Без бер-ике сәгать шулай нишләргә белми утырганнан соң яттык. Беремез дә йокыга китә алмадык. Мин әйләнә-әйләнә йөдәп бетеп, сәгать бишләрдә генә йокыга киттем.
4 нче февраль, сәгать 10 нар, кич
Иртә торганда, баш авырый, күңел кайгырта иде. Без өчемез дә бик кәефсез идек. Өчемез дә бик зур өметләремезне югалткан идек. Торгач ук, руслар берлән үземезнең хәсрәтемезне бүлештек. Гариф абзыйның хәзер үзен утвердить итүгә тәмам ышанычы беткән иде. Безнең дә өметемез бик аз иде. Бөтен төрмәдә: «Монда болай булгач, бөтен Русиядә шулай инде. Алай булгач, Думаның начар булуында, Думаның карагруһ тарафлы булуында, Думаның халыкка зарарлы булуында шөбһә юк инде», – диләр иде. Шуның өчен барысы да кайгырышалар, барысы да бу эшләргә исләре китә иде.
Бүген безнең төрмәдәге көнемезнең иң кәефсезе булды. Без алай-болай итеп сәгать 12 ләргә кадәр гомер үткәрдек. 12 дә безгә күрешергә килә башладылар. Фуад минем берлән күрешергә килде. Ул үзенең эшенең бөтенләй үк өметсез түгеллеген һәм дә губернаторның ул телеграммасы берлә сайлану правасын алу Дума хакындагы низамга хилаф[64] булганга, мондагы карагруһ комиссиясенең, бигрәк тә предводитель дворянстваның усаллыгыннан гына төшерелүен сөйләде, һәм дә, авылына барып, үзенең анда йорты-җире барлыгына приговор алып килеп, губернский комиссиягә прошение бирәчәген белдерде. Безнең тагы бераз өметемез артты. Бүген тагы без Чистай комиссиясенең Гариф абзыйны төшерер өчен бик тырышуын белдек.
Бүгенге көндә төрмәдә бер ят эш булды. Ул да төрмәдән доктор Дерагинны чыгарулары иде. Чистай полициясе ноябрь башыннан бирле өязнең төрле тарафыннан Думага сайлауда тәэсире булырлык кешеләрне тотып япса да, моңынчага кадәр берсе дә чыгарылганы юк иде. Дерагин чыгарылуы халыкка тагы бераз өмет бирде. Күп кеше тиздән чыгарылуын көтә башлады. Ләкин Дерагинны чыгарып, Гариф абзыйны калдыру тагы безнең күңелемезгә шөбһә төшерде. Без Гариф абзыйны ничек булса да бер юл берлә төшермәделәр микән дип уйлый башладык. Бу көннәрдә Гариф абзыйга бик авыр булды. Күңеленә әллә нинди шөбһәләр килә иде. Тагы шуның өстенә аның бу арада тешләре бик сызлаганга һәм дә тегеләй дә бер дә кәефе юк иде. Дерагинның чыгарылуы төрмәнең тормышына бер төрле дә тәэсир итмәде. Чөнки, бердән, ул соң гына кергәнгә, тәмам төрмә иптәше булып бетмәгән иде. Икенчедән, аның кадетлыгы һәрвакыт үзен башка сәясиләрдән аерып тота иде.
Сәясәт галәмендә ике атна бер буйдан әле буйга, әле аркылыга йөзгәннән соң, сәясәт сугышында бик күп өметләремез бетеп, үземезнең югалткан праваларымызны кайгыртып арып беткәннән соң, безнең күңелләр дә дулкыннан соңгы диңгез кебек тагы тынычлый башлады. Без тагы Гариф абзыйны, Фуадны Думага җибәрү өметләре берлән ләззәтләнә башладык. Думага баргач, аларга нинди партияләр берлә бергә хәрәкәт итүләре, нинди эшләр эшләргә кирәкләре тугрысында сөйләшә башладык. Шулай итеп, өч-дүрт көн вакыт үтеп китте.
Беркөнне өйләдән соң, сәгать 3 ләрдә, яңа гына алынган гәзитәне укып (гәзитә төрмәгә кертелми, ләкин без итәк астыннан алып, һәр көнне гәзитә укып тора идек) торганда, бик кызуланып старший килеп керде. Мин бик тиз гәзитәмне сәке астына ташладым. Керү берлән: «Бадамшин, сөенче, сине чыгаралар!» – диде. Безнең исемез китте. Гариф абзый: «Мин чәемне эчеп бетерим әле», – дип, безнең берлә актык мәртәбә тышта нишләргәлеген сөйләшмәкче булды. Ләкин старший һич ирек бирмәде: «Анда, конторда, хәзер начальник көтеп тора, алай булса, конторга төшеп кул гына куеп мен», – диде. Гариф абзый чыгып китте. Бер биш минуттан соң Гариф абзый, аның артыннан начальник килеп керде. Гариф абзыйга ясаган чынаягын да эчәргә ирек бирмәенчә, киендереп алып чыгып киттеләр. Мин, коридорга чыгып, сәясиләрнең һәммәсенә дә Бадамшин чыгарыла дип әйтеп чыктым. Барысы да чыгып күрешеп калырга теләгәнгә, ишекләрне дөбердәтергә тотындылар, ләкин берсен дә чыгармадылар. Без дамелла берлән боларның ут капкан кебек кыланып йөрүләренә исемез китте. Без хәзер тәрәзәгә мендек. Гариф абзый акыртын гына төрмә юлы берлән китеп бара иде. Бер атлаган саен бер артына карый иде. Безне тәрәзәдән күргәч, яулык селкә башлады. Без дә яулык селектек. Бөтен тәрәзәләрдән сәясиләр яулыклар бутый башлады. Гариф абзый, бер-ике мәртәбә тукталып торганнан соң, безнең күздән югалды. Моннан ун минут кына зур тимер йозак берлән бикләнгән Гариф абзый иреккә чыгып китте. Аның шулай тиз чыгып китүе, аның төрмәнең теге тарафында иректә күренүе безнең гакылга сыймый иде. Төрмә янындагы стражниклар аны тотып китерерләр кебек тоела иде. Ләкин аны яңадан тотып китермәделәр. Чистайда әллә никадәр стражник булса да, никтер аны тагы полициягә илтеп ябып куймадылар. Гаебе беткәндер диер идек, аның элгәре дә гаебе юк иде. Шуның өчен, гаепсез кешене ябып, кырык көннән соң гаепсез дип чыгарып җибәрүне безнең гакыл аңламый, безнең мантыйк сыйдырмый иде.