Выбрать главу

Әлбәттә, мин аларны нәрсәгә дә булса ышандырдым, үзгәрттем дип һич уйлый алмыйм, чөнки, Тукай әйткәнчә, шигырь (бу очракта – сүз) башка да, дөньяны әйләндергән чыгыр башка!.. Һәркайсы үзенең ниндидер ихтыяҗы, ниндидер зары белән килгән булса, шуларны үзе белән, бүреге эчендә кире алып та китте… Шуңадыр инде минем күңелдә авыр бер төер утырып калды, һәм бу төер миңа тынычлык бирми башлады.

Мин колхоз председателе Хәйрүш абзый белән сөйләшеп карарга булдым – барыбер аның янына кереп, күрешеп чыкмыйча ярамас. Алдан шуны әйтим: минем әнкәй салкын тидерүдән үпкәсе шешеп авырган булган. Ул чакта бу күпләрне теге дөньяга алып китә торган хәтәр авыру иде. Ләкин, бәхеттән, мин кайтканда, әнкәйнең кризисы узган, эш әкрен генә юнәюгә таба борылган иде. Әмма шулай да мин, берничә көн бер яры да чыкмыйча, гел аның янында булырга тырыштым. Аны өзлегеп-нитеп китүдән сакларга кирәк иде. Бер җирдән дә салкын-мазар үтәрлек булмасын дип, урынын да түр сәкенең тәрәзәдән ераграк почмагына күчердек, чаршау да кордык, әйләнәсенә өстәп ястык-мендәрләр дә салдык. Ярый әле, күрше авылдан кече апай да кайткан иде, ул авыруның төрле ихтыяҗларын үтәсә, мин аның аяк очыннан китмичә, әледән-әле пульсын капшап, кул сырты белән температурасын чамалап, бигрәк тә гел кибеп барган иреннәренә шикәрле җылы чәй эчереп тордым. Ул елларда хәзерге антибиотикларның берсе дә юк – кеше авыруны күбрәк үзе генә җиңә ала иде. Чыдам, сабыр, арык кына гәүдәле әнкәйнең моңа көче җитте – берничә көннән күзләре ачылды, сөйләшә башлады, әз-мәз генә тамагына каба башлады. Без дә апай белән бер иркен суладык – иншалла, куркыныч үтте шикелле… Ул арада минем китәр көнем дә килеп җитте.

Иртәгә китәм дигән көнне мин колхоз идарәсенә барырга чыктым. Авылны кар баскан, койма-читәннәрнең өстеннән үк калын көрт, тик капка аллары гына кереп-чыгып йөрерлек итеп көрәлгән, сукмаклар беткән – урам уртасындагы чана юлыннан гына барып була. Көн кояшлы, карга баткан авыл өсте гаҗәеп киң, иркен, якты, юл буйлап күксел табан эзе тонык кына елтырый, кыек читләрендә беренче тамчылардан сузылган бармак буйлык кына «сөңгеләр» җемелди, кайбер морҗалардан төтен тузгый, ишегалларында кояшка чыккан арык сыерлар күзләрен йомып, ялкау гына күшәп торалар, бер абзар түбәсеннән икенче абзар түбәсенә чыпчыклар фырлап очалар… Әле бу капкадан, әле теге капкадан чыгып киткән яки кайтып кергән берәр кара бишмәтле апай яки сары тунлы агай күренеп кала, ләкин каршыма туры гына берәү дә очрамый… Менә шушы карга күмелеп, әкрен генә кымшанып, сулап яткан тын, якты авыл өстенә карап, булачак очрашу турында уйланып барам.

…Хәйрүш абзый. Безнең Япанчыда колхоз оештыруны башлап йөрүчеләрнең иң беренчесе һәм колхозның беренче председателе – ничек каршы алыр икән ул мине? Ул да мине, мин дә аны беләм. Шахтёр, коммунист кеше. Аның атасы Челән Хөснулла авылның бер ярлысы иде. Җиргә артык ябышып ятмыйча, күбрәк Идел буена китеп, крүшник8 булып йөрде. Аты булмады, йорт-җирен рәтләп карамады, ләкин акча төшереп кайт- кан чакларында синкедән9 генә пешергән ак күмәч ашады. Ни өчендер минем әткәй мәрхүмне ярата иде, кайтты исә, муллага бармыйча, әчмуха чәен, бер кадак шикәрен күтәреп, безгә килә иде.

Хәйрүш абзый да әтисе эзеннән китте. Егет дип әйтерлек яшькә җиткәч тә, шахталарга китеп йөри башлады. Әле дә күз алдымда аның шахтадан кайткач, ялт иткән кара итек, кара чалбар, сары сатин күлмәк киеп, билен өч каптырмалы киң березент каеш белән буып, урам уртасыннан бик фырт кына үтеп китүләре. Корыч чыбыктай нык сеңерле, какча, җыйнак кына егет иде, усал-кыю да булган дип әйтәләр. Чынлап та, бер кайтуында ул Югары оч Шәмсетдин картның Рәхимә исемле кече кызын качырып кына үзе белән алып та киткән иде.

Егерме бишенче-егерме алтынчы елларда Хәйрүш абзый әтисенең иске куышы урынына менә дигән алты почмаклы, такта түбәле йорт салдырып керде. Авылда бер йорт! Моңа исләре китүчеләр дә күп булды. Хәер, ул елларда шахтага йөрүчеләр акчаны бик мул төшерәләр икән дип сөйлиләр иде. Бигрәк тә өйләнәсе егетләр, бер-ике кыш барып эшләп кайтсалар, йә ат алалар, йә бура торгызалар иде. Шуның өстенә әле үзләре белән сандык-сандык чүпрәк-чапрак та төяп кайталар. Минем әнкәйнең дә сукранып миңа: «Шул хәерче Казанга киттең дә баттың, әнә шахтага йөрүчеләр, ичмасам, баеп кайталар», – дип әйткән чаклары булгалады…

вернуться

9

Синке – иләнгән он.