Выбрать главу

20 нче гыйнварда ул минем төшерелгәнемне язды. Шулай булса да өметләр бетмәгәнгә, минем өчен бик тырышырга тотындылар. Комиссиядәге кешеләрнең бик күбесе карагруһ тарафдары булганга һәм дә аның башы карагруһ генералы Якубович мине яптырыр өчен дә шактый хезмәтләр иткән кеше булганга, мине төшерүдән саклый алмадылар. Без инде, минем төшүемә разый булып, Фуадка үзе өчен һәм дә Чистайдан бер мөселман, бер кадет, бер сул китсен өчен тырышырга куштык.

Егерме берендә шәһәрдә сайлау башланды. Ләкин безнең теләгәнчә булмаенча, ике кадет куелганга, безнең бик кәефемез киткән иде. Шул хосуста төрмәдәге социал-демократлар берлән социалист-революционер арасында шактый гына тавыш та булган иде. Без сайлауларның нәтиҗәсен көтә башладык. Чөнки Чистай шәһәрендә староверлар бик күп булганга, алар һәммәсе октябристлар булганга һәм дә кадетларның Димратлары бер дә мәгълүм түгел кеше булганга, без боларның өчесенең дә чигелүенә ышанып бетми идек. Кичкә таба безнекеләр чигә дигән хәбәр килде, ләкин катгый хәбәр түгел иде. Шул көнне, ничек булса да төнлә берлән беленер дип, без төн буе хәбәр көттек. Ләкин бернәрсә дә беленмәде. Иртәгесен сәгать берләрдә октябристлар чигелгәне мәгълүм булды. Һәм дә сәгать дүртләрдә кемнең күпме тавыш алуы да беленде. Безнең күңелемезнең йөздән бере генә октябристлар чигелгәнгә шатланса да, үз тавышымыз берлән ике кадет җибәрүемез өчен күңелемезнең туксан тугыз өлеше кайгырта иде. Төрмәнең кешеләре барысы да социалистлар булганга, һәммәсе дә, безнең кебек, бер яктан шатланып, бер яктан кайгырып йөриләр иде. Социал-демократлар да, үзләренең гаепләрен белгән кебек, халыктан читтә йөриләр иде. Төрмәдәге кадет Дерагинга бүген бик зур бәйрәм булды. Ул үзләренең җиңүләренә чын күңеленнән шатлана иде. Вакыйган, шатланмаслык та түгел. Унбиш тавышлары берлән ике кеше үткәргәч ник шатланмасыннар?!

22 нче гыйнварда тагы бер хат алдык. Минем эшем бөтенләй бетмәгән икән. Хәзер әллә нинди юллардан төзәтергә телиләр, бәлки, төзәтә алырлар, дигәннәр. Мин боларга, әлбәттә, ышанмадым. Алай да өмет дигән нәрсә тагы уяна башлады. Шулай итеп, бу көнне үткәрдек. Хәзер без, Гариф абзый Бадамшинны калдырыр өчен, нишләрләр икән дип көтеп тора идек. Вакыйган, комиссия аны калдырыр өчен бик тырышачак иде. Чөнки ул төшерелгәндә, аның урынына октябрист городской глава китәчәк иде. Бу кабахәт старовер, Бадамшинны калдырып, үзе керер өчен, әллә нинди усаллыклар кылырга да разый иде. Тагы Бадамшинны донос ясап яптыручы да шул кеше иде. Вакыйган, иртәгесен үк комиссиядә бик зур тавыш чыккан. Гариф абзыйны төшерер өчен, карагруһлар бик тартыша башлаганнар.

22 нче гыйнвар шулай үтте. Кич берлән без яттык. Бу көн сәгать 12 дән волостьтан сайлаган кешеләр арасында Казанга унөч кешене сайлау башланганга, без шул сайланудан хәбәр көтә идек. Минем дә правам кайтарылса, сайлануымда шөбһә юк иде. Тагы Фуадның өстеннән бирелгән прошениеләр мәгънәсезгә чыкканлыгы белдертелгәнгә, аның да сайлануында сүз юк иде. Шуның өчен бу көн без бик озак хәбәр көттек. Ләкин хәбәр булмагач, йокларга яттык.

Сәгать беренчеләрдә безнең ишекне кактылар. Без уяндык. Ишек ярыгыннан хат бирделәр. Без өчемез дә торып укырга тотындык. Хат Фуадтан иде. Әүвәлге хәбәре: мин тәмам төшерелгән идем. Икенчесе: Фуад сайланган иде. Без, Фуадның сайлануына шатланып, минем төшерелүемне кайгыртырга да оныттык. Хатның теге ягын карадык. Тагы язу. Ләкин монысы соңрак язылган. «Мин сайланып беткәч һәм дә миннән соң биш кешене сайлагач, губернатордан: Фуад Туктаров авылында тормый икән, шуның өчен аны төшереңез, дип телеграм килде дә, мине төшерделәр», – дип язган. Без, бу хәбәрне укыгач, яшен суккан кебек булып киттек. Чөнки бу эш сайлауларда законның аз гына да ригайә кылынмавын[62] белдерә иде. Һәм дә Гариф абзыйны төшерү ихтималыны да бик якынлата иде.

Без, урыннарымыздан торып, нишләргә белмәенчә сөйләшергә тотындык. Безнең кайгымызның хәзер иге-чиге юк иде. Без хәзер беремез артлы беремез бюрократияне сүгә идек. Бу хәбәр безнең бөтен өметләремезне бозды. Бу хәбәр безнең Дума яхшы була дигән казыямезне[63] җимерде. Чөнки губернатор телеграм берлән һәр яхшы кешене чыгара барганда, әлбәттә, Думаның яхшы булу ихтималы юк иде. Гариф абзый кызып-кызып сүгә иде. Мин, сайлау эшләре шулкадәр бюрократларның үз кулларында булгач, «бу сайлауларга да бойкот ясамау фикере хата түгел микән?» дип уйлый идем. Дамелла, стенага сөялеп, бер сүз дәшмәенчә уйлый иде. Аның йөзенә чиксез ачу килү, иксез хәсрәт, бик зур хурлану әсәре чыккан иде. Ул безнең Чистай өязеннән минем дә Фуадның китмәве өчен кайгырта. Безне төшерү правасы шундый карт бюрократлар кулында булуына хурлана иде.

вернуться

62

Ригайә кылу – исәпкә алу, хөрмәт итү.