Ни булса булды, Гариф абзый иреккә чыкты. Ул хәзер үзе теләгәнчә йөри, үзе теләгәнчә тора, үзе теләгәнчә йоклый ала торган, звоноксыз-нисез чәй эчә ала торган, көненә ике мәртәбә поверкасыз гомер кичерә торган кеше булды. Ул качырмаенча гәзитә укый ала торган, өстеннән ун кадаклы йозак берлә бикләмәгән өйдә тора ала торган, надзирательләрнең әмерләреннән башка да теләсә кая бара ала торган, көннең теләсә кай вакытында саф һавада чыгып йөри ала торган кеше булды. Ул хәзер бу тар бүлмәнең сасы һавасыннан, бу сасы парашаның һәр көнне исен иснәүдән котылды. Ул бу сасы коридорның исеннән, бу былчырак бәдрәфнең кабахәтеннән котылды. Аның хәзер урамда йөрүе, үзе теләгән вакытында капканы ачып чыгып, теләгән вакытында ябып керүе безгә гаҗәп төсле күренә иде. Чөнки безгә хәзер урамнарда кешеләр йөремиләр, капкаларда стражниклар саклап бикләп торалар кебек күренә иде.
Шулай итеп, без дамелла берлән икәү калдык. Дамелланың иртәдән үк бүген кәефе юк иде. Шуның өчен аның үзе берлән бергә кергән иптәшенең чыгып китеп, аның калуы тагы, әлбәттә, кәефе килергә сәбәп булмады. Аның кайгырганы үзенең өй җәмәгате өчен иде. Ул Гариф абзыйның чыгып, моның калуы аларга бик авыр булыр дип уйлый иде. Аларның тагы бик зур өметләрен җимерер дип хәсрәтләнә иде. Ләкин никадәр хәсрәтләнсәк тә, монда әллә нишләр хәл юк. Бу – төрмә! Монда синең хәсрәтең, синең кәефең берлә эш йөрми. Монда үзләре куйган кагыйдәләр берлә эш йөри. Син үлсәң дә, яисә синең күңелеңдә җәһәннәм утыннан кызу кайгылар булса да, болар вакытлары җитсә – поверка ясыйлар, вакытлары җитсә – ишекне бикләп куялар, вакытлары җитсә – парашаны кертеп куялар, бу – төрмә!
Миңа Гариф абзыйның чыгуы бер дә артык тәэсир итмәде. Чөнки үземнең бик тиз чыкмауны бик яхшы белгәнгә, төрмәдә тору ниятен бик еракка куйган идем. Гариф абзыйның чыгуы миңа бер яктан файда да итте. Мин шул көнне кич берлән үземнең төрмәдәге тормышымны язарга тотынырга муаффәкъ булдым[65]. Чөнки ул юкка хәзер камерамыз шактый иркен иде. Кара, кәгазь куярга урын бар иде. Мин көндезен каралар, кәгазьләр табып эшкә керештем. Монда кара, кәгазь алыр өчен хосуси рөхсәт алырга, язганыңны бер начальникка күрсәтә барырга, язганың русча булырга кирәк булганга, мин, әлбәттә, рәсми сурәттә йөртмәенчә, аннан-моннан кәгазь, кара алып, урланып язарга тотындым. Урланып язуыңны белсәләр, хәзер язган нәрсәңне алып жандармскийга җибәреләчәк булганга, язу шактый авыр иде. Көннең һәр вакытында язарга мөмкин түгел иде. Көндезләрен начальниклары, старшийлары бик күп йөргәнгә, мин аяк асты шил булгач[66] кына, поверкалар беткәч кенә яза идем. Бу вакытта да ишектән бер кеше керүе, коридорда аяк тавышы ишетелүе минем фикеремне бүлдерә, каләмемне ташларга мәҗбүр итә иде. Тагы шуның өстенә язганнарны саклау да бик авыр иде. Монда төрмәдә сакласаң, тентү булса-нитсә, бөтен язганнарың харап булачак, бөтен хезмәт әрәм китәчәк иде. Шуның өчен боларны иреккә чыгарырга кирәк иде. Анда чыгару да итәк астында хезмәтчеләр аша һәм дә эшкә чыгучы арестантлар аша гына булганга, аларны да кайвакытларда тентеп чыгарганга, бу кәгазьләр, иреккә чыгып җиткәндә, җиде сугыш сафыннан котылган гаскәр кебек булалар иде. Шуның өстенә тагы иреккә чыккач та югалмасын дип бик курка идем. Чөнки Чистай халкы һәммәсе безнең ничек торганны бик беләсе килгәнгә, һәммәсе дә укырга тырышачаклар иде. Укый-укый кулдан кулга йөреп, башы югалуы да бик якын иде. Мин шуларның берсенә дә карамаенча яза башладым. Һәм дә тышка чыгарта башладым. Моңынча әле андый-мондый каза ирешкәне юк.
