Выбрать главу

Шуның өчен аларның хәлләре, алар арасында төрле авырулар күбәя бара иде. Безнең аларга иткән ярдәмемез бик аз булганга, аларга җитәрлек ярдәм итәргә акча булмаганга, без теләр-теләмәс аларның ачлы-туклы торуларына шаһид булып тора идек. Моңарга каршы бер юл берлә дә ярдәм итәргә чара таба алмаганга, мин бик кайгыра идем. Үземнең тук булып, аларның ач торуларына вөҗданым газаплана иде. Шуның өчен мөмкин кадәр аларга ярдәм итәргә тырыша идем вә башкаларны да шул ярдәмгә димли идем.

Төрмәнең хезмәтчеләренең, надзирательләренең безгә караулары элгәрегә караганда бөтенләй үзгәрде. Без кергәндә иртәдән алып кичкә кадәр бертуктамаенча сүгенеп тора торган надзирательләр чәй эчәргә, аш ашарга, сәгатьләп сөйләшеп утырырга кертә башладылар. Без хәзер, номердагы кебек, бер-беремезгә чәй эчәргә, аш ашарга, ләскит[71] сатарга кунакка йөри башладык. Без хәзер төннең шактый соң вакытларында бәдрәфкә ачтырып чыга башладык, сәясиләрнең күплеге бөтен төрмәгә дә тәэсир итте. Безнең югарыгы этажда хәзер элгәреге кебек бертуктамаенча шпаналар сүгешеп тормыйлар. Безнең коридорда хәзер сүгенү тавышлары бөтенләй ишетелми башлады. Шпаналар, тоз күленә төшкән ишәк кебек, үзләре дә яртылай сәясигә әйләнделәр. Хәзер элгәреге мәгънәсез җырлар урынына башка җырларын җырлый башладылар. Элгәреге ботка өчен, лампа өчен тартышулар урынына, җир мәсьәләсе хакындагы низагълар, партияләр хакындагы моназарәләр ишетелә башлады. Кыскасы гына, төрмә хәзер, элгәреге бертуктамаенча кабахәт сүзләр ишетелеп тора торган төрле каракларның, кеше үтерүчеләрнең җыелган җирләреннән битәр, бер мәктәпнең пансионына яисә студентларның тора торган ярлы номерларына охшый башлады. Номерыннан, пансионнан аермасы булса, шул ишекләрнең йозаклар берлә бикләнүендә, тәрәзәләрдәге тимер рәшәткәләрнең бер дә кирәкмәгән урында торуында һәм дә көне-төне револьвер таккан кешеләрнең, ни диптер, безне саклап торуларында иде. Без хәзер боларның барсына да өйрәнгәнгә, боларның берсе дә безгә искиткеч куркынычлы нәрсә кебек тоелмый иде. Төрмәнең начальствосы бик йомшак булганга, башка төрмәләрдә төшкә дә керми торган правалар берлән без монда билфигыль[72] файдаланып торганга, безнең берлә төрмә начальствосы арасында низагълар бер дә булмый иде. Башка төрмәдәге кебек монда тентүләр-фәләннәр булмаганга, без үземезгә кирәк һәрнәрсәне камераларымызда саклый ала идек, һәр көнне кебек без иректән хәбәр алып тора идек, һәр көнне гәзитә укый идек. Тагы монда күрешергә кертүләр дә бик простой иде. Күрешергә рөхсәт бирелгән кешегә күрешү көнендә никадәр кеше килсә дә, мин карендәш дисә, кертәләр иде. Шуның өчен безнең хәлемез башка төрмәләрдә ята торган иптәшләремезнең хәленә караганда бик күп артык иде. Тагы шуның өстенә шул көннәрдә җыела торган Дума да безгә төрмә начальствосының йомшак мөгамәләсенә бик зур ярдәм итә иде. Думаның якынлашканы саен, алар йомшара баралар иде. Сайлауларда суллар җиңү беленгән саен, аларның безгә карашлары үзгәрә бара иде… Тагы шуны да онытырга ярамый: шул көннәрдә төрле сәяси вакыйгалар безнең хәлне тиздән яхшыртып җибәрде. Без әйтү берлә безгә ерактан йомшак су китерә башладылар. Старший, йомшак тотасың дип, надзирательләрне йөдәтми башлады. Ул безнең берлә үзе яхшы мөгамәлә кылырга тырышып йөри башлады. Кечкенә генә бер эштә дә үзенең либераллыгын күрсәтергә тырыша башлады (бугай).

Менә без, шулай итеп, һаман әле төрмәдә торамыз. Тагы кайчанга кадәр торуымыз, тагы ниләр күрүемезне күрмәстән борын язарга мөмкин булмаганга, мин шуның берлә әлегә язуны тәмам итәм.

вернуться

71

Ләскит – ләчтит.

вернуться

72

Билфигыль – чынлыкта.