Һәммә халык эш эшләгәндә, һәммә халык табигатьнең биргән байлыкларыны күбәйтергә тырышканда, һәммә халык бөтен бәни бәшәрнең[94] киләчәге өчен икмәк хәзерләгәндә, ничек бер эш эшләми торырга кирәк? Ничек, шул хезмәткә катышмаенча, шул хезмәтнең җимешләреннән файдаланырга кирәк?
Колагыма ишетелгән бала тавышы мине фикеремнән чөерде. Мин тавыш тарафына карый башладым. Бер баланың әнисенең эре куллары өстендә сыгылып-сыгылып, суырып-суырып имчәк имүене, анасының да шул баласының имчәк имүенә карап ләззәтләнүене күреп, мин дә шатландым.
Им, бала, им! Имдекең сөтләр хәләл! Им, бала, им! Имдекең сөтләрне түләргә уйлап, имдекең сөтләрдән булган куәтне шул киң кырларда, шул бетмәс-төкәнмәс эшләргә тотарга уйлап им! Им, бала, им! Анаң кеби таза, нык, матур, эш сөя торган кызлар, атаң кеби эштән арымый, байлык ясый, байлык җыя торган угыллар тугъдырыр өчен, аларны үстерер өчен, алар берлә шул киң кырларда, шул эш диңгезендә колачлап-колачлап йөзәр өчен им!
Им, бала, им! Шул кырларны гөл бакчаларына әверер өчен, шул кырларны алтын таулар ясар өчен, белем өйрәнергә, зиһен ачарга көч ясар өчен им!
Имез, ана, имез! Эш арасында туган, эш арасында үскән, эш өчен яратылган балаңны имез!
Имез, ана, имез! Балаңның әрәмтамак булмаенча, эшче булачагына ышанып, аның эшләячәк куллары, эшкә йөреячәк аяклары, эшне уйлаячак башлары үссен өчен имез!
Имез, ана, имез! Син, үзеңнең имчәгеңнән аккан хәләл сөтләрең берлә эш эшләп тамак туйдырачак, эш эшләп әллә никадәр әрәмтамакларның корсакларыны туйдырачак балаңны имез! Шул баланың әрәмтамак булмавына шатлана-шатлана, бәйрәм ясый-ясый имез! Имез, ана, имез! Шул матур көннәрдә, шул иген диңгезендә, шул мең төрле кошлар, кортлар шатлана-шатлана сайраганда, син дә, эшче ана, балаңны сөя-сөя имез! Син дә, ана, шул матурлыкка аналык мәхәббәтен дә кушып, шул бәйрәмнең тулмаган җирене тутыр.
Яшә, эшче ана! Яшә, эшче бала! Бөтен дөньяның кыйммәте, бөтен дөньяның сәгадәте синең эшлекле кулыңда икәнлегене бел дә яшә! Яшә!
21 нче июль, 1895 ел
18
Урак бетте. Халык бер яктан бик кызу-кызу көлтә ташый, икенче яктан орлык суга. Җәй көне бушсызлыктан моңаеп тора торган ындырлар хәзер җанланды. Кара токлар янына өем-өем кечкенә чүмәләләр өелә, ындырның кырыйларына бик матур иттереп очландырып бетерелгән кибәннәр куела башлады. Хатыннар, кызлар ындырга кайттылар. Алар, кояшта пешкән, кызарган битләреннән тирләр агызып, уҗым өчен орлыклар суга башладылар. Зуррак ындырларда дөбт-дөбт итеп көйләтеп алты берлә сукканның тавышы бөтен ындырдагыларга музыка кеби тәэсир итә башлады. Авылның бөтен тормышы, кайгысы, шатлыгы, өмете ындырга күчте. Шундагы чүмәләләрдә, шундагы кибәннәрдә, шундагы сары ука кеби сузылып яткан салам өемнәрендә, шундагы кап-кара ындыр табагының уртасында өелгән кибәкләрендә (борыкларында) боларның меңәр-меңәр өметләре саклана, боларның меңәр төрле планнары яшеренә башлады. Бу ел кызлар шул озын-озын, авыр-авыр эшләр бетеп, бөтен эш кырдан кереп, көзге моңлы-ягъмурлы озын төнле көннәрдә, үзләренең хәләл хезмәтләреннән булган ашлыклардан, көзге вак ягъмурның йоклатасы килә торган тавыш берлә акыртын гына салам башлы келәткә явып торган вакытында, үзләре сөйгән, үзләре кеби эштә ныгыган кияүләре берлә ашап-сыйланып, аларның кочакларында ятасыларыны уйлыйлар иде. Егетләр, эшләр беткәч, казлар йолкыр вакытлар җиткәч, Алла кушып, солдаттан да котылып кайткач, шул ашлыкларны сатканнан алган акчага бикәчләренә күлмәкләр, читек-кәвешләр, балдызларына сабыннар, иннекләр, каенеләренә пәкеләр, конфетлар алып кайтып, мылтыклар атып, скрипкәләр уйнатып, кияү булып кыз катына керергә уйлыйлар иде. Йорт хуҗалары, эшләр бетеп, ашлыклар сугылып келәткә кереп, кызу-кызу җыела торган казна бирелеп беткәч, шәһәргә барып яңа сабан алырга, кара атка яңа сбруй алырга, угылны, кызны өйләндерсәк-нитсәк кирәк булыр дип, тимер ход алырга уйлыйлар иде.