Әмин әкә бик таза гәүдәле, кызыл чырайлы, аю сыман алпан-тилпән атлап, ашыкмыйча гына йөри торган бер кеше иде. Ләкин гаҗәп шат күңелле, уен-көлке ярата торган кеше, кызыл чыраеннан бервакытта да елмаю төшми, һәм юк кына кызыктан да балаларча рәхәтләнеп, корсагын селкетә-селкетә көлеп җибәрә иде. Аннары җыр дигәндә үлә дә китә торган иде: ул үзе бер көй, бер авыз җыр белми, әмма инде кеше җырлаганны эреп, чөчеп дигәндәй көне буе тыңларга да әзер. Күршесендә өйрәнчек булып эшләүче Бибинур исемле кызны да ул һаман: «Канатым, яле берсәк кенә, ваты минем өчен генә «Алиябану»ны күләп ал!» дип кыстап кына тора. Кыскасы, беренче карашта Әмин әкәне чынлап кайгыра да, борчыла да, хәтта кәефсезләнә дә белмәгән гаҗәеп ваемсыз, пошымсыз бер кеше диярсең!.. Һәм шушы кеше, әйткәнемчә, безнең мехбазаның иң зур белгече иде. Баш белгеч. Мәсәлән, үзе кебек оста белгечләр тарафыннан экспортка әзерләнгән каракүлләрне ул управляющий белән «Главпушнина» вәкиле алдында яңадан бер карап уздыра, һәм аның кулыннан узган мехларның берсе дә инде кире әйләнеп кайтмый иде.
Аның янында эшли башлагач, мин башта бик аптырый идем: өстәлдә өелеп яткан каракүлләр минем өчен барысы да бертөсле, ничек итеп аларны бер-берсеннән аерырга – һич акылым җитми иде. Ә ул шул каракүлләрне, бизәкләренә карап, уналты, унсигез төрлегә аерып сала да һәркайсының ишен табып, өсти генә бара. Бик нечкә эш бу… Каракүлдәге бизәк шәкелләрен, бердән, аера, икенчедән, ишен таба белү өчен, ничек дим, рәссам күзе кирәк. Әмин әкәдә нәкъ менә шундый күзләр булган инде, күрәсең!..
Мишәр абзыйларның бүтәннәрен баштарак мин аерып бетә алмыйча йөдәдем. Аларның кайсысы Ариф абзый да кайсысы Алим абзый – аптырабрак калгалый идем… Ничектер яшьләре белән дә, буй-сыннары, хәтта характерлары белән дә алар барысы да бертөслерәк иде. Барысы да диярлек кырык-кырык бишләр тирәсендә, эре-тазалар, басынкы-салмаклар… Биредә шуны да әйтеп китәргә кирәк: минем элегрәк мишәргә карашым ни сәбәптәндер бик үк шәптән түгел иде. Ләкин, бергә эшли башлагач, бу карашның никадәр хата булуын бик тиз аңладым. Яман белән яхшы һәр милләттә, һәр кабиләдә була ул, берьяклы гына хөкем итү һич тә ярамый икән… Минем янымдагы мишәрләр исә барысы да диярлек бик әйбәт кешеләр иде. Ничектер менә бөтенесенә дә бер үк дәрәҗәдә хас булган тыйнаклык һәм әдәплелек бар иде аларда. Үзләренең шул каты телләре белән йомшак кына сөйләшәләр, берәүгә дә тупас кагылмыйлар, бервакытта да кычкырышмыйлар, киресенчә, бер-берсенә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торалар. Гомумән, бик бердәм халык. Ихтимал, бу кадәресе аларның гел читтә, читләр арасында эшләп йөрергә мәҗбүр булуларыннан килә торгандыр инде.
Мишәрләр, гадәттә, бик әче, бик әшәке итеп сүгенергә яраталар дип ишеткәнем бар иде, ләкин минем бу дәдәйләремдә андый нәрсәнең эзе дә юк иде. Тик кәефләре бик кырылган чакта гына, «явыл»5, «сатана», «брамат» дип кенә җибәргәлиләр иде. Олы кешеләр, алама сүзгә өйрәнмәгәннәр.
Эшкә килгәндә алар бик дисциплиналы халык, бик гаделләр, бик күндәмнәр, сменага һәрвакыт яшьләрдән алда киләләр һәм, звонок булганын да көтмичә, аерылып торган китапларына тотынган шикелле, тизрәк каракүлләренә ябышалар иде. Эшләрен бик яраталар һәм безне дә чын ихластан өйрәтергә тырышалар иде.
…Мишәрләрдән бер коммунист та бар иде. Вафа Янбулатов. Утны-суны кичкән, бик үткен, бик башлы егет… Алдарак күргәнсеңдер, ул минем бүлмәдә бер ай ярым чамасы торып та киткән иде. Ләкин Вафа үзенең үткәне белән дә һәм хәзерге вакыттагы эше белән дә бездәге мишәрләрдән шактый аерылып тора иде. Ул барысыннан да яшь, Кызыл Армиядә хезмәт иткән, Урта Азиядә басмачыларга каршы сугышып йөргән һәм шунда партиягә дә кергән булса кирәк. Аннары бездәге мишәрләрнең күпчелеге әзер мехта (мехбазаның үзендә) эшләсәләр, Вафа Пләтәндәге чи тиреләр складының мөдире булып эшли иде. Шуңа күрә аңа үз токымнары белән артык аралашып йөрергә туры да килми иде…
Мишәрләр турында тагын нәрсә әйтәсем калды?.. Алар ике-өчесе бергә, Суконныйдагы берәр апаның бүлмәсенә кереп, шунда үзләре чиратлашып пешергән уртак казаннан ашап, эшкә йөрүдән башканы белмичә, тыйнак кына торып яталар. (Җәяләр эчендә генә әйтим, алар мишәрчә итне бик мул салып, ашны бик тәмле пешерә торганнар иде…) Барысының да диярлек семьялары Рәзән-Касыйм тирәсендәге авылларда – болар исә алган хезмәт хакларының күп өлешен шул семьяларына җибәреп торалар. Элек-электән үк шулай килгән инде: үзләре каядыр читтә, еракта эшләп яки алыш-биреш итеп йөргәннәр, ә хатыннары, бала-чагалары белән, болардан килгән акчага үз авылларында тук, тыныч кына яши биргәннәр. Йорт-җирләре, сизүемчә, таза-бай булырга тиеш.