Миңа бу юлы буш тубал, буш битлекне күтәреп кайту бердән авыр, икенчедән оят төсле тоелды. Кеше күрсә, «Илеңез кая?» дияр кеби булды. Курка-курка, яшеренә-яшеренә генә, буш тубалны күтәреп, өйгә кайттык.
9 нчы июль, 1895 ел
15
Тагы эш җитә, тагы җәй үтә. Мин тагы җәйдән бер файда итә алмаенча калдым. Кичләрен, иртәләрен бөтен авыл чалгы кайрау тавышы берлә яңгырый. Чалгылар хәзерләнәләр. Кызлар кызу-кызу киндерләрене агартып бетереп, тукмаклап сандыкларга җыеп, янмый торган балчык келәтләргә кертеп куярга ашыгалар. Яшь киленнәр, кызлар, урак, печән өчен яңа эшләпәләр бастыралар, искеләрене буяталар. Аркаларына тагар өчен, сач такмаларыны яңадан тезәләр, кулларга җиңсәләр тегәләр. Хәзерләнәләр, елында бер килә торган зур эш бәйрәменә хәзерләнәләр.
Озак үтмәй печәнгә төшәрләр. Аның артыннан уракка, аның артыннан орлык җитәр; аның артыннан тагы урак. Авыл халкы тәмам кыр кешесе булып китеп, өйләренә ашарга-эчәргә генә кайтырлар. Авылларда бөкре картлар, чебеш ашатырга калган карчыклар, өй сакларга калган балаларга башка безнең кеби эшсез халык кына калыр. Ул вакытта, эшләргә теләсәң дә, бер эш эшли алмассың. Шуның өчен, бу елны, ичмасам, әрәм итмәс өчен, мәдрәсәгә баргач башка шәкертләр арасында сөйләргә минем дә сүзем булсын өчен, кызларга хат язарга кирәк. Кичә бик озак кемгә язарганы уйладым. Күрше кызы Сәгыйдә бик матур булмаса да, анда кереп-чыгып йөрү уңай булганга, аңар язмакчы булдым. Ләкин ул язу таныймы, анысыны белмим. Ни дип языйм? Мужик егетләренеке төсле иттереп, читләрене чуарлап, бәетләр язарга миңа килешми. Шәкертчәрәк иттереп, гарәпчә кушып язсаң аңламас. Үземнән бертөрле иттереп языйм, ахрысы. «Җаным, Сәгыйдә… мин сине сөям…» Инде нәрсә язарга?.. «Кавышыйк, җаным…» Тагы нәрсә? «Гыйшык тоту Йосыф, Зөләйхадан калган». Бу килешеп бетми. Йә тагы нәрсә?.. «Мине яндырма!..» Шул гынамы? Укып карадым, бердән бик аз була, икенчедән бер дә аңлашылмый! Бу ярамый, зуррак кәгазьгә һәйбәтләп язарга кирәк. «Алтын бармагым, көмеш тырнагым», – дип язсаң, тагы матур төсле күренми. «Сезгә газизелвөҗүд вә кәсирелсөҗүд»[92] дип башласаң, әтигә, әнигә язган хат төсле була. Юк, берсе дә ярамый, яңадан язам. «Җаным Сәгыйдә, сиңа бик чук-чук сәлам бәгъдендә[93] сүзем шулдыр…» Инде нәрсә языйм? «Сине сөям…» Тагы?.. Сөю берлә эш бетми бит, миңа тегесе кирәк! «Кавышыйк, җаным Сәгыйдә, син кая ятасың?» Бусы килешмәс! Минем ни эшем бар кая ятуында? Шулай бетерим, ахрысы. Үзе дә белә инде. «Сине сөйгүче…» Укып чыккач, бу хатны да яратмадым. Ни булса булсын, максуд – хат язу бит. Шуны җибәрәм. Ләкин ничек җибәрәм? Бер-бер бала аркылы җибәрергә – баласы юк. Тагы ул балага ышанырга ярыймы? Карчыклар аша җибәрергә, ул карчыкны кайдан табасың? Үзем бирергә кирәк. Таптым, мәчеләренең муенына бәйләп җибәрергә кирәк. Ләкин аны әллә кем алса, ул вакыт нишләрсең! Юк, әүвәл йортларына чыкканны саклап торырга кирәк тә ташка төреп ыргытырга кирәк. Хәзер печәнлектән аның чыкканыны саклап торырга киттем.