Выбрать главу

Бик озак бардык без ул Ташкентка, – җүләр әйтмешли, әллә ике атна, әллә өч атна. «Икмәкле шәһәр»нең юлы ай-һай озын, ай-һай авыр икән лә. Самара станциясеннән ычкына алмыйча, ничә көн җәфаландык. Галәмәт зур, биек вокзал эче ачлыктан качып баручы, бетләп беткән сәләмә агайлар, хатын-кызлар, бала-чагалар белән шыгрым тулы. Аяк басар урын да юк. Шунда мин беренче тапкыр кешенең җан биргәнен күрдем. Абыйның чемоданы өстендә бөрешеп кенә утырып тора идем, миннән нибары ике-өч адымда гына таш идәндә чалкан сузылып яткан бер рус карты, биек түшәмгә каерылып карагандай, әллә ничек тагы да сузыла төшеп, сакаллы ияген кинәт-кинәт кенә бер какты, ике какты да тынып та калды. Шунда ук күзләре аларып, артка таба киткәндәй булды… Нишли икән бу дип, аптырап, куркынып тора идем, ул да булмый, янында утырган марҗасы: «Үлде!» – дип чырылдап та җибәрде… Ләкин аның бу ачы тавышы, коега төшкән таш кисәгедәй, гөж-ж итеп улап торган вокзал эчендә юньләп ишетелмичә дә калды. Борылып караучы да булмады. Мәхшәр! Җылаш-талаш, акыру-бакыру, бәрелү-сугылу – кая монда кеше үлде дип аяк астына карап тору?! Тик минем генә миемдә уелып калды рус агайның соңгы тапкыр ияк кагуы… Озак газаплады ул мине…

Әмма Ташкент үзе безне чалт аяз күге, җылы кояшы белән каршылады. Кыш бит, ә нинди җылыкай! Икмәге авызыма эләккәнче, шушы сары майдай җылысы минем ачтан кибеп күшеккән тәнемне рәхәтләндереп, эретеп җибәрде. Гүя кояш эчемә үк кереп оялады, атна буенча мин шуны гына тоеп, шуңа гына сөенеп йөрдем.

Аннары бераздан абый мине приютка, Рәсәйдән килгән ач балалар йортына урнаштырды… Монда алабутаны түгел, арыш ипиен дә белмиләр, ашаганыбыз – ап-ак калач та дөге боткасы. Өрек, йөзем, шыпталы. Өстә ак бүздән күлмәк-ыштан, башта – дупы (үзбәк түбәтәе)… Торган җиребез тәбәнәк дувал белән әйләндереп алган зур җимеш бакчасы – чылтырап арыклар ага, түгәрәк һәүзләр7 елтырап ята… Бөтенләй икенче дөнья!.. Бер кызык искә төште әле: кайчандыр Бохара әмиренә: «Галиҗәнап, фәлән илдә халык ачлыктан кырыла», – дип әйткәч, әмир, бик гаҗәпләнеп: «Нигә соң ул халык пылау ашамый икән?» – дип сораган, имеш. Белмим, аның үз халкы пылау гына ашап тордымы икән?.. Һәрхәлдә, әмирне куганнар. Менә мин дә хәзер шуның гөл багында яшим төсле… Кемгә рәхмәт әйтергә – абыйгамы, үзбәк халкынамы, Совет властенамы?.. Әмма аңлый төшкәч, мин бу рәхмәтнең иң олысын әүвәл үзебезнең властька, Совет властена, аннары киң күңелле үзбәк халкына йөрәгемдә саклап йөрттем… Хәер, бер мин генәме соң бу рәхмәтне йөрәгендә саклап йөртүчеләр?!

Мин инде приютта торганда күргән һәртөрле авырлыкларны, ямьсез якларны искә төшереп, сөйләп тормыйм. Җылы якта да бит гел аяз, кояшлы көннәр генә булып тормый – сөякләргә үтәрлек салкын томанлы, җепшек көннәр дә булгалый. Шуның төсле, кырык ата баласы җыелган җирдә дә төрле хәлләр – талаш-ызгышлар да, сызланып рәнҗүләр дә, хаксызга түгелгән күз яшьләре дә – һәммәсе дә булып торды. Ләкин адәм баласы, гадәттә, начарын онытырга, яхшысын гына хәтерендә сакларга ярата… Иң мөһиме шул: безне сакларга, укытырга, кеше итәргә тырыштылар.

Ике ел чамасы вакыт үткәч, буй җиткән үсмерләрне, приюттан чыгарып, төрле җиргә эшкә яки уку йортларына урнаштыра башладылар. Шул чакта мин илгә кайтып китәргә булдым. Абый да каршы килмәде – ул үзе дә әле өйләнмәгән, күбрәк командировкаларга йөрүче ялгызак бер кеше иде. (Соңыннан минем абый, ниндидер икееллык курслар бетереп, юрист булып китте.) Кыскасы, Ташкент бик әйбәт, пылау да бик тәмле, әмма авылны, өйне, әнине шулкадәр сагындым, күземә берни күренми башлады.

Өс-башны яхшы гына бөтенәйтеп, шактый гына тансык күчтәнәчләр төяп, җәй башында кайтып төштем мин үзебезнең Япанчыга… Авыл, авыл… нинди тын һәм нинди буш!.. Әллә ничек сәер генә. Искерә дә төшкән, чүгә дә төшкән, боега да төшкән кебек… Ишек-тәрәзәләре кагылган өйләр яки бөтенләй бушап калган ихаталар да очрый – ачлык елның галәмәтедер инде бу… Ә шулай да никадәр таныш, никадәр якын ул миңа!.. Ник бер генә капкасы, бер генә агачы, бер генә сукмагы онытылсын!

Бу ике елда мин буйга бик үсеп киткәнмен, ахрысы, – әнкәй дә кечерәйгән, апай да кечерәйгән, хәтта өйалды ишегеннән дә бөкрәебрәк керергә туры килә. Ә авылдашлар танымыйлар да: «Бәй, синмени бу, Хәбиб? Прәме егет булгансың, малай!» – диләр. Егет инде, егет, тик тавыш кына ныгып җиткәне юк әле, еш кына сынып киткәли, бигрәк тә көлгәндә «күкле-зәңгәрле» тавышлар чыгып куйгалый.

вернуться

7

Һәүз (хәүзә) – күл, бассейн.