яклы булган кешеләрнең һәрвакыт шулай халыкның дошманнары тарафыннан нинди бәла вә җәбер күрүен сөйлиләр, аңлаталар иде. Боларның картлары хәзрәти Йосыф та тугрылык өчен зинданда яткан, хәзрәти Муса тугрылык өчен үзенең туган-үскән җиреннән качкан дип, яшьләре халык өчен егерме дүрт ел төрмәдә яткан Морозовлар, Вера Фигнерларны мисалга алып, Созоновлар, Каляевләр халык өчен үзләренең җаннарын, каннарын фида кылганнар дип сөйлиләр иде. Хасыйле[50], белгән белгәнчә шул мәсьәләне мөляхәзә[51] кыла, шулар хакында сөйли, шул эшнең бүген булмаса иртәгә булачагын аңлата иде. Чистайның һәр кибете, чәйханәсе, постоялый дворлары, мәҗлесләре хәзер һәммәсе дә бер митинг хәлен алган иде. Мондагы сөйләүчеләр мәшһүр хатибләр[52]-фәләннәр булмасалар да, боларның сүзләренең тәэсире егерме ел сөйләгән хатибнең сүзенең тәэсиреннән артык иде. Чөнки болар күз алдындагы золымны, күз алдындагы кабахәтлекне күрсәтәләр, шуның сәбәпләрен бәян кылалар, шуны бетерүнең юлларын сөйлиләр иде. Мин, әлбәттә, безнең хезмәтемезне җиңеләйтүләре өчен, халыкка аңларга шулкадәр зур юл ачулары өчен, Чистай полициясенә рәхмәтләр укый идем. Мөселманның күп җирләрендә шундый бюрократларның күбрәк булуын чын күңелемнән тели идем. Чөнки, шундый эшләр күбрәк һәм ешрак булганда, алар үзләренең эшләре берлән халыкның хәрәкәтләнүенә, халыкның үзен үзе саклар өчен, үзенең иптәшләре, дустлары берлән бергә булырга тырышуына, шулай итеп, безнең халыкның да тугры булган тартышу юлына керүләренә сәбәп булачаклар иде.
Чистайда моңарга башка тагы бер сүз булса да, ул да дамелла берлән Гариф абзый өстеннән торган кешеләрне сүгү, аларның кабахәтлекләрен очраган бер кешегә аңлату, шпионлыкның никадәр начар-сәфил[53] бер эш идекен әллә нинди дәлилләр берлән исбат кылу иде. Бу кешеләр, чистайларның сүзләренә караганда, Зәңгәр Сәлах, Чарныш Мәхмүди, учитель Мирсәет иде. Болар, халыкның бу кадәре күтәрелүеннән куркып, кайсы анда качкан, кайсы монда качкан, кайсы өендә бикләнгән иде. Боларның һәммәсе дә, үзләренең кабахәтлекләренең җимеше шулкадәр тиз өлгерүенә һәм дә шулкадәр ачы булуына гаҗәпкә калып, нишләргә белмәенчә торалар иде. Боларга, урамга чыксалар, «шпион!» дип кычкыралар, кеше янына килсәләр – сүгәләр, өйләренә кайтсалар, исемсез хатлар берлән боларның котларын алалар иде. Шуның өчен болар халыкның шулкадәр дошман булуы аркасында, үзләре төрмәдә булмасалар да, сөйләшергә кеше таба алмыйлар, үзләренең өйләрендә торсалар да, тыныч йокы күрмиләр иде.
Мин килгән көнне Бөгелмәдән, Уфадан, Әлмәттән берникадәр кеше ябылганнарның кайгыларын кайгырышырга килгәннәр иде. Чистайда бер ике-өч көн торганның соңында, мин тагы авылга кайтып киттем. Берике көннән соң, егерме өченче декабрьдә, шимбә көн сәгать икенче яртыда, мин тавышка уяндым, тавыш – әти тавышы иде. Әти әллә кем берлән сөйли иде. Мин дә тордым. Ул арада әти дә килеп безнең ишекне какты. Һәм: «Килделәр!» – диде.
Мин тордым, ут кабыздым, хатыным торып егларга тотынды. Шул арада мылтыклар күтәреп, дүрт-биш стражник, бер урядник килеп керделәр һәм миңа киенергә куштылар. Әти үзенең белер-белмәс русчасы берлән тегеләрне сүгәргә тотынды. Мин гомеремдә әтинең ул кадәр ачуланганын, ул кадәр каты сөйләгәнен күргәнем юк иде. Ул, әллә кайдан русча сүзләр табып, бер туктамаенча сүгә иде. Куллары берлән бутый иде. Әни миңа киемнәремне китерергә тотынды. Мин киенә башладым. Хатыным бер эшләмәенчә елавын гына белә иде. Әти һаман сүгә, һаман кыза бара иде. Әти, дөньяның әчесен-төчесен бик күп татыганга, үзен үзе бик илтифатсыз тота иде. Урядник, әтинең басылмавын күреп, револьверын чыгарды. Әтине куркыта башлады. Әти, корсагын киереп: «Ат! Ат!» – дип, һаман янына бара иде. Ахырдан мин аны туктаттым.