5 нче июль, 1895 ел
13
Кичә шәһәрдән бер әллә нинди китап алып кайттым. Теле минем тарих теле берлә язылган булса да, тырышып укый торгач аңладым.
Китапта бер ташкентлы мулла Габбас дигән кешенең, кырык газизләр зиярәтене эзләп йөреп, Испаниягә барып чыгып, минем теге Әндәлес тарихында укыган гарәпләрнең калдыкларыннан гизле[88] бер атауда яшәүче мөселман гарәпләргә барып очравыны һәм дә аларның хәзерге тормышларының ничек икәнлегене тасвир иткән. Бу китап дөрест булса, чынында шундый җир булса, ул оҗмах инде. Анда фәкыйрь юк, ач-ялангач, теләнчелек иткән зәгыйфь юк, актык сулышында авызына су салырга кешесе булмаган авыру юк, золым юк, җәбер юк, һәр җирдә тигезлек, һәр җирдә гадаләт. Тормышлары шулкадәр уңайланган, анда безнең кеби начар атлар берлә йөрүне, дөяләр, үгезләр берлә шәһәрдән шәһәргә килүне әллә кайчан онытканнар. Аларның бөтен шәһәрләре, авыллары арасында күз ачып күз йомганчы күз күргән җиргә җитә торган пыраклар[89] кеби электрик вагоннары йөри. Анда бездәге кеби мелт-мелт итеп, ярлы кешене сүнәм-сүнәм дип куркытып тора торган табагач лампалар урынына һәр өйдә, һәр бүлмәдә әллә нинди матур, пөхтә электрик лампалар төнне кичтән аермаслык иттереп яктырталар. Анда, бездәге кеби, ирләр, теләсәләр, йомычканы йомыш итеп, хатыннарыны кыйнау, кечкенә генә эшләрне сәбәп итеп, аларны аеру урынына хатыннар үзләре үзләрене идарә кылалар, үз эшләре өчен үзләреннән хатыннар сайлап, үзләренең низагъларыны үзләре күрәләр.
Анда, бездәге кеби, муллалар бот күтәреп, һәрнәрсәне инкяр кылып: «Шәригатькә сыймый!» – дип тормыйлар. Аларның мәдрәсәләре, бездәге кеби, чүплек башында чүплек оясы кеби булмаенча, безнең падишаһларымызның сарайлары кеби зиннәтле, пөхтә, зур эшләтелгәннәр. Аларның падишаһлары, төрекнеке кеби, йөзәр, меңәр җарияләр берлә чормалып-чуалып ятмаенча, гади кеше кеби эш итә, гади кеше кеби мәмләкәтенә хезмәт итә. Хасыйле[90], андагы эшләр – һәммәсе мондагының киресе. Чын, бездә дә шулай булса, нинди кызык булыр иде. Һәммә кеше рәхәтләнеп яшәр иде, һәммә кеше әллә нинди кирәкмәгән тамак кайгылары берлә йөдәмәс иде. Бар да эшләр иде, бар да ашар иде.
Ник бездә шулай булмаган? Әнә ул гарәпләрдә шулай булган, ник бездә булмаган? Без дә мөселман ич! Ник аларда уку ул кадәр алга киткән дә, бездә наданлык шулкадәр падишаһлык сөргән? Ник бездә шулкадәр золым, җәбер җәелгән дә, аларда ул беткән?
Ник бездә бөтен урамнар хәерче, карак берлә тулган да, аларда ул беткән?
Ник бездә хатыннар җарияләр кеби калган да, аларда падишаһлар булганнар? Моның сәбәбе ни?..
Тәкъдирдер шул!
Ник безгә Ходай шулай тәкъдир иткән? Аларга тегеләй?
Әй! Безгә дә Ходай аларныкыча тәкъдир иткән булсачы!
7 нче июль, 1895 ел
14
Бүген карабодайларны карарга дип кырга чыккан идем. Ни күзем берлә күрим: түбә өстендә, бер борай җире кырыенда, шайтан таягына ил сарган. Мин, әллә ни тапкан кеби, йөгерә-йөгерә өйгә кайтып, әнигә сөйләдем. Әни, бер кешегә дә сөйләмә дип, бик тиз корт тубалыны, битлегене миңа бирде дә, кечкенә генә шәл ябынып, кеше күрми торган җирдән су буйлап кына киттек. Судан кайта торган хатыннар, минем тубалымны күреп: «Абыстай, әллә ил таптыңызмы?» – дип әйтергә теләсәләр дә, әни: «Юк, Миңлекол абзыйларга тубал төзәтергә генә илтәмез, умартамыз уйнаткалап тора», – дип җавап бирә дә кызу-кызу китә иде. Хатыннар әнинең сүзенә ышанмыйчарак аптырап калдылар. Менә без авылдан чыгып та киттек. Мин эчемнән: «Таба алырмын микән? Урыныны онытмадым микән? Ил үлмәде микән?» – фикерләре берлә мәшгуль булсам да, канатлы кош кеби очам гына.
