Выбрать главу

Казах агайларның әңгәмәсе бүленеп торган икән, мин утыргач та яңадан шуңа күчтеләр. Сүз ашау мәсьәләсе турында барган, ахрысы.

– Йә, сөйләп бетер, Дорды! – диде Шанаев. – Ризык хакында нидер әйтмәкче идең…

– Ә, ийе, – диде Дорды, селкенгәләп. – Кай төштә бүленеп калдык әле?..

– Госпиталь дип башлаган идең гой!

– Тугры… Менә шул, бу ротага килгәнче мин бераз вакыт үзем яткан полевой госпитальдә эшләп алдым. Зур гына бер урыс авылында торабыз. Көн дә пирдавайдан12 атларда, машиналарда яралыларны китерәләр, без шуларны нәсилкә белән өйләргә ташыйбыз… Авыр эш димәс идем, әмма җанга бик тия торган эш. Аннан-моннан гына марля ураган, кан саркып торган нинди генә яралыларны күрмисең анда!.. Күбесен алып керү белән өстәлгә салабыз. Духтырлар, кассапчыдай, кулларыннан пычакларын төшермичә, ярып-кисеп кенә торалар… Каннан, үле истән тамакка тәмам ризык үтмәс булды, бушаган арада бары кайнар чәй генә эчәбез… Ләкин беркөнне шулай яралылар килгәч, уң аягы тездән түбәнрәк өзелгән бер солдатны нәсилкәсе белән машинадан төшердек… Һушында бу, ыңгырашмый да, җитмәсә, әкрен генә нидер кимерә. Карасам – сохари! Кемдер моңа сохари тоттырган, бу бичара шуны кан эчендә кимереп җатыр!.. Күреп исләрем китте. Әстәгъфирулла, бу ни тамаша, мин әйтәм!.. Шул чакта адәм баласы өчен тамакның никадәр яман нәрсә булуына тагын бер мәртәбә иман китердем гой!

Казахлар гаҗәпләнеп баш кактылар, аннары Дорды белән килешеп, дөрес шул, тамак яман нәрсә, ач тамак барысын да, хәтта өзелгән аякны да оныттыра, диештеләр.

Гомумән, солдатның моның ише искә төшереп сөйләр әкәмәт нәрсәләре күп була. Ышанырлыгы да, ышанмаслыгы да… Тик шулай да карт солдатлар артык тузга язмаганын тыңларга яратмыйлар, күбрәк гыйбрәтлесен генә тыңлыйлар. Менә Шанаев та башыннан кичкән бер хәлне сөйләгән булды. Имештер, ул, кышкы төндә, кайдадыр бер урман авызында постта торган чакта, әрле-бирле йөри торгач, аяклары арып бер бүрәнәгә ял итәргә утырган булган. Яктыра төшкәч, утырган «бүрәнә»сенә караса, ни күрсен, ул туңып каткан немец гәүдәсе, имеш!

– Вай-вай, атаңа нәләт! – ди Шанаев, шул чактагы куркуын, янәсе, исенә төшереп. – Тәннәрем эсселе-суыклы булып, арка буйларым кымырҗып китте гой!

Ләкин аның бу әкиятенә берәүнең дә исе китмәде, көлүче дә булмады, – колак төпләреннән генә уздырдылар. Ышанмаудан түгел, мондый нәрсәнең булуы бик мөмкин, тик мәгънәсе юк, мәгънәсе булмагач, кирәге дә юк. Аннары, дөресен генә әйткәндә, алар Шанаевның еш кына борчак сибәргә яратуын да беләләр иде.

Әмма безнең казахларның иң яраткан эшләре – күргән төшләрен сөйләү һәм шуны юрау… Әйтерсең һәркайсы төш күрер өчен генә ятып йоклый һәм уянгач та хикмәтле төшен бик тәмләп, бик тәфсилләп иптәшләренә сөйли. Тыңлаган чакта, бу төшме икән, әллә үзе уйлап чыгарган берәр әкиятме дип тә аптырыйсың. Чөнки бик тә инде җөе җөйгә килеп торган гаҗәп төгәл, бөтен бер вакыйга булып чыга. Андый төшне бик рәхәтләнеп тыңлыйлар һәм җыйнаулашып юрыйлар. Билгеле инде, бары тик яхшыга.

