Менә биек тау өстендә әбиләрнең ялтырап ята торган авылы күренде. Мин, баягы фикердән тизрәк котылыр өчен, тиз-тиз авылга ашыга башладым. Моң гына тора торган җил тегермәннәре, ямьсез уйлар гына уята торган ташлар берлә тулып беткән зыяратлар яныннан үтеп, авылга да кердем. Теге фикеремне авылның тышында калдырып, иске генә, моң гына бер йортның капкасыны ачтым.
15 нче июнь, 1895 ел
8
– «Вә рөтбәттә» тәртип кылдым мин аны, «галә мөкаддәмәт» бер мөкаддәмә үзәренә, «вә сәлясә мәкаләт» өч мәкалә үзәренә, «вә хатимәт» бер хатимә үзәренә[80] дигән, күрше өйдән ишетелә торган әби берлә бер кыз тавышы мине йокымнан уятып җибәрде.
Өй түбәсенең ярыкларыннан гына сузылып-сузылып кергән яктылык, башка бер тәрәзәсе булмаган караңгы чоланда һәм дә мантыйктан бик ерак торган әбиләрнең чоланында «Вә рөтбәттә» галә мөкаддәмәт вә сәлясә мәкаләт вә хатимәт» не ишетү, бердән, бер мине әллә нишләтеп җибәрде. Мин, бер яктан, мәдрәсә вә мәдрәсәдәге иптәшләр, дәресләр, сәлясә моназарәләре вә, бердән, шул күрше өйдән ишетелә торган, чыкыр-чыкыр майда пешә торган пәрәмәч тавышы, коймаклар исе арасында калдым. Күңелем дә боларның берсе берсене истисна кылганга[81]: «Йә чыкырдап пешә торган коймак хәкыйкать, сөлес мәсьәләсе хыял яисә мин мәдрәсәдә ятам, сөлес – хәкыйкать, бу коймак, пәрәмәч исләре ашыйсы килгәннән булган бер хыял», – дип төшенә башладым. Ләкин кызу табага яңадан салынган суык майның тагы бик зур куәт берлә чатыр-чотыр итеп китүе вә шуның соңындук яшь кенә бер тавышның сузып кына «Вә рөтбәттә» тәртип кылдым мин ул китапны, «галә мөкаддәмәт» бер мөкаддәмә үзәренә, «вә сәлясә мәкаләт» вә сәлясә мәкаләт» дип сөаль тарызында[82] сузып торуыны, әбинең шуның сузган «вә сөлес мәкаләте» нә өч мәкалә үзәренә дип җавап бирүене һәм дә: «Нәрсә күзеңне акайтып торасың? Укы!» – дип кычкыруы, аның артыннан әгузе бисмилла әйтеп:
дип сузып көйләве минем әбиләрдә идекемә аз гына шөбһә калдырмады.
Мин тиз генә сикереп торып, киенеп, юынырга чыктым; һәм дә, кереп, чәй эчәргә утырган бабай һәм әби янында теге өйдә сабак кызлары хакында, аларның китаплары хакында сораштым. Әби: «Яңа бер китапка керт, дип, Маһирәсе йөдәтте, шуңарга керттем, бер дә күргән китабым түгел», – диде. Мин ул китапның «Шәмсия» икәнлегене әйткәч, карт мулла бабай да, исе китеп: «Кертеңез әле шул китапны», – дип, китапны керттерде. Китапның «Шәмсия» булуы бабайның әчене катырды, һәм дә аның берлә минем арамда сөлес хакында бер моназарә ачылды. Бабай минем сүзләремнән разый калды булырга кирәк: «Бу китаплар мәрхүм Габдулланыкы. Ул бик һәйбәт Казан шәкерте иде, үлеп китте. Менә шул аның агасының кызлары, башка кызлардан узар өчен, аларда булмаган китапларны укырга маташалар», – диде һәм дә анда минем өчен дә яраклы китаплар барлыгыны сөйләде. Мин чәй эчәр-эчмәс, ул үлгән Казан шәкертенең китапларыны карар өчен, шул кешеләргә киттем. Кайнап торган самавыр янында ике сумка китапларны актара башладым. Әллә никадәр дәрес китапларына башка, төпләмәгән, таралган төрекчә бер китап таптым. Бөтен сумкага таралган бу китапны җыя башладым. Җыя-җыя аның «Тарихы госмани» дигән бер китап икәнене белеп, ул тарих-фәләнне бер дә белмәгәнгә һәм дә теле дә бик аңлашылмаганга гаҗәпсенеп, башка китаплар берлә шуны да алдым. Алып кайткач ук, тарихы ислам кыйсьмене укып чыктым. «Алты бармак» кеби китаплардан тарихы исламны бераз белгәнгә, моны аңлау да авыр булмады; акрын гына тегеләрен дә аңлый башладым.
Менә хәзер кунактан кайтканыма ике атна булды. Тарихны өч мәртәбә укып чыктым. Бу тарих әллә нинди уйлар уятты. Кечкенә бер халыкның зураеп падишаһлык ясавы, ул падишаһлыкның дөньяның иң зур падишаһлыклары арасына керүе, соңыннан аның акрын-акрын гына җимерелүе күз алдымнан кичте. Мин шуның сәбәпләрене эзләдем. Ачык бернәрсә таба алмадым, әтидән сорадым. Ул да: «Соңгы заманада «низам-интизам»[83] дип, шәригать ташлап, ауропалану», – диде. Бу җавапка мин бохараиларның, «низам-интизам» ны кабул итмәенчә, «шәригать» тән аерылмауларыны, аларның изелүләрене сөйләдем. Әти дә, аптырап: «Әл әмрүлиллаһи[84], Алланың бер хикмәте бардыр», – диде. Булса бардыр, ләкин мин дә шул хикмәтне беләсем килә. Казан беткән, Әстерхан беткән, Кырым беткән, Бохара беткән. Тагы әллә нинди гарәпләр беткән, Истанбул начарланган. Болар минем башымда бик күп фикерләр, бик күп кайгылар ачтылар. «Ник беткән? Ник бетә?» сөальләре башымны ваттылар. Мин бик күп уйладым, бик күп уйлыйм…