7 нче февраль, сәгать 10 нар, кич берлә
Минем икенче кайгым – шундый әһәмиятле вакытта, Русиянең идарә мөстәкыйләсенең[68] актык мәнзарәләре[69] бөтен галәмнең күз алдыннан үткәндә, үземнең төрмәдә ятып, бер эш эшли алмавым өчен иде. Тагы төрмәдә үземнең теләгән китапны укып булмау, үзең теләгәнчә язып булмау минем төрмәдәге гомеремне әрәм гомергә хисап итәргә мәҗбүр итә иде. Шуның өчен мин үземнең төрмәдә торуым өчен кайгырмасам да, төрмәдә вакыттагы гомеремнең әрәм булуы өчен кайгыра идем. Моңарга башка, төрмә минем исәнлегемә дә шактый гына зарар итәчәген, минем элгәредәй йомшак нерваларымны изәчәген белгәнгә, бу тарафтан да бераз кайгырта идем. Бу хәсрәтләрнең һәммәсе кайгыртырга яраткан кешегә кайгыртырлык нәрсәләр булсалар да, мин кайгыртып кына кайгы кимемәгәнне бик яхшы белгәнгә, кайгыртмаска уйлап куйган идем, һәм кайгыртмый да идем.
Төрмәдә бездән башка егермегә якын рус сәясиләре һәм дә җир эшләре берлә кергән 25 ләп авыл кешеләре бар иде. Бу соңгыларының ябылулары сәясиләр кебек булса да, аларның эшләре сәясиләрнеке кебек жандармнар кулына бирелсә дә, безнең аларга сирайәт итүемездән[70] куркып, аларны мөмкин кадәр безнең берлә бергә булудан тыярга тырышалар иде. Аларны безнең берлә йөрергә чыгармыйлар, аларны үзләрен генә бер камерада аерым тоталар иде. Башка сәясиләр күбесе учительләр иде. Калганнары төрлесе төрле ак эштәге кешеләр иде. Болар үзләренең фикерләре берлә социалист революционерлар һәм дә социал-демократларга бүленәләр иде. Кайсылары бер партиянең дә программасын рәтләп белеп бетермәгән партиясез социалистлар иде. Болар арасында бәгъзе мәсьәләләр мондагы социалист революционерлар да, социал-демократлар да, үзләренең төрмәдә идекләрен онытмаенча, төрмә эшләренең һәммәсендә дә бергә хәрәкәт итәләр иде. Без кергән вакытта сәясиләрнең бик күбесе фәкыйрьләр булса да, хәзер Чистайдан ярдәм килә башлаганга… хәзер начар булса да, барысының да ашарларына бар, барысының да чәй-шикәрләре вә башка кирәкләре җитеп тора иде. Ләкин крәстиәннәрнең хәлләре көннән-көн начарлана бара иде. Читтән килгән ярдәм аларны барысын да тәрбия кылырга җитәрлек булмаганга, үзләренең бер тиен акчалары юкка, алар ачлы-туклы гомерләрен үткәрәләр иде.