Әти берлә безнең мөнәсәбәтебез яхшы. Әти миннән әллә ничә сүз сорады. Мин һәммәсенә җавап бирү генә түгел, әти берлә моназарә[73] кылышып китеп, әнине куркыттым да. Ләкин җәй көне өйдә бер эш тә булмау уңайсызрак. Күңел берлә әллә ниләр эшләсе килә. Нишлисең, эш юк! Йөрешергә-нитәргә дә кеше юк. Мужик малайлары берлә уйнап йөрергә миңа килешми дә инде. Мин – Казан шәкерте. Егетләре берлә йөрергә тагы килешми. Алар соң ни беләләр! Алар шул бик җамидләр[74]. Кызлар берлә йөрергә тагы шул баягы бер…
28 нче май, 1895 ел
2
Ягъмурдан соң көн матураеп китте. Мужиклар бары да эчләреннән бәйрәм итәләр. Бүген көн буе, кулларына таяк тотып, мужик картлары ашлык карарга баралар. Сабан ашлык кырында хәзер кара җирләр бер дә калмады. Бөтен кыр ямь-яшел күренә. Арыш кыры азрак дулкынлана да башлады. Безнең бакча да матурланып киткән. Мескен агачлар бу арада бик моңаеп торалар иде. Бүгенге һавалылыкларыны күрсәң – исең китәр! Кичәге тузан берлә буялып беткән яфраклар бүген, зәмруд кеби, ямь-яшел торалар. Кичә үләм-үләм дигән кеби тора торган агачлар бүген, яшь егетләр кеби, яшел яфраклары берлә шаулашып торалар. Тәмле иттереп юеш исе килә.
Мин ындырга барып кайттым. Андагы үләннәр дә бик матураеп үсәргә хәзерләнеп торалар. Күрше ындырда Шакирның ике кызы ындыр табагы ябып маташалар иде. Мин килгәнне күреп, бүре кеби, куышка керделәр. Безнең якка чыга торган читәнне шытыр-шытыр сындырып, тишекләр ача башладылар. Мин куыш янына бик киләсем килсә дә – бара алмадым. Яхшы түгел, йә шунда аналары бардыр, яисә күрше ындырдан, йә авылдан бер-бер кеше күрер. Үзләренең куышта икәнлегене белдерер өчен кеби кычкырып көлешәләр.
Мин, алар чыгып киткәч кенә, куыш янына килеп, ярыктан карый башладым. Эчемнән алар берлә сөйләшергә уйладым. Ләкин ничек сүз башласы? Ничек? Тагы бит алар – икәү! Исеме берлә: «Фәхриҗамал!» – дип дәшсәң, берсенең хәтере калыр. «Миңлесылу!» – дип дәшсәң – икенчесенеке. Миңлесылуы куышка керде дә минем тарафка сәнәге берлә чүп ыргытты. Әллә белеп, әллә белмәенчә, ләкин мин куркып киттем. Мин бик озак уйлап торганның соңында: «Миңлесылу җаным!» – дип дәштем. Ләкин үз тавышыма үзем куркып, теге ишеткәнне-ишетмәгәнне белмәенчә дә торып, ындырның теге ягына киттем. Менә алар үзләре сөйләшә башласалар иде!