Выбрать главу

Кешеләрнең йөзләрендә эшлеклелек балкый. Без, бөтен иптәшләр берлә сөйләшә-серләшә туеп беткәнгә, укырга башлыймыз. Бүген беренче мәртәбә хәзрәт дәрескә керә. Әнә эслиләр. Хәзрәт керде.

20 нче октябрь, 1895 ел

25

Дәресләр бик шәп китте. Бик кызу укыймыз. Бер-ике атнадан моназарәгә йөрергә вакыт җитә. Мин хәзер «Тәрҗеман» гәзитәсе укый башладым. Кызык, дөньяда әллә ниләр бар. Әллә кая бер Мәһди[99] чыккан. Әллә кая агачтан кәгазь ясыйлар икән. Америка дигән җирдә егерме җидешәр катлы өйләр салалар икән. Ничек салалар! Кяфер шул! Намазы укыган, рузасы тоткан. Эше дә шул: шуларны уйлап тору гына!

15 нче ноябрь, 1895 ел

26

Дуңгызлар, шул ишан малайлары, һәммә җирдә эчеп йөрүдән бүтәнгә ярамыйлар! Теге башкорт ишанының угылы да мәдрәсәнең исемене сатып эчеп йөри икән. Кирәгене бирдек. Ике көн исереп кайтканыны көтеп торып, авызыны иснәп бик пешерергә теләсәк тә, тугры китереп булмаган иде. Бүген юри артыннан китеп, бөтен фәхешханәләрне эзләдек, таба алмадык.

Ул фәхешханә гаҗәп икән! Минем беренче керүем булганга, дер-дер калтырый-калтырый кердем. Әгәр шул мәдрәсәнең исемене былчыратучылардан үч алу фикере булмаса иде, һич керә алмый идем. Ул кызлар, ул хатыннар! Һәммәсе, безне чормап алып: «Утырыңыз, утырыңыз!» – дип йөдәтә башладылар. Күңелгә әллә нинди хис төште. Бердән, тизрәк чыгасы килү, бердән, каласы килү. Әлбәттә, әүвәлге хис җиңде. Без, теге малайны таба алмаенча, бөтен фәхешханәләрне йөреп бетердек. Кич берлә кайткач, капкаларны бикләтеп, сакларга тотындык. Кайтты, дуңгыз, бөтен авызы сыра исе берлә тулган. Аның өстенә тагы, канәфер кадагы ашаган булган. Үзенең дә кирәгене бирдек. Бөтен авызы-борыны кан булды. Шулай кирәк ул, сабак укымаенча, мәдрәсә исемене сатып йөрүче малайларны! Сабак булыр!

13 нче гыйнвар, 1896 ел

27

Кыш үтеп бара. Мин бер мәртәбә дә яза алмадым. Чөнки язылачак нәрсә булмады. Бу кыш былтыргыга караганда да мәгънәсез үтте. Моназарәләр азайды, һәммә җирдә «аның базары төште» диләр. Мантыйкка тырышучылар кимеде. Мин дә былтыргы кеби тырышмадым. Әллә нәрсә күңел болардан бернәрсә чыгарыр төсле тормый. Йә инде, гыйлем мәсьәләсе берлә угъраш, имеш. Үзең надан бул да, гыйлемнең хәкыйкате ни идекене бел, имеш. Тагы ул гына җитмәгән, «Ваҗиб-ел-вөҗүд» нең гыйльме нинди, ничек, имеш. Мин кайдан белим! Ул моназарәләр кылышып беленә торган эшмени? Гакаиды[100] тагы, әллә кайчан үлеп беткән, сөякләре көлгә әйләнгән рәвафыйзләр[101] берлә моназарә кылыш. Шигыйләр[102] берлә: «Хәзрәти Әбүбәкер хәлифә булырга тиеш идеме, хәзрәти Галиме?» – хакында шәм яндырып кычкырыш, имеш! Тарихтан хәзрәти Әбүбәкернең хәлифә булганлыгыны беләм. Хәзрәти Галигә хәлифәлек тиешлегене белмим. Ул булса, фәлән булыр иде, төгән булыр иде, ул хак хәлифә дигән сүзләргә тагы: «Бәлки, булыр иде, бәлки, булмас иде», – дип җавап бирми ни хәлем бар! Тагы, һич башында гакылы бар кеше шулай дими нишләсен? Ни дип мин хәзер 1300 ел моннан элек булган вакыйга өчен башымны ватып кычкырышып торыйм!

Ихлас кайтты. Бу арада кулга төшкән вак-төяк китапларны укып маташам. Әле менә рәдде нәсаридан[103] бер китап төште. Кызык. Менә безгә белергә кирәк булса, шуны белергә кирәк. Рәвафыйзләр терелеп кайтмаслар, христианнар күз алдымызда басып торалар!

18 нче март, 1896 ел

28

Яз булды, көннәр җылынды. Мәдрәсәнең һавасы искиткеч бозылды. Иртә торганда, башның эченә кургашын эретеп тутырган кеби булып, башны күтәреп булмый. Укыйсы килми, сөйлисе килми, орышышасы гына килә. Шуның өчен мин хәзер өйлә намазы укыгач та, чәй эчеп, йөрергә чыгып китәм. Урамнар былчырак булса да, һава бик матур булганга, рәхәтләнеп йөрим. Хәзер урамдагы халыкның төсе бөтенләй башка, һәммәсендә әллә нинди шатлык әсәрләре бар. Һәммәсе дә, шул озын салкын кыштан туеп, матур җәйнең якынлашуына сөенәләр кеби күренә. Урамнарда, крепость артларында әллә никадәр мөселман хатын-кызы, араларында нинди матурлары бар. Безгә дә кайчан гына шул хатыннар берлә дустлашырга түгел, сөйләшергә генә дә насыйп булыр икән? Зур урам бүген искитәрлек. Ул марҗа, ул марҗа! Кайдан бу кадәр җыелган? Кайдан бу кадәр матур, пөхтә, бай киемнәр тапканнар? Ничек болар бу кадәр бай була? Әнә студентларыны кара. Алар да нинди киенгән. Без дә шулар кеби студент. Ник соң без йөрергә чыга башласак, бөтен мәдрәсә буе берсеннән чалбар, берсеннән калош, берсеннән бүрек, берсеннән бишмәт җыямыз? Ник соң болар шул матур кызлар берлә рәхәтләнешеп сөйләшеп йөриләр дә, без аларның артларыннан авыз суымызны гына агызып йөримез? Моның сәбәбе ни? Без кеше түгелмени?

вернуться

99

Мәһди – туры юлга төшерүче.

вернуться

100

Гакаид – ислам дине кагыйдәләре, иман.

вернуться

101

Рәвафыйзләр – динсезләр, мәҗүсиләр.

вернуться

102

Шигый – дүртенче хәлифә Гали һәм аның балаларына тарафдарлык мәзһәбе (юлы, юнәлеше) – мөселман динендәге ике төрле юнәлешнең берсе.

вернуться

103

Рәдде нәсари – христиан динен кире кагу.