Выбрать главу

Шулай иттереп, көннәр үтте, атналар үтте, безнең тормышта бер үзгәрү дә булганы юк. Без һаман дамелла берлән бер бүлмәдә, һаман элгәреге кебек көннәрне, кичләрне үткәрәмез. Элгәреге кебек күрешү көннәрдә Чистайдан килгән утызар-кырыгар кеше берлән күрешәмез. Элгәреге кебек поверкалар ясала. Элгәреге кебек парашалар кертелә, элгәреге кебек зур йозаклар берлән бүлмәләремез бикләнә. Тыш яктан караганда һичбер үзгәрү юк. Ләкин рухымызда бераз ару сизелә башлады. Дамелла бу көннәрдә бик начар йоклый башлады. Аның йокысы качты. Мин дә элгәреге кебек татлы йоклый алмый башладым. Ятканнан башлап торганчыга кадәр әллә нинди төшләр күреп, эштән чыга башладым. Төрмәнең һавасы, аның табигате акыртын гына безне җиңә башлады, без бер туктамаенча томау берлән авырый башладык. Бер туктамаенча борынымыз мыкырдап йөри башлады. Менә шулай итеп бүгенгә кадәр (7 нче февраль) тордык. Бу көн Гариф абзыйның Казанда Думага сайлануын ишетеп шатландык. Фуадның төшерелеп калдырылуы өчен бик кәефемез китте. Моннан соң тагы нинди кәефсез хәбәрләр ишетеләчәген киләчәккә багышлап, без һаман бер көйгә төрмәдә ятамыз.

* * *

Төрмәдә торганда, Гариф абзыйның гомеренең иң күбесе авыру берлән үтте. Аның нервалары бик изелде. Ул бик тиз ачуы килә торган, бик кызулана торган булды. Кечкенә генә дә суык тию аны бөтенләй авыруга саптыра торган булды. Тагы шуның өстенә теш сызлавы аны өчәр көн бербуйдан ятып торырга мәҗбүр итә иде. Елның начарлыгы, сәүдә эшләренең бик авырлыгы аның тагы кәефен китәрә иде. Чөнки аның кибетендә караучысы булмаганга, төрмәдә яткан һәр көн аңарга материальный да зарар китерә иде. Чыгуның очы күренмәве, әлбәттә, аның кәефе китүен тагы арттыра иде. Шуның өчен төрмәдә яту безнең барыбыздан битәр Гариф абзыйга авыр булды.

Дамелланың эше башкача иде. Аның сәламәтлеге яхшы булганга, табигате сабыр булганга, ул һәр авырлыкларны бер дә авырсынмаенча күтәрә иде. Ул үзенең ябылуына, үзенең указы алынуга исе китми иде. Үзенең ябылуының халыкка тәэсире бик зур булуына, халыкның бюрократиягә ышануының кимүенә сәбәп булганга, ул ябылудан бер дә зарар күрми иде. Аның кайгырткан нәрсәсе үзенең өй җәмәгатьләре иде. Вакыйган, аның өй җәмәгатьләре кайгыртмаслык та түгел иде. Аның өендә берсеннән-берсе кечкенә алты бала аның хатынының кулына калган иде. Хатыныннан башка аларны караучы өйдә беркем дә юк иде. Тагы шуның өстенә алар һәммәсе дә һәр көнне бүген чыга, бүген чыга дип көтеп, чыкмый калгач, яңадан кайгыртырга тотыналар иде. Үзенең якыннарының кайгысын күрү, аларның шул хәсрәтләрен бетерергә йә киметергә ярдәм итә алмау, әлбәттә, дамелланың кәефен җибәрә иде. Тагы шуның өстенә күрешергә килгән чит кешеләр аның кәефен бик җибәрәләр. Бу кешеләрнең иң күбесе, хәкыйкатән[67] дамелланы кызганучылар булганга, алар кызганган кеше өчен елауны гадәт итеп алганга, дамелланы күрү берлән, дамелланың кайгыларын сөйләп-сөйләп еларга тотыналар иде. Әлбәттә, үзләренең бу эшләре берлән дамелланың йөрәгендә яшеренеп яткан кайгыларын уяталар иде. Кайсылары тагы, бик гакыллы булган булып, дамелланы бик юаткан булып: «Юк, хәзергә кайгырырга ярамый! Чыгаралар, шул көндә чыгаралар, менә күреп тор, чыгаралар!» – дип, дамелланы тиз көндә чыгарырга өметләндерәләр иде. Әлбәттә, алар вәгъдә кылган көннәр җитә иде. Үтә иде. Алар берлән бергә дамелланың тиз чыгарга өмете дә бетә иде. Килгән кешеләр тагы яңа күз яшьләре алып киләләр, тагы яңа вәгъдәләр берлән юатмакчы булалар иде. Шуның өчен дамелла күп көнне күрешүләрдән соң бик кәефсез була иде. Аңа иректән килгән шул кешеләрдән аерылып калу авыр тоела иде. Аларның аны гакылсыз бала кебек итеп, юк сүзләр берлән юаткан булып маташулары аңарга мыскыл иткән кебек тоела иде. Төрмә тормышының аның өчен авыр ягы булса, ул да – аның русча рәтләп сөйли белмәве һәм дә сөйләгәнне аңлый алмавы иде. Шуның өчен ул без сөйләшеп көлешкәндә, кычкырышканда аңламаенча тик тора иде. Шуның өчен ул төрмәдә үзенең хиссиятен, үзенең уйларын бездән башка кешеләр берлән бүлешә алмый, үзенең шатлыгын, хәсрәтен башкалар берлә уртаклаша алмый иде. Минем үземнән соң иректә кешесез-нисез магазиным калмаганга, төрмәгә кергәннән соң указым алынмаганга, әлбәттә, минем төрмәдә югалткан нәрсәм бөтенләй башка иде. Иткән зарарым бөтенләй икенче төрле иде. Өйдәге җәмәгатем, әтиләр, әниләр, туганнарым, хатыным минем өчен кайгыртсалар, алар минем ябылуымны ике елдан бирле көтеп килгәнгә, әлбәттә, бу кайгы аларга дамелла җәмәгатьләре кебек үк авыр тоелмаган иде. Тагы шуның өстенә минем үземнең алар берлән күрешкәндә һәрвакыт ачык булуым аларның күзләренә тулган яшьләрен, күңелләренә җыелган хәсрәтләрен бөтенләй туздырып җибәрә иде. Шуның өчен алар миңа күз яшьләре төяп килеп, минем күңелемә үзләренең хәсрәтләрен аударып китмиләр иде. Алай булса да, мин алар өчен бераз кайгырта идем. Килгән вакытта мөмкин кадәр аларны үз янымнан шат иттереп чыгарырга тырыша идем. Минем күбрәк кызганганым хатыным иде. Чөнки аның миңа килгәненә өч ел булса да, ул шул өч ел эчендә бер дә рәтләп минем берлә тора алганы юк иде. Бу гомернең күбесендә мин качып йөргәнгә, ул ялгыз торырга мәҗбүр булган иде. Тагы быел бер ай тормас борын да мине төрмәгә япкач, тагы ялгыз калган иде. Шуның өстенә киләчәктә аңарга тагы әллә нинди этапларда баруларны, төрмәдән төрмәгә күчеп йөрүләрне хәзерләп торганга, вакыйган, аның хәле кызганыч иде. Бу эшләргә барсына да мин сәбәп идекемне белгәнгә, әлбәттә, мин аның алдында үземнең бик зур бурычлы идекемне белә идем. Шуның өчен аны кызгана идем.

вернуться

67

Хәкыйкатән – чыннан да.