Менә безнең территориядә дә эш әкренләп сүрелә башлады, машиналарның килүе шактый кимеде, аннары зуррак начальниклар да китеп беттеләр. Бу инде яхшы фал иде. (Димәк, эшнең кызуы алга күчте дигән сүз.) Дөрес, машиналар һаман әле килгәләп тора, ләкин безне борчымыйлар иде инде. Шулай итеп, без яңадан үзебезнең төп эшебез – каравыл хезмәтендә генә калдык һәм тынычланып, нормага кереп дигәндәй, солдат кешесенә хас көндәлек ашау кайгысы, йокы кайгысы белән генә яши башладык.
Ашау дигәннән, безнең казахлар теге килгән чакта утарлар тирәсендә күренгән сарыкларны бер дә исләреннән чыгармаганнар икән. Шуны әйтергә кирәк, сухой паёкны алар, гомумән, яратмыйлар, ирексездән көчләнеп кенә ашыйлар, ә шпикны инде бөтенләй авызларына да алмыйлар. Үзебезнең Россия җирендә торган чакта, әгәр якын-тирәдә генә авыл булса, аларның кайберләре, шул шпикны чүпрәккә төреп, авыл арасына чыгып китә иде дә берәр марҗадан бәрәңгегә яки сөткә алмаштырып кайта иде. Ничә тапкыр лейтенант үзләрен шуның өчен эт итеп тиргәде. Ләкин казах гаеплемени, нәфсе аның борын-борыннан ашап өйрәнгәнне сорый, йортына кермәгән чучканы ничек ашасын ул?! Ә монда әнә сөйкемле куйлар утлап йөриләр…
Һәм менә беркөнне землянка алдындагы тар өстәл әйләнәсендә чәй эчеп утырган чакта, Байәхмәтов, шул сөйкемле мәхлукны кинәт кенә исенә төшергәндәй, миңа әйтә куйды:
– Анау латышның берәр куен алып суйганда жаксы булыр иде, ә, җулдаш сержант! Казан асып, казахча бер мәҗлес кылып утырыр идек, ни дисез шуңа?
– Ни әйтим, Байәхмәт әкә, бик хуп күрәм мин бу эшне, – дидем мин дә, аны-моны уйламыйча гына.
Казахлар бердәм җанланып киттеләр:
– Һа, сержант – үземезнең нугай, казахның җоласын беләде гой!
Акшалов бөтенләй сикереп үк торды:
– Эш нидә? Тотарга да алырга латышның куен…
– Ничек итеп?
– Сатып, сержант! Сатып…
– Сатыр сиңа! Тот капчыгыңны!
Байәхмәтов тагын ашыкмыйча гына үз сүзен кыстырып куйды:
– Мондагы латыш частный адәм! Частный адәм сата ул, бәһасеннән генә тормаска кирәк.
Мин моңарчы бу сөйләшүне бары уенга гына алып утыра идем. Гадәттәге бер хыяллану дип кенә… Ә хыяллану – куй турында да, кирәксә, кыз турында да – солдатка бик килешә ул! Ләкин Байәхмәтнең соңгы сүзләрен ишеткәч, мин бераз сагая калдым: әллә болар, чынлап та, латыштан куй алып суймакчылар инде?! Кара син аларны!.. Әмма ләкин мондый эшнең булуына ышануы бик читен бит әле. Кем йөри аның артыннан, кем рөхсәт итә аны безгә?.. Аннары мондагы халыкны да без яхшылап белмибез әле. Дусмы-дошманмы дигәндәй, ниндирәк кешеләр алар?.. Бәлки, ул хутор иясе безгә куен түгел, чебешен дә сатмас. Шуңа күрә мин, бары кул селтәп:
– Булмас, юлдашлар! – дидем. – Юкка нәфесегезне сузмагыз!
– Уй-бай, нигә булмас?! – диештеләр казахлар, бик гаҗәпләнеп.
Ә моңарчы дәшмичә хәйләкәр генә елмаеп утырган Дорды кинәт минем алдыма ук торып басты:
– Булмас дисеңме, сержант?.. Менә сиңа кара сакалым, иртәгә үк мин синең алдыңа куйның башын табакка салып китереп куям! Инанасыңмы?
– Ай-һай, Дорды әкә! – дидем мин, көләргә итеп. – Кем генә бирер икән соң сиңа куй башын?
– Латыш үзе китереп бирер! Инанасыңмы, юкмы? Әйт, инанасыңмы?
Мин, икеләнебрәк:
– Юк, ышанмыйм! – дидем.
– Алайса, жирәбә тартабыз! – диде ул, миңа кулын сузып. – Мин оттырсам, сиңа… бер «мәскәүский»! Булдымы?
– Ә мин оттырсам?
– Синнән дә «мәскәүский»!.. Сүз бәйләдекме?
– Хуп мәйле! – дидем мин, аның сузган учына сугып. – Ләкин белеп тор, Дорды әкә, әгәр дә мәгәр латышны рәнҗетсәң яки куен урлап алсаң, башың штрафнойга китәчәк!
– Бу ниткән сүз?! – диде Дорды, кинәт караңгыланып. – Кодай сакласын андый эштән! Әйттем гой латыш куен үзе апкилеп бирер дип.
Һәм ул, тынычланыр өчен, кесәсеннән кечкенә шешәсен чыгарып, тел астына насваен10 салды да бер читкәрәк китеп барды.
Әнә шулай бетте бу уйламаганда гына килеп чыккан сүз. Ә безнең бәхәс чын булдымы, әллә юри генәме – мин моңа ышанырга да, ышанмаска да белмәдем. Ярый, көтеп карарбыз… Ләкин шуны әйтергә кирәк, Дорды утны-суны кичкән, бик үткен, бик хәйләкәр казах иде. Иң элек ул картада искиткеч оста уйный белә иде. Казахтан картёжник! – башта бу минем өчен һич көтелмәгән бер яңалык булды. Әле кемнәр белән уйный диегез?.. Бары капитан, майор, подполковник кебек зур чиннар белән генә, чөнки алар үзләре буш вакыт табып картага утырдылар исә тизрәк Дордыны чакыртып алалар. (Невель янында торган чакта минем үземә аны, лейтенант кушуы буенча, посттан бушатып, начальниклар җыелган землянкага җибәрергә дә туры килгәләде.) Һәм кем белән генә уйнамасын, Дорды ул кешене чишендермичә калмый иде шикелле. Моның сере нәрсәдә? Хода белсен, ләкин казахларның шыпырт кына әйтүенә караганда, аның бармаклары картаны «күрә», имеш!.. Һәрхәлдә, бернәрсә ачык билгеле – Дорды акчалы кеше, аның зур яулыкка урап, гимнастёрка астыннан биленә бәйләгән утыз-кырык мең сум акчасы гел янында йөри, диләр.