Выбрать главу

3 нче июль, 1895 ел

12

Кем бу хатыннар? Шәйтанмы? Фәрештәме? Кеше түгел, анысыны беләм. Ләкин шәйтанмы, фәрештәмелегене аера алмыйм. Минем бөтен күңелем шуларны күрәсе, шуларның эченә керәсе, шулар берлә рәхәтләнәсе, шулар берлә сөйләшәсе, уйнашасы килә. Шулар мине әллә нинди куәт берлә үзләренә таба өстериләр. Ләкин шулар янына килгәч, шулар берлә әллә кайчаннан бирле уйлап йөргән уйларны мәйданга чыгарырга вакыт җиткәч, миндә шуларга әллә нинди дошманлык, аларның матурлыкларына, аларның сөйли белүләренә, үзләрене тота белүләренә каршы көнләү хисе уяна. Минем күңелем аларның шул сабырлыклары, аларның шул салкын канлылыклары, үзләрене тота белүләренә протест ясый. Аларны шул салкын канлылыктан чыгарасым, аларның кызган күңелләрене, кайнаган бәгырьләрене япкан шул пәрдәләрене ертасым килә. Мин аларны хайван кеби уасым, изәсем килә. Миндә әллә нинди ерткыч хисләр уяна. Шуларны мәйданга чыгарырга карар бирүем берлә, аларның йомшак сүзләре, матур көлүләре, йөзләренең ай кеби ялтыраулары, эчләрендәге хиссиятне саклаудан яңакларының ахак кеби янулары, мин сөйләргә сүз таба алмый торганда аларның йөрәкләренең леп-леп тибү тавышлары мине изәләр, эретәләр, мине әллә нинди көчсез бер чүпрәккә әверәләр. Мин тагы, бер яктан, шуларны әллә нинди олуг нәрсә иттереп, аларга баш ию, алар ни кушса, ни теләсә, шуны булдыру, бер яктан, үземне шулкадәр изүләре өчен, үз-үземне югалттырулары, оныттырулары өчен аларны әллә нинди дошман күрү, шуларны бетерү хисләре арасында кысылам, уалам. Тагы бер якка да хәрәкәт итә алмаенча, аягы-кулы бәйләнгән батыр кеби, үземә, үземнең шулай булуыма сәбәп булучы кызларга ниһаять дәрәҗә ачуым килә. Ачуым эчемә сыймый, колакларымны кыздырып, битләремнән яндырып тышка чыга. Аннан тагы тәнемә, каныма тәэсир кылып, мине тагы эчемнән вә тышымнан яндыра. Мин шул ике ут, ике хис арасында янам, пешәм, куырылам.

Менә бүген дә шулай булды. Иртүк торып үземезнең кечкенә өйгә чыктым. Әниләр, әтиләр йокласа да, бу арада бездә куна торган түбән оч кызы Фатыйма, кечкенә өйдә күптән торып, чебешләр-фәләннәр ашатып бетереп, тегүенә ябышкан иде. Мин әүвәл керүемдә аны күргәч тә аптырап китеп, юыныр өчен комган гына алып чыктым. Юынган вакытта әллә никадәр уйлар корып, шуның янына кереп сөйләшергә, уйнашырга, шуның берлә дустлашырга карар бирдем. Акыртын гына кердем. Ул миннән яшь хисабыннан зур булганга миннән качмый, миндә андый-мондый уй барлыгын да белми торгандыр. Үземне үзем көчләп кенә аның янына барып утырдым. Аның бик гади: «Ник бик иртә тордың?» – дигән сүзенә әллә нинди мәгънәле җаваплар бирергә теләсәм дә, тавышларым калтырый, иреннәрем кыймылдый, битләрем ут кеби яна башлады. Мин калтыраган тавыш берлә әллә нәрсәләр мыкырдадым. Ул, минем нинди халәттә идекемне белүдән булырга кирәк, көлде дә: «Кандала ашадымыни?» – диде. Мин тагы ни җавап бирергә аптырап калдым. Теккән вакытта энә чәнчеп җеп тартудан килгән бөтен тәненең хәрәкәтләрене сәер итә[87] башладым. Ул тагы көлде дә, миңа карап: «Әллә авырыймсың?» – диде. Мин тагы бу сөальгә: «Сине сөям, фәлән», – дигән кеби сүзләр әйтергә уйласам да, үземнән «юк» дигән сүзгә башка нәрсә чыкмады. Минем болай торуым бик мәгънәсез булганга, акыртын гына кызның янына шуып-шуып килеп, кулымны муенына салмакчы булдым. Әллә ничә күтәреп, әллә ничә төшергәннән соң, кулымны акыртын гына муенына куйдым. Кыз, бер сүз дәшмәенчә, минем тарафымнан башка хәрәкәтләрне көткән кеби, миңа карамаенча тегүендә дәвам итте. Минем йөрәгемнең лепелдәве бөтен өйгә ишетелә башлады. Кыз, мине бераз батырайтыр өченме, бик күп мәгънә аңлатырлык бер караш берлә миңа карады. Мин бу карашта әллә никадәр дәрт аңласам да, моннан соң да кулымны селкетеп яңа бер хәрәкәт ясый алмадым. Кызның муенындагы минем кулым җансыз кеби хәрәкәтсез калды. Кыз, табигый уларак, минем бу ярым-ярты хәрәкәтемнән риза булмадыгыннан, үз тарафыннан миңа таба бер-бер эш эшләргә үзене җиңә алмаудан булырга кирәк, тагы бераз шулай торгач, тагы минем күземә: «Һаман шулай торасыңмы, йә әле, мәми авыз», – дип караганның соңында: «Алай ярамый…» – диде. Миннән тагы бер-бер хәрәкәт көткән кеби тик калды. Мин тагы бер эш эшли алмадым. Ул: «Ал кулыңны», – диде. Мин кулымны алдым. Үзем кып-кызыл булып, үземне үзем сүгә башладым. Кыз, тагы тегәргә тотынып, мине юк кеби иттереп эшене дәвам итте. Бераздан соң күзенең очы белән генә карап, миндә артык куәт юклыгыны хис кылып булырга кирәк: «Бар, чык, кешеләр керә башлар», – диде. Мин, никадәр чыгасым килмәсә дә, никадәр шул кызны кочаклыйсым, үбәсем килсә дә, торып чыгып киттем. Бакчада утырып, бик озак үземне үзем сүктем. Авызга чәйнәп салган ашны ашый алмавыма, үземнең үземне тота алмавыма хәйранга калдым. «Моннан соң икенче кат тугры килсә, болай ясамам», – дип, бик нык үземә сүз бирдем. Җитәр, әле дә бик күп форсат югалттым!..

вернуться

87

Сәер итү – карау, күзәтү.