Мәдрәсә бик туйдырды. Ахры, кайтырга кирәк. Аз гына булса да авылда торып хәл җыярга кирәк. Быел ел буе мәдрәсәдә торып ни файда иттем? Һич!
19 нчы июль, 1896 ел
34
Авылның бөтен урамыннан, өйләреннән, бакчаларыннан, ындырларыннан, кырларыннан көйгән ис килеп тора. Урамнардагы үләннәр дә, көлгә әйләнеп, аяк астында шытыр-шытыр ватылалар. Агачларның яфраклары сап-сары булып, сирәклекләре берлә ботакларыны да яшерә алмаенча, үзләренең зәгыйфьлекләреннән зарланган кеби, үзләренең ямьсезлекләреннән оялган кеби, берсенә берсе бәрелешеп, сөйләшеп, коры-көйгән тавышлар чыгаралар. Һаваланып кына йөзеп йөри торган казлар, бакыр-бокыр сөйләшеп моназарә кылыша торган үрдәкләр, иртәдән алып кичкә кадәр чыкмый торган коенучы балалар берлә гөрли торган су буе да былтыргыча түгел. Көтү-көтү казлар урынында бер-ике канаты йолкынган каз берлә зәгыйфь, авыру каз бәбкәләренең моңлы тавышлары ишетелә. Коенып чыккач та, тәне кибеп беткәч суга төшәргә хәзерләнеп торыр өчен, ыштаннарыны кими торган тук, таза, ачык малайлар урынында моң гына, тавышсыз гына өч-дүрт малай гына уйнашып маташалар. Су да, үзенең хуҗасызлыгыннан курыккан кеби, үзенең былтыргы көмеш кеби төсене яшелгә буяган, үзенең фәкыйрьлегене, үзенең кадере беткәнене күрсәтмәс өчен, ямьсезлегене яшергән хатын кеби, йөзенә бака ефәгеннән ясалган пәрдәләр япкан. Былтыргы матур, җанлы үрдәк-каз тавышыны ишетмәгәнгә күңеле моңаеп, җырчы бакаларга урын биргән. Былтыргы, яныннан үтеп киткәндә тазалык, исәнлек хис ителә торган өйләр дә үзгәргән. Аларның ватык-вотык тәрәзәләреннән чыга торган яңа икмәк, май, ит исләре, аларның эчләреннән ишетелә торган куәтле умарта гөрләве кеби көчлелек тавышлары – һәммәсе дә беткән.
Авылларның кешеләре дә былтыргы кеби таза, былтыргы кеби нык төсле күренмиләр. Аларның хәрәкәтләрендә, аларның эшләрендә әллә нинди бер өметсезлек сизелә. Аларның күз карауларында, сөйләшүләрендә «булмады инде, беттек» дигән уй тоела.
Былтыргы нык, таза, пөхтә киенгән кызлар да быел үзгәргән. Аларның да киемнәре былтыргы кеби үк яңа түгел.
Аларның да төсләре былтыргы кеби ачык түгел. Аларның да күңелләре былтыргы кеби көр түгел. Аларның да кияүгә чыгып рәхәтләнеп тору өметләре былтыргы кеби үк көчле түгел.
Хайваннар да үзгәргән. Былтыр су коендырып кайткач йонының өстендә кояш уйнап йөри торган, сыртлары беленми торган атларның да кабыргалары юлланып-саналып тора. Аларның сыртлары да каләм кеби сузылып тора. Былтыр имчәкләреннән сөт ага-ага кайта торган сыерлар да быел ачлыктан зарланган тавышлары берлә бөтен дөньяны шаулаталар, һаваланып кына көтүнең артыннан гына килә торган, бүген төнлә нинди бакчага урларга барырганы төшенә торган хәйләкәр кәҗәләр дә былтыргы вәкарьләрене бетереп, йөгерә-йөгерә кайтып, калган кычытканнарны ашарга ашыгалар.
Ындырлар да, үзләренең кечкенә, вак, чалыш-чолыш куелган чүмәләләре берлә кеше күзенә күренергә оялган кеби, моң гына торалар. Кырлар да, яу үткән кеби, кап-кара булып, шул бәхетсез, җансыз авылны үзләренең каралыклары берлә кочаклап алып, аларны киләсе өметләреннән дә мәхрүм итәләр. Урамнарда уйный торган бала тавышы, кичләрен җырлый торган егетләр тавышы да әллә кая киткән. Беткән, һәммәсе тынган, һәммәсе моңайган. Бөтен авыл тын, бөтен авыл моң.
10 нчы август, 1896 ел
35
Тагы көз, тагы мин мәдрәсәдә. Ләкин быел шәкертләр былтыргы кеби ачык-шат килмиләр, һәммәсе ачлыктан зарлана, һәммәсе авыл хәленең начарлыгыны сөйли. Быел мәдрәсә дә фәкыйрь булыр төсле күренә. Башка елларны әллә ничәшәр букчалар, сандыклар, савытлар берлә маддә төяп килүче шәкертләр быел кечкенә-кечкенә төеннәр күтәреп кенә киләләр. Акча да сыек. Харчевнягә төшеп тә кунак булып ятмыйлар. Мәдрәсәдә дә ачлык. Көйгән ис чыга.
18 нче октябрь, 1896 ел
36
Бу ел кыш буе мәдрәсәдә ысул җәдид, ысул кадим низагысы берлә вакыт үтте. Шәкертләр икегә бүленде. Картрак, укымаганраклар – ысул кадим тарафдары, яшьләр, тырышып укучылар – ысул җәдид тарафдары.
Әүвәлге ваҗибелвөҗүд, хөдүс галәм[105] моназарәләре урыныны хәзер ысул җәдид моназарәсе алды. Ысул җәдид дингә муафикъмы? Пәйгамбәр заманасында булганмы? «Ля» күктән иңгән хәрефләр арасында бар идеме? Әбҗәд, һәүвәз[106] көтеб сәләфтә[107] бармы, юкмы? Нәхү, сарыф укытуны үзгәртергә ярыймы, юкмы? Бу мәсьәләләр тирәсендә көне буе кычкырышамыз. Кызурак табигатьлеләремез орышыша, талаша да! Хәзер бөтен мәдрәсә шул ике фикер берлә бүленде. Арадагы элгәреге мәдрәсә хәмияте[108] дә бетте. Ысул җәдидчеләр башка мәдрәсә ысул җәдидчеләре берлә дустлата башладылар. Ысул кадим хәзрәтләрдән, хосусән[109] үземезнең хәзрәтемездән көлә башладылар. Бу эш ике арада яңа дошманлык арттырды. Мин – ысул җәдид. Мине хәзер хәзрәт тә яратмый. Быел русча укучылар тагы күбәйде. Мантыйк дәресләренең базары бик төште. Моназарәгә бары ике мәртәбә генә килделәр. Замана үзгәрде.
106