Выбрать главу

Бер биш минуттан мин киенеп чыгып стражниклар чанасына утырдым. Әтиләр, әниләр, хатыным, сеңелләрем озатып калдылар. Хәзер минем шикләнгәнем боларның кырда кыйнаулары иде. Чөнки бик күп вакытта стражниклар алып барганда кыйныйлар иде. Авыл халкыннан курыктылармы, мине кыйнамаенча гына илттеләр. Иртә берлән сәгать җиделәрдә Чистайга илтеп, беркөн Казаннан кайткач китергән бүлмәгә яптылар. Мин берәр сәгать йокладым да чәй эчәргә хәзерләндем. Шундагы стражник аша чәй-шикәр, ашамак-эчмәк әйбере алдырдым. Һәм чәй эчәргә тотындым.

Бу бүлмәдә миңа башка бер рус, бер татар малае бар иде. Рус – старшина берлән орышышкан өчен, татары – агасын кыйнаган өчен яталар иде. Алар миңа шул көндә генә бер учительне, прокламация табып тотып китереп, үтергәнче кыйнауларын, камчы берлән кыйный-кыйный өстендәге драп пәлтәсе телем-телем булып бетүен һәм дә бер чуашны ике көн бербуйдан кыйнап үлек кебек ясауларын сөйләделәр. Миңа да шулай булыр дип сөенче алып куйдылар.

Чәйдән соң сәгать унберләрдә мине исправникка чакырдылар. Полициянең алдагы бүлмәсендә әллә никадәр стражниклар җыелган иде. Мин боларны карарга да өлгерә алмадым, берсе сугып җибәрде. Минем бәхетемә каршы, шулкадәр каты сукты, мин икенче ишеккә барып бәрелдем, һәм ишек ачылып китте, минем бүрегем шунда калды. Утыз-кырык кешеләр арасында бүрек эзләп тору мөмкин түгел идекен белгәнгә, мин исправник янына яланбаш мендем. Исправник яңа гына йоны чыгып килә торган бер рус иде. Допрос башланды. Әүвәлге сөаль: «Син Думага бармакчы буласыңмы?» – диде. Мин аңарга: «Минем Думага барырга теләвем генә җитми, халык мине җибәрергә теләргә кирәк», – дидем. Тагы шундый әллә нинди безнең «идарәи мәшруталы»[54] мәмләкәтемездә генә гаеп хисаплана торган сөальләр бирде дә мине төшерергә кушты. Мин: «Төрмәгә җибәрмәссезме?» – дидем. Бик зур кеше булган булып: «Анысы минем эшем!» – диде. Мин: «Стражниклар ник кыйныйлар? Менә мине суктылар. Кыйнамаска кушыңыз», – дидем. Урядникка карап, күзен кысып: «Кыйнамаңыз!» – диде. Бу күз кысу, әлбәттә, тугрыдан-тугры мине кыйнарга әмер иде. Шуның өчен мин хәзер кыйналырга хәзерләнеп төштем. Ләкин ни өчендер мине чыкканда кыйнамадылар. Шулай булса да мин кыйнауны көтә башладым. Ишектән дөбер-дөбер керү берлән мине кыйнарга керәләр дип куркып китә идем. Ләкин ул минем өчен булмаенча, бер-бер яңа кешене китергән булалар иде дә, аны кыйныйлар иде. Бу көннәрдә русларның рождество бәйрәмнәре булганга, әллә никадәр исерек китерәләр иде. Һәммәсен үтергәнче кыйнап, салкын подвалга ябалар иде. Боларны кыйнаганда минем котым очып тора иде.

31 нче гыйнвар, сәгать 10 нар, кич

Подвалда мин өч көн тордым. Ләкин гомеремдә бу кадәр кешеләрнең җәберләнүен күреп, бу кадәр ачуым килгәнен белә алмыйм. Бу өч көндә һәр минутта мине чакырып, камчылар, мылтыклар берлән кыйнауны көтә идем. Бөтен куәтем берлән, ничек кыйнасалар да, тавыш та чыгармаска хәзерләнә идем. Ләкин ни өчендер мине кыйнамадылар.

