III
Мехбаза Бауман урамындагы элекке ломбард йортына урнашкан иде. Бу – шәһәрдәге иң зур, иң биек йортларның берсе. Анда кайчандыр ломбард булуын без инде белмибез – бөлгенлеккә төшкән чакта, артык киемеңне илтеп салып, бурычка акча алып тору күптән бетерелде, ләкин йортның һәр катындагы ялан кадәр заллары үзләре үк аларның кеше малын, кеше күз яшен җыяр өчен махсус ясалган булуын әйтеп торалар иде. Менә шул йортка хәзер һәр көнне Казан мех фабрикаларыннан эшләнеп чыккан «йомшак алтын» йөге-йөге белән килеп керә һәм, безнең куллардан үтеп, чит илләргә, төрле шәһәрләргә китә тора.
Мехбаза, әйткәнемчә, күптән түгел оештырылган үзенә бер мөстәкыйль хуҗалык иде. Аның үз җитәкчесе (управляющие), үз конторасы, үз штаты, үзенең партия һәм профсоюз оешмалары бар. Банк белән дә турыдан-туры үзе эш итә. Кешеләрне эшкә алу яки эштән чыгару да аның үз кулында: мехкомбинат бу очракта тәкъдим итүче, җибәрүче генә… Тагын шуны да әйтергә кирәк: мехбаза фабрикаларның әзер продукцияләрен алып торучы гына түгел, аларны чимал белән тәэмин итеп торучы да иде… Моны снабсбыт диләрме?.. Кыскасы, биреп эшләтүче һәм эшләткәнен сатып ятучы бик бай бер фирма сыман оешма иде ул. Ике йөз иллеләп кеше эшли иде үзендә…
Мехбаза яңа оешкан бер хуҗалык булгач, аның бөтен коллективы да, билгеле, яңа иде, ягъни бер вакыттарак җыеп алган кешеләрдән тора иде. Боларның бер өлеше мехкомбинаттан килгән, сайлап куелган яки билгеләнгән җитәкче кадрлар, икенче зур өлеше төрле җирләрдән чакырылган квалификацияле белгечләр һәм шуларга өйрәнчек итеп алынган яшь егетләр, яшь кызлар… Белгечләр дигәнебез мехны танучылар, мехны сортларга аеручылар, аларга бәя куючылар… Мехбазаның тоткасы алар. Нинди мех кайсы сортка керә, кайсысын экспортка җибәрергә ярый – бары тик алар хәл итә… Тагын иң кызыгы шунда: бу белгечләрнең күпчелеге, бигрәк тә бөтен каракүлчеләр Мәскәү, Ленинград тирәсеннән табып, чакыртып китерелгән мишәрләр иде… Маматов, Байтирәков, Ишмаметов, Ширинский кебек ничектер ихтыярсыздан хөрмәт уята торган фамилияләр… Болар, һичшиксез, зур осталар, кайчандыр Мәскәү фабрикантларында (мәсәлән, Ирзиннарда) һәм Ленинград аукционында эшләгәннәр, ә кайберләре элегрәк үзләре дә мех белән сәүдә иткәннәр. Хәтта аларның берсен, Ишмаметовны, Бохара әмиренең каракүлләрен чит ил купецларына сатып торучы булган дип тә сөйлиләр иде. Болар инде, иптәшкәй, каракүл нәкышләрен нәфис гарәп язуын укыгандай укый-таный беләләр. Шуңа күрә дә мехбаза аларның күбесен, һәркайсы белән аерым договор төзеп, зур хезмәт хакы бәрабәренә чакырып китергән иде.
Шунысы гаҗәп: Казан үзе борын-борыннан тире-яры, мех эшләре белән танылган шәһәр булса да, җирле татарлардан чын мехчылар юк дәрәҗәсендә аз иде. Чимал складында сарык тиреләрен сортлаучы ике татарны исәпләмәгәндә, әзер мехта эшләүче бер генә белгеч тә юк иде. Бигрәк тә каракүл танучылар. Ни өчен бу болай, булып та таралып, югалып беткәннәрме – әйтүе дә читен. Кыскасы, ул чакта чын мехчылар – мишәрләр, бу эш тулысынча алар кулында иде4.
Инде менә без, моңарчы мәче тиресе белән куян тиресен дә аера белмәгән яшь егетләр, яшь кызлар, шул мишәр дәдәйләрдән мех сортлауның нечкә серен өйрәнергә һәм тора-бара аларны акрынлап алыштырырга тиеш идек.
IV
Ләкин мин бит әле өйрәнчек кенә түгел, цех начальнигының (ул вакыттагыча әйтсәк, мөдиренең) ярдәмчесе, әлеге шул белгечләргә беркадәр баш кеше дә… Баштарак мондый хәл миңа шактый сәер, читен, уңайсыз да булып тоелган иде. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән цех ишегеннән беренче мәртәбә атлап кер, берни белмә, үзең нибары өйрәнчек кенә бул, ә шулай да ниндидер начальник кисәге булып йөр!.. Әллә ничек бер уен төсле бу… Ләкин озак та үтмичә, мин үз хәлемнең алай ук искитмәле түгел икәнлеген күрдем: минем вазифам бик гади һәм бик кечкенә иде.
Иң элек цех начальнигының үзе турында берничә сүз. Бу кырык-кырык бишләр тирәсендәге Васильев дигән бер кеше иде. Тутырып әйткәндә, Василий Иванович Васильев. Үзе бик ябык, күкрәге тар, калак сөякләре беленеп тора, ә куллары озын, авыр. Аз сүзле, сүлпән хәрәкәтле, елмаюны белми яки бик сирәк кенә, ничектер көчәнеп кенә елмая, ә эчкә баткан күзләре җирән куе кашлары астыннан зәгыйфь бизгәк уты белән янып, шул ук вакытта уйчан-хәлсез карыйлар… Беренче күргәч тә, мин бу караңгы чырайлы сөмсер кеше белән эшләве бик авыр булыр дип борчылган идем. Характеры начарга охшый, эшемнән бер дә канәгать булмас, гел гаебемне табып, тиргәп кенә торыр дип курыккан идем. Ләкин бик тиз мин бу борчылу-куркуның нигезсез икәнен аңлап алдым. Тышкы кыяфәте белән әнә шулай шомландырса да, Василий Иванович, асылда, шактый йомшак, ипле, бер эчкерсез кеше булып чыкты. Ул, бичара, бик авыру икән (чахотка кимерә үзен), һәм аның сөмсерлеге дә, сүлпәнлеге дә, күзләрендәге бизгәк уты да әнә шуңардан килә икән.
4
Сүз биредә мехны эшкәртүчеләр турында түгел, ә әзер мехны танучылар, сортлаучылар турында бара. Югыйсә мехны эшкәрткән фабрикаларда татарлардан зур гына белгечләр бар иде. – Ә. Еники искәр.