Выбрать главу

Мин картның шулкадәр гакыллы сүзенә исем китте. Ул үзе дә миңа карап: «Минем хәзер угылларым өйләнгән, кызларым киткән, халыкка мин хезмәт итмәенчә кем итсен; менә синең балаң калган, хатының калган, атаанаң калган, аларны тәрбиягә кешең юк! Мине төрмәгә япсалар, минем кемем кала! Юк инде, мин актык гомеремне шул юлда үткәрәм», – диде. Мин: «Хәзер чыккач нишлисең?» – дидем. «Менә хәзер чыккач ук, фәлән авылга барам. Анда танышларым бар, аларны җыям. Менә мине ничек йөртүләрен сөйлим, шунда халыкка файда итә торган кешеләрнең ничек ябылуларын аңлатам. Халыкка «җир һәм ирек» не ничек алып булуның юлларын күрсәтәм, анда кунам, икенче көн фәлән авылга барам, өченче көнне фәлән авылга», – дип, ун-унбиш авылның исемнәрен әйтте.

Иртәгесен бабай миннән элек чыгып китте. Бәлки, ул тагы хәзер бер-бер җирдә тотылгандыр да тагы бер-бер җирдә ята торгандыр, ләкин кая булса да үзенең «динен», үзенең хезмәтен ташламагандыр. Мин бу бабайны күреп, руслардан шундый тырыш, аңлы кешеләр чыгуына исем китте. Үзем таныган татар картларының моның кебек яшьләрендә йә мич башында ятып киленен тиргәп торуын, яисә угълының бердәнбер атын өшәндереп, лыртлырт күрше авыл ишанына хәтемгә[55] йөрүен хәтеремә китереп, боларны чагыштырып карадым. Вакыйган, бу ике төрле халык арасында никадәр аерма: берсе үзенең карт гомерен халыкка хезмәт итеп үткәрмәкче булып, бала-чагасыннан аерылып, төрмәдән, полициядән курыкмаенча, халык арасына фикер таратырга чыга! Икенчесе дөньядагы һәрбер яңа эшкә каршы тора, үзенең файдасы кайда, зарары кайдалыгын белмәенчә, үзенең җәмәгатенең маңлай тиресе берлән табылган малын әллә нинди әрәмтамак ишаннарга сарыф кыла! Минем, әлбәттә, боларның кайсысын артык күргәнемне беләсез, гакылыңыз булса, сезнең дә минем берлән бу фикердә мөштәрәк[56] булуыңызда шөбһәм юк!

Һәр нә исә фәлсәфә җитәр! Вакыйгага кайтыйк. Егерме җиденче декабрьдә сәгать унберләрдә мине тагы исправникка алып менделәр. Бу юлы миннән бер допрос та, фәлән дә булмады. Фәкать үзләренең мине ничек гаепләүләрен генә бәян кылдылар. Мин үзебезнең авылның теге Шәйхи куштанга һәм дә дөньяга да килмәгән бер Мөхәммәдиев исемле Чистай татарына: «Мин революционерлар партиясе кешесе», – дигән имешмен! (Шуны да онытмаңыз: дөньяда «революционерлар партиясе» дигән бер партия дә юк.) Шуның өчен мин бу сүзне әйткән булсам да, бу партия булмаганга, бу сүз бер кешенең: «Мин Казан ханының кызын урладым», – дигән кабилдән[57] генә булачак иде дә, минем гакылсызлыгымны яисә ялганчылыгымны күрсәтә торган бер эш кенә булачак иде.

Ләкин полиция алай карамады. Алар мине шуның өчен, 129 нчы статья берлән гаепләп, төрмәгә яптылар. Боларны укыганда мин, әлбәттә, көлеп тора идем. Чөнки монда аз гына да колакка ятарлык сүз юк иде. Актның гыйбарәләре хата булган кебек, мине ябарга күрсәткән дәлилләре дә үрмәкүч оялары гына иде. Әгәр бу язу кисәген, башка мәмләкәтләрдәге кебек, хакимнәргә бирелсә иде, бу язуга карап, түгел мине төрмәгә ябу, гакылдан язган дип исправникны сумасшедший домга җибәрерләр иде. Монда гаепләү дә, хөкем итү дә полициянең үз ихтыярында булганга, әлбәттә, мине төрмәгә җибәрделәр. Сәгать 12 ләрдә мине бер городовой Чистай төрмәсенә китерде. Капканы шалтыратып ачкач, мине конторага алып кереп тентеделәр. Янымдагы акчамны алып калдылар. Аның соңында исемнәремне, яшьләремне язып алып, мине төрмәгә керттеләр.

вернуться

56

Мөштәрәк – уртак.