26 нчы июнь, 1895 ел
9
Тарихтагы Әндәлес гарәпләре хакындагысыны әти берлә бергә укыдык. Әндәлеснең кайда икәнлегене белә алмаганга, тегеннән алып кайткан кечкенә «Асәре Сәлим Сабит» дигән җәгърафия хариталарыннан[85] эзләп таптык. Әтинең дә моның хакында мәгълүматы юк икән. Аларда гыйлемнең бик алга китүенә, шулай булса да, әллә нигә бетүләренә мин тагы гаҗәпкә калдым. Чыннан да, ник бу ислам халыкларының башына һәммә җирдә бәла туган? Болар һәммәсе дә миндә әллә нинди, шул киткән мәмләкәтләр өчен матәм кайгысы уятты. Мин, шуларны укыган саен, үз йортым җимерелгән кеби кайгырдым, хәсрәтләндем.
Кичә бер иптәштән хат алдым. Җәйне кызык үткәрү хакында, күрше кызлары берлә шури-мурилар ясавы хакында язган. Миндә дә шул фикерләрне уятты. Хат язарга карар бирдем. Язам. Быел да җәй үтеп китә. Үткән гомер кайтмый! Яшьлек бер килә. Язам, язам!
30 нчы июнь, 1895 ел
10
Күңел әллә ни тели, эч поша. Кәеф юк, төрлелек юк. Көннәр бары да берсенә берсе охшап үтеп бара. Күңелсез, мәгънәсез! Әллә ни эшлисе килә, әллә ни тудырасы килә. Берни дә эшләп булмый. Иртәдән кичкә кадәр йортта йөреп, ындырга барып вакыт уздырдым. Үземнең язмышымнан үзем разый түгел.
1 нче июль, 1895 ел
11
Тагы төрлелек: авылга ишан килде. Без тагы ишан берлә кунакка йөримез. Мужиклар бик иелеп ишанның кулыны үбәләр, аннан фатиха үтенәләр. Ишан да, чыннан бер зур эш эшләгән кеше кеби, бик зур иттереп кулыны күтәреп, озын иттереп дога кыла. Ишан һәрвакыт итәгенә карап утырганга, мужиклар аны: «Алла берлә юллаша», – диләр. Мәҗлестә чыккан сүзләрне һәммәсене дә ишаннан хәл кылдырмакчы булып: «Хәзрәт ни әйтер әле!» – дип куялар. Ләкин хәзрәт һаман астка караган көенчә дәшми-тынмый тора.
Кич берлә ишанга мөрид булыр өчен, өем-өем хатыннар җыелалар. Алар кайсы сөлге, кайсы ашъяулык, кайсы әбисеннән калган бөтен тәңкә, кайсы җәмәгатеннән урлаган акчаны күтәреп килеп, ишанны шул әйберләр берлә күмәләр. Өшкертүченең исәбе-хисабы юк. Пәри сукканнан, каршы орынганнан, сихердән, күз тиюдән, зыяндаштан, бизгәктән, бабасырдан, баш авыруыннан, күз авыруыннан, йөрәк авыруыннан, катудан, чәнчүдән, очкылык тотудан, тел бәйләнүдән, белмәм, тагы нинди чирләрдән өшкертәләр. Ястүдән соң яшеренеп кенә картлар, карчыклар кызларының яхшы тормавыннан, киленнәренең угылларыны кулларына алудан зарланырга, угыллары солдатка китмәсен, солдаттагысы исәнлектә-саулыкта кайтсын дип нәзерләр китерәләр. Бала таба алмый торган хатыннар, балалары булмый торган ирләр бала табу дарулары сорарга, балалары үлә торганнар балаларыны үтерми торган догалыклар алырга, ире сөйми торганнар сөйдергечләр алырга, байыйсы килгәннәр байлык догалары, байлык бөтиләре алырга киләләр. Болар барсы да җанлы-җансыз хайваннар, аларның тиреләрене, аларның йоннарыны, тулаларыны, алардан булган акчаларыны китерәләр. Алладан булган теләкләренә ишан хәзрәткә пошлиналар түлиләр. Ишан мәчеттә мужиклар берлә зикер[86] укый. Бик озак итәгенә карап торганның соңында пошкырырга тотына. Мужиклар аның пошкыруыннан бик зур «мәне» (мәгънә)ләр чыгаралар. Ишан да шул пошкырулардан шактый күп акча чыгара. Безнең әти ишанны яратмаса да, аңар мөрид булу-фәлән кеби ваклыкларга риза булмаса да, аның шунда, мәчеттә пошкыруларына каршы тормый. Ишан килгәндә, шактый файда булгангадыр, ахрысы, ишан тугрысында ләм-мим дип сүз сөйләми.
Мин ишанның шактый кәефене җибәрдем. Ул: «Бохараи шәриф…» – дип сөйләргә тотынган иде, мин: «Шәриф инде!» – дип, Бохараның начарлыкларыны саный башладым. Икенче көнне: «Аксак Тимер хәзрәтләре әүлия булган», – дип тотынган иде, мин, теге төрек тарихыннан аның мөселманга никадәр зарар иткәнлегене сөйләп, тагы каршы төштем. Әти мин сөйләгәндә көлеп кенә торды. Ишан бер җавап кайтармый тагы башыны бөкте. Мин, шул халыкның ишанны әллә кем дип йөрүеннәнме, әллә ишанның, һәр нәрсәне беләм дигән булып, халыкның барыны-югыны җыюыннанмы, аңар дошманлык били башладым. Ишан килүдән кесә файда итсә дә, күңел файда итмәде, тагы элгәреге кеби бушлык биләде. Тагы күңел төрлелек сорый башлады.