Шулай да араларында төшнең төрлесен күреп тә, сөйләп тә иң остарганы – Байәхмәтов. Әйткәнемчә, бу гәүдәгә зур-таза, мәһабәт казах иде. (Менгәндә атның билен сыгып төшергәндер.) Бөтен җире эре аның – башы, бите, аяклары, куллары… Хәрәкәтләре салмак, тавышы да көр-калын… Нигәдер ул миңа токымы белән казахның борынгы аксөяк түрәләренә яки ыруг башлыкларына барып тоташкан, хәзер инде бик сирәк очрый торган, санаулыга гына калган бер кеше булып тоела иде. Шуңа күрә аны саклыйсы да килә. Бездәге нестроевойларны карап үткәргән бер комиссия вакытында врач та, аңа көлеп:

– Син, агай, бу бүсереңне күз алмасыдай сакла, кайтсаң, шуның аркасында гына илеңә исән-сау кайтырсың, – дигән иде.

Әлбәттә, ул казахның түгәрәк табыннарында күп утырган, легендаларны күп ишеткән, думбра чиертеп әйткән үләңнәрне күп тыңлаган булырга тиеш. Шуңадыр, ахры, аны бик яратып тыңлыйлар. Ул инде төшендә Сталинны да берничә тапкыр күрде, Рузвельтны да күрде, хәтта Гитлерны күрүдән дә куркып тормады. Ә аларны төштә күрүнең хикмәте бик зур икән: сугышның кайчанрак бетүен яки тагын күпмегә сузылуын аеруча шуларның төшкә ничегрәк керүләренә карап юрыйлар.

Менә хәзер дә ул үткән төнне генә күргән төшен сөйләргә җыенды. Көр генә итеп бер тамак кырып куйды. Башкалар шунда ук тынып калдылар.

– Төшем озын имәс, – диде Байәхмәтов, салмак кына сүзен башлап, – әмма хикмәтле булса кирәк. Шулай, бик күп халык кызыл эшелонга төялеп, үземезнең казах даласы буйлап китеп бара җатырмыз икән. Яз башы, дала ямь-яшел, бихисап куйлар, җылкылар утлап йөри икән. Шул гаҗәеп тә хозур, сәйран сахраны тамаша кылып барганда, кинәт вагоннарымыз дөбер-шатыр сикерешергә, уңга-сулга яман чайкалырга тотынды гой! Бу ни булды дип ишектән сузылып карасак, эшелонымыз шпаллар өстеннән генә китеп бара-җатыр икән. Төшенәсезме, рельслар җук, шпаллар гына! Шул шпалларны вата-сындыра, мәтәлә-кадала, эшелон алга ыргылды гой! Туктау уенда да җук, җен оргыр- ның! Бөтенебез идәнгә тәгәрәшеп беттек, сикереп төшәр мәҗәл дә җук, менә-менә хәзер вагоннар авып, бер-берсе өстенә өелеп, барымыз да һәлак буламыз гой, дип үкереп-бакырып җатамыз. Шуннан кәен күпмедер вакыт узгач, вагоннарымыз, Кодайның кирәмәте, чайкалмый башлады. Сикереп тордык, ишеккә җабырылдык, карыймыз – йә Рабби, эшелонымыз яңадан рельслы юлга чыккан, шома гына, җилдереп кенә китеп бара-җатыр икән!.. Җа куандык, җа куандык, шатлыгыннан хәтта җылаучылар да булды. Яңадан үземезнең сәйран казах даласын, шунда утлап йөргән бихисап малларны тамаша кылып, хәйран булып барамыз икән. Аннан кәен, озакламый эшелонымыз ак таштан салынган бик матур, бик мәһабәт бер станция алдына килеп туктады. Мәйданда ул халык, ул халык! – диңгездәй чайкалып тора. Бәйләм-бәйләм гөлләр тоткан казах кызлары, балаларын кулларына күтәргән казах әялләре13 безне каршы алырга килгәннәр икән! Барымыз да вагоннардан шаулашып төшә башладык, шул чакта мин дә… уянып киттем. Әялемне бик күрәсем килгән иде, яңадан күземне җомып та карадым, ләкин, җук шул, күреп булмады… җә, ни диярсез?

вернуться

12

Передовойдан.

вернуться

13

Әял – хатын.