5 нче февраль, сәгать 10 нар, кич
Язганымны күреп алганнары юк иде. Иреккә чыгарылганнары югалды дип хәбәр бирелгәне юк иде. Гариф абзый чыккач, февральнең башларында миңа эшемнең жандармскийдан чыгып, бер яктан – губернаторга, икенче яктан прокурорга бирелгәне белдертелде. Мин 23 нче декабрьдә арестовать ителсәм дә, бу көнгә кадәр минем эшемнең жандармскийда торуы миңа жандармнарның бик әһәмият бирүләрен, минем эшемне бик җентекләп тикшерүләрен белдерә иде. Мин Казанда вакытта минем фатирымнан бик күп кәгазьләрем, бик күп язган әсәрләрем алынган булганга, шуларны да карап, шуларның да барын бергә бутап, җыенысыннан әллә нинди жандармский боткасы ясауларында шөбһәм юк иде. Минем шикләнгәнем андагы кешеләрдән минем хакымда алган мәгълүматлары мине әллә нинди ниләргә бутап, мине Казанга алдырмасыннар фикере иде. Эш каялыгын миңа мәгълүм итүләре минем Чистай төрмәсендә калуымны белдерү булганга, мин бу яктан шатлана идем. Тагы шуның өстенә минем эшемне икегә бүлеп, бер яктан мәхкәмәгә бирелүе, бер яктан губернаторның ихтыярына калдырылуы миңа сылтый торган гаепләрнең бик аз идекен, мәхкәмә алдында минем гаебемне исбат мөмкин түгеллеген белдерә иде. Шуның өчен мәхкәмә мине гаепсез тапса, алар губернаторның үз куәте берлән мине ссылкага җибәрергә юл хәзерлиләр иде. Мин моны бик яхшы аңласам да, аңарга бик исем китми иде. Чөнки шул арада җыела торган Думаның халык яклы булуы шул арада алына торган телеграмнардан бик ачык мәгълүм иде. Шуның өчен Думаны куганча бюрократия бераз йомшап торачак иде, реакция кимеячәк иде дә, безне шул вакытларда чыгарачаклар иде. Әгәр Думаны тиз куып, безне чыгарырга өлгерә дә алмый башласалар, Дума өчен халык арасында тагы чуалулар башланачак иде. Табигый, бик зур арестлар башланачак, төрмәләрдә яңа сәясиләргә урын кирәк булачак иде дә, безне тагы кайсымызны чыгарачаклар, кайсымызны читкә җибәрәчәкләр иде. Шуның өчен хәзер миңа булачак җәзаның иң зурысы мине читкә җибәрү иде. Русиядә хөрриятләр игълан кылынганнан бирле, шул хөррияттән файдаланырга теләгән кешеләрдән илле мең кеше Себерләргә җибәрелгәнен бик яхшы белгәнгә, әлбәттә, мин, мине Себергә җибәрәләр, дип елап торачак түгел идем. Җибәрсәләр – китәчәк идем. Чыгарсалар – чыгачак идем. Себергә җибәрү тагы кеше арасына җибәрү булганга, мин, әлбәттә, анда да үз эшемдә булачак идем. Минем авызымны пичәтләп кую, каләмемне сындырып ыргыту мине үтермәенчә мөмкин булмаганга, әлбәттә, мин анда да язачак идем. Анда да үземнең фикеремне таратырга тырышачак идем. Шуның өчен читкә җибәрү мине үземнең хезмәтемнән аера алмаганга, аның өчен бик үк кайгыртып торырга тугры килми иде. Һәм мин бер дә кайгыртмый идем. Этап берлән бару шактый авыр эш булса да, этапта йөрегәндә бик күп мәшәкатьләр күрергә тугры килсә дә, бу мәшәкатьләр, бу авырлыклар һәммәсе дә минем киләчәк язуларым өчен бик кыйммәтле материал булачак булганга, монда да минем күргән зарарымнан иткән файдам артык булачак иде. Шуның өчен бюрократлар нишләсәләр дә, мин җиңгән булып калачак идем. Мин үз фикерем берлә мине җибәрүне уйлап куйганга, аңарга хәзерләнергә тиеш идем. Шуның өчен мин Казанга хат язып, мөмкин кадәр шул «Зиндан» ымны бастырып сатып, акча хәзерләтергә тырышырга үтендем. Үземнең хатыныма юлга чыгарга хәзерләнеп торырга куштым. Әниләрне дә: «Җибәрсәләр дә, минем өчен бер дә авыр булмаячак», – дип, күңелләрене юата башладым.