И, туган якларныңник якын җир-суы?!Үрелгән пар толым –шатлыгы, борчуы.
Иелә-бөгеләкаршылый арышлар.Ә сез бит биредәтик узып барышлый.
Хәерле сәфәрләр!Бу минем тукталыш.Ә йөрәк ник янмас:көтәдер уттай эш.
Мәхәббәт турындаҗырлыйлар җырчылар.Юлларда онтыламәшәкать-борчулар…
«Болыннарда – сихри бер ямь…»
Болыннарда – сихри бер ямь.Такыялар үреп киям.Чәчкә кадыйм чәчләремә –бөтен дөнья чәчкә генә.Йомшак кына җилләр исә.Яфрагына җилләр тисә,ак энҗеләр сибә шомырт.Бу табигать нинди юмарт!И былбылым, сандугачым,бармы сайрап туяр чагың?Гүзәллектән эри җаным,бармы, башым, уяу сагың?Ак күбәләк тибрәп оча,чык суларын гөлдән эчә.Дөнья аңа гөлгенәдәй,гомере ләкин бер генә җәй.Гөлләр сыйпап узыйм, дисәм,кулларымны чәнчә билчән.Былбыл тавышын тыңлап йөрсәм,бәбкәләрне аулый тилгән.Сөендерә язгы тамчы,сискәндерә яшен-камчы.Ә син сайра, сандугачым,күңел – былбыл, йөрәк – лачын.
«Ак конвертта адрес…»
Ак конвертта адрес – Казан.Күк конвертта адрес – Казан.Казан, Казан, сиңа язам.Язам, бозам, сызам-язам.Язам – килсә бәла-каза,сиңа язам – шатлык артса.Эндәшмичә калсаң, Казан,шуннан авыр булмас җәзаң.Җырлар язам сиңа, Казан, –түгел синдә җырлар аздан.Казаныңда кайнат, Казан,Иделеңдә айкат яздан.Җырлап акса, дөрләп янса,димәк, яшим, нурлы Казан!
«Кичке шәфәкъ…»
Кичке шәфәкъ.Яна офык.Күктә – төрле төсләр.Бик ямьле дәһәм моңлы дашушы җәйге кичләр.Үрмә гөлкәй үрли, әнә,ал нурларга сузыла.Көн ачылды,якты көнкәй,узма әле, узма.Үткәрмәдем көн кайнарынизрәп, үрмә гөлдәй.Саклап йөрдем таң нурларынкүңел түрләремдә.Офыкларда шәфәкъ нуры,балкый барча төсләр!Нигә моңсу була икәншушы җәйге кичләр…
«Чәчәкләр – аланда…»
Чәчәкләр – аланда,чәчәкләр – болында.Ак канат ромашкагашыйклар кулында.
– Ярата, яратмый,яратмый, ярата…Өметле карашлариң соңгы канатта.
«Сөяме, сөймиме,сөяме, сөймиме…»Сөйгәне әйтмәгәнсүзне гөл сөйлиме?
– Ярата, яратмый,ярата, яратмый…Никадәр чәчәкләрөзелгән канатлы.
Чәчәкләр – кырларда,чәчәкләр – юлларда.Табышкан, кавышканкүп икән дөньяда.
«Хисләр болыты…»
Хисләр болытыкыя күкрәгенә тап булды,ватылды челпәрәмә.Өзелде, сибелде җиргә чын гәрәбә.Әйләнеп кайтып эзләдең,бөртекләп җыйдың тезләнеп,ә җепкә тезмәдең.Салкыннар алар, дымлылар,чыкмы бу, бәсме…Учыңда йөртәсең курынып1,кабат чәчелмәсме?
«Чәчкә хисләреңне, букет итеп…»
Чәчкә хисләреңне, букет итеп,сөйгәнеңнең аяк астынасалма, салма, дускай! Аларга бит,ялгыш булса да, бер басыла.
Саубуллашу вальсы2
Ак алъяпкычларда – ак канат,күңел оча, гүя акчарлак.Ак канат иңнәрдә, җилферди җилләрдә,күңел оча ерак җирләргә.
Аерылыр чак җитә, дусларым,сизелмәде ун ел узганы.Хуш, мәктәп, үз күрдең, яшәргә көч бирдең,канат куеп, безне үстердең.
Алда юллар, кайсын сайларга,юллар чакыра әллә кайларга:океаннар айкарга, очарга айларга,тормыш дәрьясында кайнарга…
Алъяпкычың, дустым, ак икән,ак булса да, салыр чак җиткән.Хыяллар ак җилкән, кузгалырбыз иртән,ерак юлга чыгар чак җиткән.
Җырланмаган җырлар
(Цикл)
«Саргаеп көйгәнне…»
Саргаеп көйгәнне,сөюдән үлгәннесөйлиләр борынгы бәетләр.Янсаң да, көймә син,саргаеп сөймә син,замана гаепләр.
Үткәнгә иярмә.Заманны иярлә –чабышта чыныксын йөрәгең.Юлчылар юл алыр,моңлыга җыр калыр, –кирәкле һөнәрең.
Ә җыр бит күтәрә.Авыр юл үткәндә,дәртле җыр һәрвакыт иң алда.Ул ялгыз калдырмас,арытмас, талдырмас –сагышлы җырларга инанма.