Выбрать главу
* * *
Еллар узган, еллар…Исән икән     Өянкеле урам.Аллы-гөлле тәрәзәләр беләнЙорт та исән торган.
Күпме яңа йортлар бу урамда.Карап барам юри, –Яшел мүкләр кунган шул өйдән дәСөйкемлерәк бер өйБулмас икән бөтен дөньясында!Ничә еллар күрмә!Уйлап йөрдем, нәнәй белән бергәКергәндер дип гүргә.
Әллә инде тирән уйга талган,Башын түбән игән.Нигезеннән читкә кузгалмаган,Җиргә ныграк иңгән.
Тәрәзәдә тамчы гөлләр булыр,Узып китмә ялгыш.Капка төптә тора япа-ялгызГазизәкәй балдыз.
* * *
Газизәкәй, ана өметләреКиселмәсен өченСүтмәдеңме иске бу нигезне –Туганнарың төсен.
Үзең өзлегеп тә, өзмәгәнсеңКайтыр сукмакларын.Шул сукмактан җырлап киткән идеСөелмәгән ярың.
Сакланганмы әллә иске нигезХатирәләр өчен?Үсеп чыккан яңа, якты йортлар –Шул нигезнең көче!
Җир – куласа.     Ә күчәрен аныңКойган урак-чүкеч.Үз күчәрен үз кулына алгач,Юк, чигенмәс бу көч!
Җиргә иңгәч,     шул хаклыкны раслап,Күтәрелде авыл.Иске өй искәртә:     – Онытмагыз!Югалтулар авыр.
1966–1967

Фал китабы

Фал ачам, бәхет ачам…17

1
Бармы җирдә шундый фал китабы –туар көннең серен белергә?Киләчәкне кеше хәерлегәюрап яши гомер-гомергә.
Кайгыларын, иелеп, суга сала,сөенечен сибә һавага.Ай-йолдызлар балкып кабыналар,таң нурлары булып тамарга.
Ни югалтса, кеше җиргә карый.Күктә кошлар… Җирдә кешеләр –эзләгәнне табышып, илдә-көндәбергә яшәү белән көчлеләр.
Ә көчлеләр һәрчак җиңеп чыга –кытлыклардан, яудан, афәттән.Бердәмлекнең хыянәтсез көчеалып чыга уттан, дәһшәттән.
Без үскән чор – кинәт купкан давыл, –билләр сыгылып, җаннар сыналды.Кыенлыклар безгә бәрелеп сынды,җиңүләргә күңел инанды.*
Әле дә уйлыйм: шик-шөбһәсез, сабыр –мин кем идем көрәш кызганда?Комиссар да түгел мин, солдат та –ундүрт яше тулган кыз бала.
– Күктән төшкән сиңа җирдән килер,барыр юлың якты күренә…Шулай диде нәнәм, китап ачып,ул төшенгән яшәү серенә.
Ни эзләсә кеше, җирдә тапкан,шунда чәчкән, урган, туенган…Яргаланды кырлар,     батырларыняуга озаткач Сабан туеннан.
Ышанычка бер таяныч булдыунъеллыкта алган фәннәрем:балаларга ил тарихын сөйлим,олыларга – дөнья хәлләрен.
Ә дөньялар борчу, йөзләр йончу.Сугыш бетте, кайгы талкыды.Әрем үскән, билчән баскан кырлар.Ә син – шунда нәни бал корты.
Сулган, сынган күңел гөлләренеңнәфисләрен тап син, алларын,ачы кышта үзләренә өләшсаф гәрәбә кебек балларын.
Туң йөрәкләр булса, угың беләнкадап та ал, ул да шифалы…Тугры юлдаш иде     бүгенгедәкиләчәкне күргән китабым.
Ул китапта – Туган ил язмышы.Көрәш юлы – юллар текәләр.Бит ачам да янә юлга чыгам.Алда тагын юллар көтәләр.
Юлдагылар, көрәштәшләр көтә.Егылганнар алмаш чакыра.Елдан елга, ярдан ярга илтә,бәхет юлы һаман яктыра.
Юллар ачыш – алга барганнарга.Җилләр ачы, камчы – арганга.Өмет ярларына җиталмыйча,юлчы юлда ятып калганда, –
я, кем әзер үзе кабынырга,өшегәннең күңелен җылытып?!Була торгандыр ул һәр кешенеңтормышында шундый минуты.
Минут-чаткы,     көнне-төнне үтеп,киләчәктә балкып өлгерә.Шуңа кеше     туар иртәләрнеякты итеп күрә гомергә.
Һәм кешеләр таудан таш чыгара,нигез сала, түшәм түшиләр,йолдызларга карап юл табалар,ә үзләре җирдә яшиләр.
Туфрактан аш, таудан таш алучыэш хуҗасы алар, хас шулар.Танышыгыз: сез яшәгән йортныңташын ташка тезгән ташчылар.
2
Урам күрке – ап-ак якты бина,күтәрелә бетон баскычлар.Салмак кына атлый өлкән ирләр,оча-куна менә яшь кызлар.
Баскычлары биек, ашык –    шык-шык,ачыла да ишек ябыла.Кайсылары атлый җайлап –    лып-лып.Һаман үргә төркем агыла.
Киң ишекләр ачык –    чык-чык,         чек-чек, –үргә, үргә,    үргә – баскычлар.Ишек тора йотып –    тып-тып…         Тып-тын.
Монда узар безнең яз-кышлар.Таш диварның якты залын күрик,төшеп меник аннан түбәнгә, –җырда җырланмаган җиде кызныңисемнәре – бетон идәндә.
вернуться

17

Фал (гар.) – яхшы киләчәк.