Менә түбә өстенә менеп җитә башладык. Мин, алтын тау тапкан кеби, тиремә сыймый барам. Әни дә минем арттан калмаска тырышса да арыды, мине еш-еш: «Кызуланма! Кызуланма!» – дип туктата башлады. Менә барып җиттек. Менә теге борай, әнә теге ягы солы, аның күршесе – карабодай. Әнә шайтан таягы һаман сыгылып тора, ә, китмәгән икән. Менә мин хәзер барып та җиттем. Әнине көтеп торам. Әни, илне күргәч, аның зурлыгына исе китеп, тирә-ягына бисмилла әйтеп, күз тимәсен дип төкерде. Үзенең битләреннән кызыл тир чыкканга, акыртын гына утырып хәл җыярга тотынды. Мин шулвакыт тубалларны хәзерләдем. Ул битлек киеп, кулларына бияләйләр киеп, җыярга хәзерләнде. Минем өчен битлек булмаганга, казакием берлә томаланып кына әнигә ярдәм итә башладым. Менә әни, бисмилла әйтеп, әүвәлге чүмечне алып состы. Кортлар бердән кузгалып китеп уылдый башладылар. Ул тагы берне салды, тегеләрнең уылдаулары тагы куәтләнде. Шайтан таягында калганнары казан кеби кайнарга башладылар. Тубалга кергәннәре тагы кырык төсле музыка уйный башладылар. Чүмечтән очып киткәннәре әнинең башы, минем башым тугрысында әйләнеп-әйләнеп җырларга тотындылар. Шул арада берсе, быж иттереп килеп, минем борынымның очына утырды. Мин төшерергә өлгерә алмадым. Борыныма бик очлы, бик ачы угыны тыкты. Мин кинәттән сикереп китеп кортларны куркыттым. Алар тагы тавышлырак җырлый, тагы безнең башлар өстендә күбрәк әйләнә башладылар. Әни кызу-кызу тубалга сала башлады. Әни салган саен, тубалда гөрләү куәтләнә башлады. Шайтан таягыннан корт шактый кимеде. Аның сыгылып яткан бер ботагы бераз башыны да күтәрде. Кортлар үзләреннән үзләре дә, күпердән чыга торган хайван кеби, тубалга таба керә башладылар. Әни: «Анасы керде, хәзер бетерәмез!» – дияргә өлгерә алмады, әллә кайдан арба тавышы ишетелә башлады. Һәм дә бик тиз безнең тугрыга килеп җитеп: «Ил тапканнар, ил тапканнар! Уртак!» – дигән тавышлар ишетелә башлады. Мин, ул тарафка әйләнеп карап, ямь-яшел чапкан печән өстенә ат тотып утырган бер ир, ак эшләпәләр, кызыл күлмәкләр киеп утырган ике хатынны күрергә өлгерә алмадым, алар бары да, бердән атларыннан сикереп төшеп, «Уртак!» дип йөгереп килә башладылар һәм дә, әни янына килеп, җыю мөштәрәк[91] булып, биләү дә мөштәрәк булсын өчен, куллары берлә берәр корт салган төсле кылана башладылар. Ирләре, салыйм дигәндә маңлаены бер корт чагудан кулы берлә нишләгәнене белмәенчә, тубалның эченә бөтен кулыны тыкты. Кортлар бердән дулый башладылар. Бер минутта әнинең бөтен башы-өсте корт белән тулды. Бик зур тавыш күтәрелде. Теге мужик вә хатыннар, кулларыны селки-селки, кортлардан кача башладылар. Әни тубалны ябарга өлгерә алмады, бөтен корт чыгып бетте. Алар югарыда тагы әйләнеп-әйләнеп җырларга тотындылар һәм, бер-ике әйләнгәннән соң, урманга таба ага башладылар. Теге мужиклар, үзләренең ни кылганлыкларыны хәзер белсәләр дә, калган-поскан кортлар аларны куып-куып йөгертеп чакканга, алар акырып-бакырып йөрергә тотындылар. Атлары элгәрерәк тик торса да, берничә корт барып чаккач та, ул да сикерә-сикерә чабып, арба артыны чыгарып, юл буйлап авылга таба китте. Мин, алтын тау югалткан кеше кеби, ил артыннан бераз чапсам да, күземнән югалгач, әни янына кайттым. Әнинең битләре, маңлае тирләп-пешеп беткән, куллары да корт угы берлә шешенеп беткән иде. Йөзенә дә әллә никадәр ачу килү төсе чыккан иде. Теге мужиклар, хатыннар һәммәсе дә, безгә күренмәс өчен, арбаларыны калдырып, ашлыклар арасыннан киткәннәр иде. Без әни берлә бераз карашып торганнан соң, әни: «Каһәр сукканнар! Нинди зур илне әрәм иттеләр!» – диде дә, торып кайта башлады.