Иртә берлән күземне ачып җибәргәндә, төрмә тагы уянган иде. Аның төрле тарафыннан төрле тавышлар чыга иде. Төрле почмагында татарча, русча сүзләр ишетелә иде. Мин уянгач ук үземнең кайдалыгымны белә алмадым. Мин школада, пансионда кебек тә булдым, мәдрәсәдә кебек тә булдым. Шалтырап ачылган авыр ишек тавышы мине бөтенләй уяндырды. Мин үземнең төрмәдә идекемне хәтеремә төшердем. Бераздан соң өчемез дә торып беттек. Озак үтмәде, юынып, киенеп чәй эчәргә утырдык. Без чәй эчә башлагач, кичәге кебек тагы бик озын звонок булды. Тагы бик кызу-кызу ишекләр бикләнде. Тагы төрмә тып-тын калды. Тагы поверка башланды. Тагы безгә кичәге юньсез урыс кереп кәгазенә өчле цифр куеп чыкты. Озак үтмәде, поверка бетте. Тагы авыр ишекләр бик ямьсез чыгырдап ачыла башладылар. Коридорда халык кайный башлады. Без чәй эчеп бетердек. Шул арада тагы звонок булды. Звоноктан соң, надзиратель: «Хөкем ителгәннәр, йөрергә!» – дип кычкырды. Безнең коридорның берничә кешесе чыгып киттеләр. Бер сәгать вакыт үткәч, тагы звонок булды. «Сәясиләр, йөрергә!» – дип кычкырдылар. Без барымыз да киенеп йөрергә чыктык. Бер сәгатьтән соң звонок булды. Камераларымызга кердек. Тагы кичәге кебек аш килде, чәй булды, поверка бетте, параша керде. Төрмә гөрли башлады. Шулай итеп, безнең бу көнге көнемез – иртәгәгә, үткәне берсекөнгә охшап, гомеремез үтә башлады.
Төрмәгә мин унынчы сәяси булып кердем. Миңа кадәр чын сәясиләр тугыз гына иде. Аларга башка җир эшләре берлә кергән авыл халыклары һәм дә, попларын, дьяконнарын стражниклар үтергәч, крәстиәннәрне бунтовать итте дип күрсәтер өчен китерелгән 17 Мамыйк руслары бар иде. Боларның арестовать ителүләре барыбер безнеке кебек үк низамсыз[58]-нисез булса да, боларны, төрмәдәге укыган сәясиләргә катыштырмас өчен, начальство жуликлар берлән бергә утырткан иде. Укыган сәясиләр арасында өчесе авыл учительләре иде, икесе типография хезмәтчеләре, берсе авыл писаре, икесе дума члены, берсе Чистай мулласы-дамелла иде. Болар арасында унбиш яшьлек малай булган кебек, кырык берлә илле арасындагы йортлы-җирле, бала-чагалы кешеләр дә бар иде. Боларның күбесе фәкыйрьләр булганга, төрмә ашларын ашап торалар иде. Төрмә ашының начарлыгын төрмәгә кереп чыкмаган кешегә аңлату мөмкин булмаганга, аның начарлыгын язар өчен, диңгезләр кара булса, күкләр кәгазь булса да язып бетерерлек булмаганга, болар тугрыдан-тугры ач торалар иде. Төрмәнең эчә торган суы төрмәнең коесыннан гына алына иде. Бу су шулкадәр каты, шулкадәр куе иде, моның стаканына чиреге балчык дисәң дә ялган булачак түгел иде. Мамыйкларның озак торудан (алар биш айдан бирле утыралар) һәм буйлы ачлы-туклы торудан төсләре ямьсезләнгән, кыяфәтләренә ачлык төсе чыккан иде. Һәммәсе дә һәр көнне фельдшерга «эч авырта, баш авырта» дип зарланалар иде. Тагы шуның өстенә алар безнеке кадәр ике зурлыгы бүлмәдә 18 кеше торалар иде. Шуның өчен аларның бүлмәләрендә кич берлән параша исе берлән Алла ризасы өчен дә һаваның заты калмый иде. Тагы шуның