Чистай танышларым миңа ашарга-эчәргә китерделәр. Күңел җәрәхәтен исәпләмәгәндә, мин монда бик яхшы тордым. Мондагы тормышта артык яңа эш булмады. Ята торган кешеләр һәммәсе дә шул элгәрегеләр иде. Тыштан да артык җәбер килми иде. Городовойлар килгән бер кешене кыйныйлар иде, алар чыккач, без җыелышып сүгә идек, аларның кабахәтлекләрен тикшерә идек. Алай булса да, актык көнне кич берлән безгә тагы бер яңа кеше керттеләр. Бу кеше этап берлән килде. Үзе ап-ак сакаллы, киң маңгайлы, Толстой кыяфәтле җитмеш биш яшьлек бер карт иде. Бу карт бик туңып килгәнгә, мин аны хәзер чәй эчәргә чакырдым. Карт чәй эчәргә утырды. Мин алдына куйган нәрсәләрне ашарга тотынды. Ашамак-эчмәк әйберләрен бик тиз җиңүе моның күптән бирле тамагы туйганы юк идекен белдерә иде. Ашапэчеп туйгач, бабайдан сораша башланам. Бабайны Мамадыш өязендә рөхсәтсез китаплар тараткан өчен тотканнар икән. Мамадыш төрмәсендә бераз яткырганнан соң, үзен Чистайга китергәннәр икән. Бабай безнең кем идекемезне белмәгәнгә, ул сакланыбрак сөйләде. «Ни өчен соң Мамадыш уездына бардың?» – дигәч: «Атым югалган иде, шуны эзләп йөрдем», – диде. Бераздан миңа аш китерделәр, мин тагы теге иптәшләрне һәм бабайны ашаттым. Аштан соң тагы чәй эчтек. Бабайны югарыга алып менделәр. Анда иртәгә чыгарачакларын әйткәннәр. Бабай хәзер, бер яктан безгә ышануы артудан, икенче яктан үзенең чыгуына шатланудан, безгә ап-ачык сөйләргә тотынды. Аның аты әллә кайчан югалса да, максуды һичбер ат эзләү түгел икән. Ат эзләү дигән сүзе бертөрле полиция күзеннән генә югалу икән. Ул ат эзләү хәйләсе берлән авылдан авылга йөреп сөйли, халыкны аңлата, әллә кайдан алган китаплар, гәзитәләр тарата икән! Ул Чистай өязендә, Бөгелмә өязендә әллә кайчаннан бирле йөри, шул тирәдә әллә кайчаннан бирле «җир һәм ирек» фикерен таратучы мәгълүм карт икән. Бабай үзе николаевский солдат булганга һәм дә флотта хезмәт иткәнгә, шактый гына мәгълүматы бар һәм дә күп мәмләкәтләрдә йөргәнгә, Европа падишаһлыкларының идарәсе хакында, андагы халыкның тормышы хакында бик күп нәрсә белә иде, аның өстенә тагы, сүзгә дә шактый гына оста иде. Шуның өчен ул шул үзе алган юлда халыкка бик күп файда итүендә шөбһә юк иде. Минем янымдагы рус аңарга: «Син, бабай, төрмәгә керсәң дә кайгырырга ярамый, анда чиркәү бар, көн дә гыйбадәт кылып торырсың!» – диде. Карт: «Юк, дустым, минем урыным чиркәү түгел, теләгән кеше барсын. Минем урыным хәзер авыл җыеннары, минем динем чиркәүгә барып гыйбадәт кылу түгел, авыл халкына «җир һәм ирек» фикерен аңлату», – диде.

вернуться

54

Идарәи мәшруталы – конституцияле (конституция белән чикләнгән) монархия.