Выбрать главу

Кыскасы, лейтенант Кулибаев белән казах солдатлары арасында, ничек дим, милли якынлыктан туган әнә шундый бер каршылык яшәп килә иде. Бу каршылык күп вакытта үзен сиздерми дә кебек, ләкин кайчагында кискен генә бәреп тә чыга иде.

Менә хәзер нәкъ шундый хәлнең булуы бик мөмкин. Казахларның аңа әйтмичә куй алып йөрүләрен белсә, ул моны, һичшиксез, үзе белән санлашмау дип караячак һәм кызган баштан бер сүз белән тегеләрнең эшен өзәчәк! Яшь командир өчен куйдан да битәр абруй кыйммәтрәк.

Димәк, Дордының ялварып соравына колак салмыйча да булмый. Алларына килергә торган ризыктан аларны мәхрүм итү ярамастыр инде. Нишлисең, минем кебек сержант кешегә кайчак шулай командир белән солдат арасында буфер хезмәтен дә үтәргә туры килә.

– Ярый, Дорды әкә, – дидем мин, ниһаять, – лейтенант белән сөйләшеп карармын.

– Һай, чырагым, рәхмәт сиңа!..

– Тукта, рәхмәтең белән ашыкмый тор әле син… Әйтеп беткәнне көт. Әгәр мин казахлар үзләре өчен куй алалар дип әйтсәм, лейтенант, мөгаен, моңа риза булмас…

– Нигә, ни кылып?.. Безнең хакыбыз юкмыни?.. Без үз акчабызга алабыз гой!

– Хакыгыз бар, мәсьәлә анда түгел… Мәсьәлә менә нәрсәдә: сез, әйтик, биш-алты казах, аяк бөкләп, куй ашап утырганда башкалар нишләрләр икән? Иреннәрен ялап торырлармы?

– Уй-бай, – диде Дорды, бик гаҗәпләнеп һәм борчылып. – Син, чырагым, казахның җоласын белмәйсеңме?.. Казах куй суеп, казан асса, берәүне дә өлешсез калдырмый ул… Безгә бер табын корып утыру җитәде гой!

Шулай итеп, казахлар мине бу эшкә күндерделәр. Инде мин үз нәүбәтемдә командирны күндерергә тиешмен. Моны эшләп булыр кебек, чөнки лейтенант Кулибаев белән теләсәм нәрсә турында бер дә курыкмыйча сөйләшергә хакым бар, сөйләшә алам һәм үз сүземне үткәрә алуыма да ышанам. Тик аның характерындагы кайбер четерекле нечкә якларны гына истән чыгармаска кирәк. Һәрхәлдә, башта ук аны өркетмәс өчен әзрәк кенә хәйлә кормыйча да булмас.

Бүген лейтенант, склад начальнигы белән каядыр китеп, шактый вакыт югалып торды. Кичке разводтан соң землянкага кайтып керсәм, ул да кайткан, итеген, каешын салып, такта тапчанга чалкан сузылган иде.

– Сәлам, лейтенант! – дидем мин, – күп тәпиләгәнсез, ахрысы?

– Булды бераз.

– Кайларда йөрдегез?

– База начальнигында булдык.

– Йә, ниләр ишеттегез?

– Хәбәрләр күп, – диде лейтенант, миңа таба сул ягына борылып. – Әнә бүгенге сводканы алып кайттым, карагыз. Солдатларга да укырсыз.

– Була ул…

– …Фронт һаман алга тәгәри. Безнең армия дә Литва җиренә кергән икән инде… Шул кызулык белән барсалар, анда Германиянең үз җиренә – Көнчыгыш Пруссиягә дә ерак калмый. Сизәсеңме эшләрне?

– Сизмәгән кайда инде!

– Менә шулай… Чәй эчәсе иде бит, сержант!

– Хәзер булдырырбыз аны, лейтенант! – Мин ишекне ачып кына, Акшаловка чәй китерергә куштым. – Алайса, без дә тиздән кузгалабыз?

Лейтенант көттеребрәк җавап бирде:

– Безне тиз генә кузгатмаслар, ахрысы.

– Нишләп?

– Монда, әнә, күрәсең, тау чаклы боеприпас өелеп ята. Аларны хәзер күчереп торырга вакыт та юк, аннары транспорт та җитешми. Барлык автобатларны алга куганнар. Шулай диде подполковник Агеев… Хәзер эшелоннарны да монда бушатмыйча туп-туры передовойга таба куалар. Анда инде яңа кыр складлары оештырылган…

– Ә рота кайда?

– Рота да безне күптән узып киткән.

– Без генә койрыкта торып калганбыз икән, кызганыч!

– Хафа булма, сержант, безгә дә чират җитәр. Әллә сугышны шушында бетерербез дип куркасыңмы?

– Юк, анысы өчен курыкмыйм, лейтенант! Ләкин, үзең беләсең, армия алга ыргылган чакта, аңардан бер дә торып каласы килми бит. Аннары бер урында озак яту да туйдырып бетәде гой, сезнеңчә әйтсәк… Менә бу хәбәрләрне безнең солдатлар ишеткәч, аларның да кәефләре бозылачак, рухлары төшәчәк. Солдатның бит бөтен хыялы алга бару, бары тик алга бару, шулай түгелме?

– Анысы шулай инде, – диде лейтенант, җиңел генә сулап.

Акшалов безгә калай чәйнек белән чәй кертеп куйды.

– Карале, Акшал, – диде лейтенант аңа, – син ужынга берәр нәрсә таярлыйсыңмы11?

– Таярлап ятам, җолдаш лейтенант!

– Нәрсә инде ул?

– Тары боткасы.

– Алай икән. Маең бармы соң?

– Мае эчендә. Концентраттан гой!

Алар сөйләшкән арада, мин снаряд ящигыннан гына корылган кечкенә өстәлгә эмаль кружкаларны һәм бөрмәле янчык белән шакмак шикәрне куйдым. Шикәр гадәтенчә бик дымлы иде. Лейтенант, торып, ялангач аякларын салындырып, тапчан кырыена утырды. Акшалов чыгып киткәч тә мин бернинди кереш сүзсез туп-туры аңа әйттем:

– Беләсеңме, лейтенант, менә бу якын-тирәдәге хуторлардан куй сатып алырга була икән.

– Куй? – диде лейтенант, бал капкандай киң битен бик төче җыерып. – Куй! Булмас ла! Кайдан ишеттең?

вернуться

11

Таярлау – әзерләү.