өстенә бик күбесенең эче киткәнгә, камералар кеше тора торган бүлмәдән битәр әбрәкәйгә охшый иде. Аларның камераларының тугрысында коридорда да әллә нинди сасы дуңгыз азбарыннан чыккан исләр чыга иде. Төрмәдә буш камералар булса да, боларны, мичкәгә төягән тозлы кыяр кебек, берсе өстенә берсен төяп, сасыда эштән чыгаралар иде. Кечкенә генә золымга да чыдый алмый торган, кешене мыскыл итүнең һәркайсы өчен эчтән хурлана торган минем күңелем моны күреп бик кайгырды. Ләкин боларга бертөрле дә ярдәм итәргә юлның юклыгы тагы кәефемне җибәрде. Мин, боларның хәлләрен сорашып, фәкыйрьлекләрен белеп, кайсына 20, 30, 50 тиен акчалар бирдем, ләкин минем үземнең дә акчам бик аз булганга, ул акчалар, аларның ихтыяҗына караганда ком сахрасына бер тамчы ягъмур кебек кенә булганга, күзгә күренмәенчә бетә дә китә иде. Мин, уйлап-уйлап, Казанга, Оренбургка, Мәскәүгә телеграм бирергә уйладым. Ләкин телеграм бирергә үземнең акчам булмаганга, ул фикерне беразга кадәр кичектердем.
Мин, төрмәгә килгәч, үземнең якыннарыма күрешергә килергә рөхсәт сорап, жандармскийга телеграм биргән идем. Аңарга бик тиз җавап килде. Аны мин әйтеп, өйгә хат та яздым. Ләкин өйдән шактый гына килмәенчә тордылар. Мин кергәннең икенче атнасында дүшәмбе көн әни берлән хатыным күрешергә килделәр. Мине алар янына керттеләр. Аларның икесенең дә күзләреннән яшьләр ага иде. Мин көлеп чыккач, алар да бераз ачылдылар. Мине бик каты кыйнаганнар дигән хәбәрдән бик куркуларын сөйләделәр. Иртәгесен тагы килергә булып киттеләр. Иртәгесе мин Казанга җибәрергә хат һәм телеграм язып бирдем. Һәм дә хатынымны берәр атнага калырга куштым. Аларның сөйләүләренә караганда, мине волостной сходта уполномоченный итеп сайларга хәзерләнәләр иде. Шулай итеп, көннәр үтеп китте. Хатыным Казанга ике телеграм бирде! Ләкин берсеннән дә ашыгып акча килмәде. Чөнки андагы кешеләр иректә булганга һәм дә тамаклары бик тук булганга, мондагы ач кешеләрнең хәлләрен аңлау ихтималлары бик ерак иде. Шулай итеп, көннәр үтте, атналар үтте. Корбан гаете җитә башлады. Мин, төрмәгә тәмам өйрәнеп, укырга тотындым. Бүлмәмез бик тыгыз булганга, язарга-фәләнгә мөмкин түгел иде. Корбан гаете җитәр алдыннан, без начальниктан гает өчен мәчеткә чыгарырга сорадык. Начальник, мин чыгара алмыйм, жандармскийдан сораңыз, диде. Без телеграм берлән жандармскийдан сорадык. Бөтен Чистай безнең гаеткә чыгуымызга ышанып көтәргә тотындылар. Гаеттән бер-ике генә көн элек безгә отказ килде. Иректәге кешеләр безне министрга телеграм бирик дип йөдәттеләр. Без аннан да шул җавап киләсен белгәнгә, акча әрәм итүгә риза булмадык. Чистай халкына гаеткә чыгармау бигрәк авыр булды. Үзләренең унбиш еллык муллаларын исерек учитель Зәңгәр Сәлах сүзе берлән гаепсез-нисез ябып куеп та, гаеттән мәхрүм кылулары бик ачуларын китерде. Тагы, аңарга башка, шул көннәрдә генә губернский сәбәпсез-нисез дамелланың указы алынуын да халыкка белдерткән иде. Шуның өчен чистайларның ачулары килүнең иге-чиге юк иде.