Гает җитте. Мөселман арестаннарын мәчеткә алып киттеләр. Алар кайсы ат урлаган гына булганга, кайсысы кеше генә үтергәнгә, кайсысы биш-алты кибет кенә басканга, безнең кебек үк куркынычлы түгелләр иде.
Шуның өчен төрмә начальствосы вә бөтен хәзерге Русияне идарә кылып килә торган кешеләр каршысында алар унбиш еллык мөдәрристән, Дума членыннан артыграк иде. Аларга бюрократларның ышанычлары боларга карагайда күбрәк иде. Без, бер дә булмагач, ике көн күрешергә килергә рөхсәт сорадык. Начальник рөхсәт бирде. Гает көнне безнең өчен күңелсезрәк булды. Гариф абзый бу көнне көн буе үзенең моң тавышы берлән коддуси[59] укып үткәрде. Дамелла берсе артыннан берсе өзелми торган намазларын, догалыкларын укып гомерен үткәрде. Мин камерадан камерага йөреп вакытны уздырдым. Төрмәдәге бөтен сәяси безне бәйрәм берлән тәбрик кылдылар. Чистайдан да тәбрикләр килде. Мин дә, үземчә, шактый гына хезмәтем бар, дустларым бар, иптәшләрем бар дип, күңелемнән генә тәбрик көттем. Ләкин дустлар, танышлар, иптәшләр мондый вакытта үзләренең шатлыклы бәйрәмнәрен үткәрү берлән мәшгуль булгангамы, үзләренең мәсгуд минутларын минем тугрымда уйлап сәгадәтен киметмәс өчен, бер вакытны үзләренең дустлары, үзләренең иптәшләре булган төрмәдәге бер кешене уйламадылар да күңелләренә кертмәделәр. Аның да күңеле барлыгы, аның да алар кебек үк бәйрәмнәр итәсе килсә дә, бюрократиянең золымы саясендә[60] шул вакытларын зинданда үткәрергә мәҗбүр булуы хәтерләренә дә килмәде. Чөнки ул хәзер алар арасында юк иде, чөнки хәзер алар аңарга мохтаҗ түгелләр иде. Чөнки аның берлән алар арасында бик калын төрмә стеналары бар иде.
Сәгать 12 ләрдә безгә Чистай кешеләре килә башладылар. Чистай төрмәсе бүген төрмәлектән чыкты. Бүген бу, бер зур әүлия зияраты кебек, кешелеген югалтмаган һәр татарның килә торган урыны булды. Монда Чистайның күзгә күренерлек кешеләре һәммәсе килделәр. Туксан яшьлек картлар, ун яшьлек малайларга кадәр, халыкның рәхәтләре, халыкның ирекләре өчен җәза күрә торган үзләренең корбаннарын күрергә, аларны күреп шатланырга, аларны шатландырырга килделәр. Һәммәсе дә күңелләреннән әллә никадәр дустлык, әллә никадәр хәерхаһлык[61], әллә никадәр туганлык алып килделәр. Һәммәсе дә күзләреннән яшьләр агызып, үзләренең безнең өчен никадәр кайгыртканнарын күрсәттеләр. Без елаган, яшьле карт бабайларны, еларга күзләре яшь берлән тулган яшьләрне үземезнең кәефемез берлән, үземезнең сүземез берлә юатып җибәрә идек. Һәммәсенә төрмәнең алар уйлаган кадәр үк начар түгеллеген, безнең тормышның бигрәк яхшылыгын исбат итә идек. Боларның берсе дә безнең сүземезгә ышанмасалар да, безнең кәефемезне күреп шатланыбрак китәләр иде. Бу ике көндә безнең берлә күрешергә килгән кешеләрнең күплеге Чистай төрмәсенең тарихында беренче эштер. Мондагы хезмәтчеләр капка ача-ача йөдәп беткән кебек, килгәннәрдән бәйрәм котлавы ала-ала да кесәләре тулып бетте. Ашарга-эчәргә китергән нәрсә берлән безнең дә камера бөтенләй тулды.
Бәйрәм үтеп китте. Без хәзер 15 нче гыйнвардагы волость сайлауларын көтә башладык.
2 нче февраль, сәгать 10 нар, кич