– Йә, йә, мин уйнап кына… Син бит монда начальник кеше, үзебезнең кеше, вәт мин сиңа дусларча әйтәм: син ул мишәрләргә бик ышанып бетмә, күзеңне ачыбрак кара, беләсең хәзерге вакытны.
– Минем аларга ышанмаска хакым юк.
– Белмисең әле син бернәрсә дә, белмисең, – ди, бу сузып кына.
– Барысын да яхшы беләм, ләкин син, Рәҗәпов, кычытмаган җирне кашып йөрисең, менә шул.
– Шулаймы?! Ярый, без моны син әйткәнчә теркәп куйыйк. Соңыннан кемнеке кычыта башлар, күрербез.
Минем аңа отыры саруым кайный, кырт кисеп кенә үзенә: «Бар, кит моннан…» – дип әйтәсем килә, ләкин ул, шуны үзе үк сизгәндәй, китәргә ашыга һәм, ике арадагы күперне сакларга теләгәндәй, иптәшләрчә генә әйтеп китә:
– Вабщем, бүдәнә сугыштырмыйк әле без, парин, син миңа, мин сиңа кирәк булырбыз. Ә пока!
Баштарак аның миңа шулай каты гына бәрелүе берничә тапкыр кабатланды. Ләкин минем бер дә курыкмыйча нык торуымны күргәч, егет шактый йомшарды. Хәтта дуслык та күрсәтә башлады. Яхшатланып, үз итеп, минем бүлмәгә дә килеп йөрде. Ашап-эчеп утырган чаклар да булды. Билгеле, мин дә аңа кырын тормадым. Бергә эшләгән иптәш үзе теләп якыная икән, нигә аңардан качарга яки нигә аны тибәргә?.. Яшьлек, үзең беләсең, читләшүдән бигрәк якынаерга, дуслашырга ярата. Аннары аның белән бергә утыру да күңелле булып кала торган иде. Ул чыкылдап торган Казан егете, сүзгә дә бик җор, Акком астының6 жаргон-әйтемнәрен сибә генә. Һәм яңгыравык тавыш белән матур гына җырлый да. Шушы яклары өчен булса кирәк, мин аңа шактый ияләшеп тә киткән идем. Әмма шулай да чын ихлас дуслык безнең арада урнаша алмады. Нигәдер менә күңел дигәнең ышанып бетми иде бу кешегә һәм тикмәгә генә булмаган икән ул.
VII
Югарыда әйткәнемчә, безнең цехта әлеге каракүлче мишәрләрдән башка, шуларга өйрәнчек итеп куелган күп кенә яшьләр эшли иде. Ә аларның яртысы диярлек кызлар иде. Менә шул кызларның берсе белән… Хәер, бу хакта сүз башлаганчы, мин үз хәлем турында әйтеп бетерим әле.
Цехтагы яшьләр арасында мин яшькә дә олырак, уку-белем ягыннан да өстенрәк идем. Шуның белән бергә, цех начальнигының ярдәмчесе дә. Ә бу нәрсә инде мине башкалардан аерыбрак куя, миңа инде начальник итебрәк карыйлар. Минем кечкенә генә булса да властем бар, бүтәннәргә куша, боера алам, зур гына хөрлек белән дә файдаланам – йөрим, карыйм, тикшерәм. Кешеләр миңа йомышлары, зарлары, үтенечләре белән киләләр… Цех начальнигына әйтәсе сүзләрен дә күбрәк минем аша җиткерәләр, чөнки Васильев агайның миңа ышанганын күреп торалар.
Карт белгечләр белән дә, яшьләр белән дә минем арам, гомумән, яхшы иде. Яшьләр өчен мин – үз тиңнәре кебек үк дияргә була, ә мишәрләр миңа «үзебезнең татар малае» дип карыйлар иде. Әлбәттә, мин моның белән барысына да бертигез ошый идем, барысы да миннән бик канәгать иде дип әйтергә җыенмыйм. Бервакытта да алай булмый ул. Эчләреннән көнләшүчеләр дә, яратып бетермәүчеләр дә булгандыр, һичшиксез, булгандыр… Моңа бер дә искитәргә ярамый – коллективта бит кырык төрле кеше. Мин үзем дә һәркемгә бер үк дәрәҗәдә ошарга, ярарга тырышмый идем – тырышсаң да ничектер булдырып булмый аны… Тик шуны гына әйтәсем килә: цехта эшләгәндә, миңа берәү белән дә дошманлашырга, ачыктан-ачык бәрелешергә туры килмәде.
Инде хәзер яңадан теге кызларга кайтыйк. Әйе, безнең цехта кызлар күп иде. Һәм озак та үтми, шул кызлар арасыннан берсенең миңа шактый игътибар итүен сизә башладым. Минем буем-сыныммы, укыган егет булуыммы, әллә начальник кеше булып йөрүемме кызның күңелен җәлеп иттеме икән, белмим, әмма ул, миңа очраганда, күзләрен тутырып, озаграк итеп карый иде, янына килеп сөйләшкәндә дә, күзләремә туры карарга тырышып, сөйкемле елмаеп һәм бик теләп сөйләшә торган иде. Хәтта яныннан китеп баргач та, мин аның артымнан карап калуын сизә идем. Бу бит башка берәүгә дә түгел, ә миңа гына! Мин моны тоймыйча, моңардан беркадәр исереп китмичә кала алмый идем, һәм, билгеле, минем дә аңа игътибарым көннән-көн әкренләп көчәя бара иде. Ул кыз Ариф абзый Байтирәковта өйрәнчек булып эшли. Исеме аның Хафаза иде.
Моңарчы кызлар белән танышып, яратышып йөрүдә минем тәҗрибәм бик аз иде әле. Укыганда, үзең беләсең, кыен эш ул. Дөрес, әле берәү, әле икенче белән дигәндәй, мавыгып киткән вакытларым булгалады. Озата барулар да, капка төбендә суыктан таптанып торулар да, көчләп кочарга, үбәргә азапланулар да булмады түгел, булды. Ләкин эш тиз сүтелә торган иде. Әлеге шул студент хәерчелеге – өс-баш хөрти, кесәдә акча юк, акча булмагач, кызыңны теләгән җиргә илтеп тә, күпме-азмы сыйлап та булмый, шуннан тотасың да кулыңны селтисең! Боерган булса, укып бетергәч, боларның барысының үчен алырмын әле дип, үз-үзеңне юаткан буласың. Шулай ул ярлы студент хәле – мәхәббәтен дә, бәхетен дә кичектереп торырга мәҗбүр.
6
Казанның татарлар гына торган бер урамы. Сазлык урында. Хәзер урам үзе дә, сазлык та бетерелде. – Ә. Еники искәр.