Выбрать главу

29 нчы март, 1896 ел

29

Русчадан башка бер эш эшләп булмаганга, мин бу ел, җәй калып, русча укырга карар бирдем. Укыйм, шул руслар, марҗалар берлә сөйләшерлек булырлык укыйм! Авылга да кайтмам. Укыйм!

12 нче май, 1896 ел

30

Хәзер без мәдрәсәнең түбән өендә, солдаттан калыр өчен, аягыны бозып ятучы Салих берлә икәү генә торамыз. Мин Андрейдән, аена өч тәңкә түләп, русча укыйм. Ул, мескен, көн дә күкфараз мае берлә аягыны яндыра. Ул ике атнадан бирле маташа-маташа эштән чыкты инде. Әүвәлләре көн буе ятып тора иде, аякка баса да алмый иде. Хәзер азрак йөри башлады. Ашау-эчүне, әлбәттә, мин хәзерлим.

Акча азрак булса да тормыш кызык түгел. Русча бик авыр. Аның нәхүе, әллә нәрсә, безнең гарәп нәхүенә бер дә охшамый. Мин көненә ике сәгать укып кайткач бөтенләй буш. Эч пошканнан бакчаларга чыгып йөрим. Кабан күленә төшеп коенам. Ләкин һәммә җирдә бер бушлык табам. Халык берлә шыгрым тулган бакчада мин ялгыз! Бөтен кешенең көлешүе, тавышы күкләргә күтәрелгән вакытларда мин моң! Бөтен кеше үзенчә кәефләнгәндә, мин кәефсезлеккә чумган. Минем күңел утырткан бер эшем юк. Күңел сөйгән бер кешем, бер дустым юк. Мин, һәрвакыт үзбашыма калып, үземнең фарызларым берлә генә яшим. Менә шул бакчада кызлар берлә көлешә-көлешә сөйләшеп йөри торган егетләр кеби йөрисем килә. Агач төпләренә утырып китап укып туйганның соңында, янына килеп утырган егет берлә сөйләшә торган ак киемле кыз берлә мин дә сөйләшәсем килә. Ул егеткә таба аның елмаеп карап сөйләгән сүзләрене минем дә ишетәсем, шул сүзләрне сөйләгәндәге аның йөзендәге үзгәрүләрне минем дә укыйсым килә. Әнә шул агач төбендә утырып тора торган ике татар кызы берлә сөйләшәсем, күрешәсем, дустланасым килә. Ләкин әллә нинди чылбырлар, әллә нинди мин аңламаган богаулар мине шул кызларга якын җибәрми, алар берлә мине сөйләштерми, дустлаштырмый! Мин эчемдәге әллә нәрсәне, әллә нинди куәтне җиңеп, шулар берлә барып сөйләшә башлый алмыйм. Шулай итеп, көн үтә, көн үткән саен, минем кәефем китә бара.

17 нче июнь, 1896 ел

31

Салих терелә төште. Ул хәзер аксап кына йөри. Ул авыруыннан зарар итмәгән. Миннән яшерсә дә, аңладым. Ул күрше Садыйк байларның асраулары берлә мөнәсәбәт башлаган. Бүген мәдрәсәнең коймасы аша төшеп, асрау берлә сөйләшеп кайтты. Күзләре, йөзләре – бары да көлә. Мин аның ул асраулар берлә маташып йөрүене яратмаган кеби сөйләсәм дә, ахырдан моның бер көнләү икәнене генә тәсдикъ иттем. Ул, минем күңелне дә алыр өченме: «Әйдә, сине дә алып барам. Кече атна көнгә тагы хуҗалары дачага китәләр. Бөтен өй бер карчык берлә ике асрауга кала. Карчык сүз дәшми. Берсе сиңа булыр», – диде. Мин элгәре «ваклык, фәлән-төгән» дисәм дә, ахырдан риза булдым. Гомердә бер мәртәбә кызлар берлә уйнашырга, сөйләшергә кирәк. Хәзер мин әллә ни көткән кеби җомганы көтәм. Тизрәк килсен дә, мин дә кеше төсле булыйм. Ләкин кызлар берлә ничек сөйләшергә? Алар бик борып-борып сөйләшергә яраталар диләр. Тырышырмын инде.

21 нче июнь, 1896 ел

32

Кече атна җитте. Мин юындым, киендем, нишләргә белмәенчә йөрим. Шул эш хәтеремә төшсә, калтырарга тотынам. Кич булды, вәгъдә кылынган вакыт җитте. Без Салих берлә чыгып, койма янына килеп җиттек. Салих, гади бер эш кеби, коймага менеп тә китте. Мин бизгәк тоткан кеше кеби калтырыйм! Йа Рабби, нишлим! Сөйләргә телем ачылмый. Салихка: «Тукта, бераз сабыр ит», – димәкче булам. Булмый! Ничек кызларны күрермен? Ничек сөйләшермен? Бу калтырауны ничек туктатырмын? Коймага мин дә менә башласам да, тәнем калтыраганга, егылып төштем. Салих теге яктан: «Тизрәк, тизрәк!» – ди. Бөтен куәтне җыйдым, тагы мендем. Ни күз берлә күрим, караңгыда Салих янында ике кыз тора. Кызларны күрү минем тагы калтыравымны арттырды. Мин: «Бу кызлар берлә безне күрсәләр, хәзрәткә әйтерләр, хәзрәт күрсә, авылга беленсә, никадәр исемсезлек булыр, Алла сакласын!» – дип курка башладым. Ул ара да булмады, Салих: «Тизрәк!» – диде. Кызлар минем акыртынлыктан көлә башладылар. Мин кызардым, бүртендем. Эчемнән кайнар су акты. «Болардан ничек үземне мыскыл иттереп торыйм?» – дидем дә мәдрәсә ягына сикереп төштем. Менә ике сәгатьтән бирле Салихны көтәм. Ул кайтмый, ул кызлар янында, мин монда үземә үзем ачуланып, көеп-янып ятам. Ник мин бер эшне эшләргә вакыт җиткәч кенә эшли алмыйм! Сәбәбе нәрсә?

26 нчы июнь, 1896 ел

33

Кичә Сафа бутышник кереп: «Билетларыңыз бармы? Билетсыз кеше тормыймы?» – дип сорап, казыйны эзләп йөрде. Ярый әле, байларның приказчиклары тугры килеп: «Билетлы, бары да билетлы! Бездә билетсыз берәү дә тормый. Әле шуны әйтергә йөри идем, Сафа абзый, сезгә зәкяттән[104] тегелгән читек күптән магазинда эленеп тора, юлың тугры килгәндә кереп чык әле», – диде дә, билет мәсьәләсе хәл кылынды. Югыйсә без шүрләгән идек. Шул билетсызлык, чыннан да, бик мазаны китәрә. Алыр идең, әллә кайларга барып, әллә ниләр кылып йөреп эштән чыгып бетәргә кирәк.

вернуться

104

Зәкят – дин буенча: сәүдәгәрләргә еллык керемнең 40 тан бере күләмендә салынган налог.