Мин һаман ялгыз! Әллә мин так туганмы?
3 нче октябрь, 1895 ел
22
Йа Рабби, Казан никадәр зур! Никадәр матур!
Бу кадәр халык кайдан җыелган? Бу кадәр мал кайдан килгән? Бер Устиясендә генә әллә ничә мең кеше бар. Бер Устиясендә генә әллә ничә мең, бәлки, йөз меңнәр кешегә ашарга-эчәргә җитәрлек ашамак-эчмәк, йөз мең кешегә сыйланырга җитәрлек тәмле нәрсәләр бар. Мондагы карбызлар, кавыннар, йөземнәр, дүләләр[95], айвалар, сливалар әллә ничә авылның игененнән артык; әллә ничә авылның бәрәңгесеннән артык. Кем шулкадәр тәмле нәрсәләрне ашый? Каян бу кадәр тәмле нәрсәләргә акча җитә? Бу кадәр көтү-көтү эшчеләр ашыгып-ашыгып пароходка ташый торган маллар кая китәләр? Боларны нишлиләр? Имут-имут өелеп куелган тиреләрне нишлиләр? Биек таулар кеби өелеп куелган шикәр мичкәләре кая китәләр?
Белмим, белмим! Шул нәрсәләрне күргәч тә, минем күңелем тиз-тиз Казанга барып җитәргә ашыга. Менә мине ямщик алып бара. Әнә Хан мәчете манарасы күренә, әнә башка мәчетләр. Мин бөтен эчем-күңелем берлән тизрәк шул Казанга барып керәсем килә. Бөтен ихласым берлә шул Казанның киң, зур урамнарында йөрисем килә. Мин шул Казанга килеп җитүемә шатлыгымнан тиремә сыймаенча ярылырга җитешәм.
Менә Казанга кердек. Кара, нинди матур кыз, пөхтә киенгән дә нинди матур атлап бара. Менә бу егетне кара, ут сүндерергә ашыккан кеби әллә кая ашыга. Кара, бу хатын ничек тирә-ягына карый-карый, әллә кемне көтә-көтә бара. Шулар һәммәсе дә нинди бәхетле, нинди! Шулар бит һәммәсе дә шул Казанда торалар, шул Казанның матур урамнарында, матур бакчаларында йөриләр. Шулар бит һәммәсе дә шул әле гайре ниһайә[96] кавыннар, карбызлар, алмаларны ашыйлар, һәммәсе бәхетле, һәммәсе бәхетле!
Менә харчевнягә килеп җиттем. Мин дә Казан кешесе булдым. Мин дә бәхетле! Бәхетле, бәхетле!
5 нче октябрь, 1895 ел
23
Мәдрәсәгә килгәнгә бер атна үтсә дә, һаман әле сабак башлаган юк. Көн дә шәкерт килә, көн дә иске иптәшләрдән берсе килеп, әллә ничә айлар аерым үткәргән хәлләрне сөйләшәмез. Һәммәсе кап-кара булып кояшка пешеп, тазарып, зураеп, ирләнеп киләләр. Кайсыларының киткән вакытта шоп-шома мыеклары яңа гына бөркеп чыккан җоннар берлә бизәлгән була. Һәммәсендә дә әллә никадәр гайрәт! Әллә никадәр куәт! Әллә никадәр дәрт! Барсы да бу елны аерым бер ел ясап, әллә никадәр укырга, әллә никадәр алга китәргә, әллә никадәр үзгәрергә уйлыйлар. Һәр көнне кич берлә бер-бер иптәшнең өеннән алып килгән «маддә»ләре[97] берлә сыйланамыз, чәй эчәмез, уйныймыз, көлешәмез, җырлыймыз, бәйрәм итәмез.
Казанда калганнарда да бу ел бер үзгәлек бар. Барсы да кеби җәй буе русча укыганнар. Кайсылары хәзер дә русчаны туктатмаганнар. Кайсылары җәйләрдә рус кызлары берлә танышканнар. Кайсылары мөселман кызлары берлә дә дустлашканнар. Кайсылары Мәкәрҗә өстләрендәге вакытларын да буш үткәрмәгәннәр. Кыскасы гына: торганнар, яшәгәннәр. Минем кеби лыгырдык булып, бер эш эшли алмаенча вакыт үткәрмәгәннәр.
13 нче октябрь, 1895 ел
24
Кояш әллә нинди: инде сезне җылыта-җылыта аптырадым, арыдым дигән кеби, зәгыйфь кенә нурларыны чәчеп, акыртын гына тирә-ягыны җылыта, йомшак кына итеп яктылыгыны тутыра. Ул инде, җәйге көн кеби, башларыңнан миләреңне эретеп чыгарырлык булып мәрхәмәтсез кылынмый. Аның хәзер шәфкатьле нуры мәрхәмәтле. Ул киң Кабан күле өстендә дә, элгәреге кеби, ялтыр-йолтыр иттереп, яшь батырның кылычыны уйнатуы кеби кылынмый. Аны да кызганган кеби, аны да киләчәк суыкларга чыдарга димләгән кеби, үзенең йомшак җылысы берлә кочаклап, елмая-елмая гына бәхилләшә, саубуллаша. Ул хәзер, элгәреге кеби, агачларның яфракларында, аларның матурлыгына, көнләп, кыздырып кыздырырга теләми. Ул, аларның соры йөзләренә көлемсерәп карап, аларга дустлык галәмәте күрсәтә. Һава да бүген тып-тын. Әллә никадәр очып йөри торган үрмәкүч җепләре, җилдән дә, эсседән дә курыкмаенча, әллә кая таба китәләр. Иске коймалар янындагы кызыл-кызыл «марҗа» лар[98] да бик һаваланып кына кояшның җылысында рәхәтләнәләр, туйлар ясыйлар. Бөтен һава әллә нинди алма, кавын, карбыз, кабак исе берлә тулган. Өйләрдән әллә нинди туклык исе чыга.
Кешеләрнең йөзләрендә эшлеклелек балкый. Без, бөтен иптәшләр берлә сөйләшә-серләшә туеп беткәнгә, укырга башлыймыз. Бүген беренче мәртәбә хәзрәт дәрескә керә. Әнә эслиләр. Хәзрәт керде.
20 нче октябрь, 1895 ел
98