Выбрать главу

Фәхри карт, зыяраттан кайтышлый минем яныма туктап, кәефне изде. Кызлар ындыр табагыны ябып бетереп кайтып киттеләр. Мин дә Фәхри карт берлә, аның киленнәрене яманлаганыны тыңлый-тыңлый, өйгә кайттым.

Бүлмәдә әни янында әллә нинди хатыннар чәй эчәләр. Менә, элгәрерәк булса, мин дә шунда сәке янына утырып кына чәй эчәр идем. Хәзер шул инде юк. Мин менә шундый хатыннарның бертуктамаенча гайбәт сатуларыны яратам.

Бүген тагы көн үтә. Эш юктан, ичмасам, намазга барып килим. Анда да буш, әллә нәрсә тулмаган кеби күренә! Берәр көннән, булмаса, әбиләргә кунакка барып килергә кирәк.

3 нче июнь, 1895 ел

3

Көтмәгән җирдән мулла җизниләр килеп төште. Өй бераз җанланып китте. Кичә кунаклар янына дип авылның байгураларыны ашка чакырдык. Мин хуҗа кеби булып ашлар ташыдым. Мулла җизни берлә түбән оч мулласы саилченең сәламене алу тиешме-түгелме хакында бик каты моназарә кылыштылар. Ахырдан, аш уртасында, әти китап киштәсеннән Ибне Габидинне алдырып, шуннан сәлам алуның тиеш түгеллеге хакында гыйбарә күрсәтте. Ул шуннан соң үзе дә көлеп куйды. Эченнән үзенең шул яшь муллаларның бәхәсләрене тиз хәл кылуына бераз һаваланды булырга кирәк. Байгуралар да, бер-берсенә карашып, акрын гына: «Бу бүтән шул, бүтән!» – дип, әтине мактый башладылар. Берсе акыртын гына: «Тирә-якта бер инде!» – диде. Яшь муллалар да, әтигә бик кызыккан кеби, әллә нинди бик олуг кешегә караган кеби карыйлар кеби күренде. Вакыйган дә[75], безнең әти шәп инде. Ул нәхүне белә, мантыйкны белә, фикъһене[76] белә, гарәпчә бик оста, фарсыча бик оста. Шуның өстенә бик динле, бик ихласлы, бик яхшы. Яшь муллалар кеби, базардан базарга йөреп, вакытыны уздырмый. Әллә ниләрне хәйлә итеп, авылдан авылга кунакка йөрми. Өч тәңкә акчага бөтен динене сатып, теләсә кемнең хатыныны аерып җибәреп, теләсә нинди хатынга никах укымый. Аның бар белгәне – мәчет берлә мәдрәсә. Шуның өчен шул аны мәхәллә халкы да ярата, тирә-як халкы да олылый. Мине дә әтисе төсле булыр диләр.

Аштан чәйгә калган кешеләр арасында мин, туп атып болыттан ягъмур яудыруларны һәм дә төрек берлә Англия политикасыны сөйләп, үземнең мәгълүматым күплегенә исләрене китәрдем. Ахырдан солтанның, гакыллылыгы берлә Викторияне алдап, Мисырны кайтарып алуыны сөйләдем. Муллалар, мужиклар мөселманның кяферне җиңүенә бик шатландылар. Әти шуннан соң мөселман мәмләкәтләренең таралуы, Бохараның китүе, Шамилнең җиңелүе, Төрекнең мәгълүб булуы[77] хакында фикерләрене сөйләде. Аларның барысының да сәбәбе – «низам»[78] дигән булып, башка падишаһларга ияреп китеп, шәригатьне аяк астына таптау, имеш.

Мин кич берлә, әтиләр намазга киткәч, әниләр, Шәрифә абыстайлар берлә чәй эчтем. Аларга мәдрәсәнең ниндилегене, шәкертләрнең ничек торуларыны сөйләдем. Сөйләгәндә, әлбәттә, үземезнең мәдрәсәнең шәкертләрене, хәзрәтене мактап, башка мәдрәсәләрне яманлап сөйләдем. Инде безнең мәдрәсәдә дә усал, начар шәкертләр бар барын да, мин инде аларны башка мәдрәсәләргә багышлап сөйләдем. Ахрысы бит үз мәдрәсәңнең исемене сату ярамый инде. Әни шунда: «Соң, анда тәмәке тартучылар булмыймы, син тартмыйсыңмы? Мин бер дә тәмәке тартуны яратмыйм», – дип куйды. Мин, әлбәттә, тартмыйм, мин андый эшне яратмыйм, мин эчмим, тәмәке тартмыйм, башка китап кушмаган эшләрне эшләмим. Алай гына ярамый бит, кыямәт бар. «Вәлбәгъсу бәгъдәл мәүти хак»[79].

5 нче июнь, 1895 ел

4

Мин тышка чыккан җирдән, тәһарәтханә ярыгыннан, күрше кызы Галимәне карап тордым. Әни аны, кунак-төшем булганга, кул арасына керешергә чакырган. Ул мунчаның идәнене юып кайтышлый йорт уртасында, яшел чирәм өстендә, яланаяк көенчә чиләкләр, савытлар юа иде. Аның сызганган җиңе астында калын, тулы, былт-былт итеп тора торган беләге күренә иде. Юешләнгән күлмәге дә күкрәгенә ябышып, аның күкрәгенең кайсы төше биек, кайсы төше чокырлы идекене тәмам ачык күрсәтә иде. Ул кулы берлә ышкып-ышкып агач савыт юганда, аның күкрәкләренең лып-лып итеп селкенүе дә күренеп тора иде. Мин бик озак, үземне үзем онытып, шуны карап тордым. Башымнан әллә нинди уйлар үтте. Әй шуның шул тулы кулларыны кысып тотып, таза тәнене кочакларга! Әй шуның сулаганда бер күтәрелә, бер төшә торган имчәкләренә башымны куеп торырга! Мин шуны үбәргә, кочакларга төрле уйлар кордым. Бердән хәзердән чыгып шуны кочакларга уйладым. Ләкин, Алла сакласын, ул кычкырса яисә кеше күрсә, харап буласың бит! Шуннан ул лапас астына кермәсме дип, шунда керсә, өстенә керергә уйлый башладым. Анда да керде. Янына чыгарга вакыт җиткәч, әллә нәрсә, аякларым калтырый башлады. Ихтыярым бетте, чыга алмадым. Мин тагы план корганча, ул кереп китте. Ярый әле, андый-мондый җиңелчә уйлап ташлап, кунаклар алдында оятлы булмадым. Ни уйласаң да, кызлар берлә уйнау бит гөнаһ инде! Минем болай да гөнаһым бик күп әле. Менә хәзер баягы күңел гөнаһым өчен намаздан соң тәүбә кылдым. Ләкин Галимәнең үтеп китүе тагы нәфесемне кузгатты. Усал бу каһәр суккан шәйтан, мөселманның тәүбәсене карап кына тора!

вернуться

77

Мәгълүб булу – җиңелү.

вернуться

78

Низам – куелган тәртип, закон.