– Давай, лейтенант, – диде ул, гадәтенчә сүзне туп-туры башлап, – эшелонны озатырга кешеләр билгелә.
Лейтенант аптырабрак урыныннан торды.
– Ничә кеше?
– Алты солдат, шуларга бер старший… Менә сержантны җибәрербез, – диде рота командиры, миңа ымлап. – Калганнарын үзең сайла!
Әллә ничек көтелмәгәнчәрәк килеп чыкты бу, ләкин нәрсә әйтә аласың?.. Бернәрсә дә әйтә алмыйсың, абзыкаем!.. Китәргә икән – китәргә, мать якасына!.. Алгы позициягә чаклы – бу әле кызыграк та булыр.
Рота командиры, чыгып китәр алдыннан:
– Әзерләнеп бетәргә ике сәгать вакыт сезгә, – диде. – Өч көнлек азык алыгыз, җылырак киенегез. Менә шул. Ике сәгатьтән үзем килермен!
…Ул чыгып киткәч, без лейтенант белән башларны кашыдык та яңадан өстәл янына утырдык.
– Их, мунча керәсе килгән иде, тагын булмады, эт җыккыры! – дидем мин, үртәлеп.
– Мунчаның кызуына барасыз гой! – диде лейтенант, кеткелдәп.
– Һе, тычканга үлем, мәчегә көлке!.. Йә, ярар, кемнәрне бирәсең, кемнәрне алыйм?
– Син старший, үзең сайла, – диде лейтенант.
– Хуп мәйле!
Бер кәгазь кисәге алып, мин үзем теләгән солдатларның исемнәрен яза башладым: беренче итеп, билгеле, Дордыны яздым – бу үткен-чая һәм ышанычлы солдат; аның янына үз казахларыннан Шанаев белән Байәхмәтовны теркәдем; дөрес, Шанаев бәлачелрәк кеше, ләкин Дорды аны тезгенләп тота белә. Аннары Төхфәт абзыйны үземнән калдырасым килмәде. Аның янына чуваш Емелькинны да яздым – ике дусны ничек итеп аерасың?.. Бишәү булды. Алтынчыга кемне язарга?.. Акшаловны дигән идем дә, ләкин лейтенант «аны калдыр» диде. Беләм, ул Акшаловны үзенең ординарецы сыманрак итеп йөртә. Шуннан аз гына уйлап тордым да алтынчыга әлеге бик күндәм, бик чыдам бәләкәй солдат Ишмәмәтне язып куйдым.
Исемлекне лейтенантка күрсәттем. Ул бер күз ташлады да: «Ярый, булган!» – диде.
– Алайса, әйтәм үзләренә.
– Бар, әйт!
Мин торып чыктым да солдатлар землянкасына кердем. Авыр эштән соң солдатларның күбесе тир, чолгау исләре белән аралаш дымсу һавалы, караңгы землянкада гыр-гыр йоклап яталар иде. Мин үземә кирәк кешеләрне генә төртеп уята башладым:
– Төхфәт абзый, Дорды әкә, Шанаев, давай торыгыз әле, торыгыз!
– Уй-бай, ни булды, сержант? – дип, күзен ачты Дорды.
– Китәбез, Дорды, моннан китәбез…
– Кайчан?
– Менә хәзер үк.
Шулай дигәч, бер Дорды гына түгел, барысы да, тиз генә торып, сәке читенә шуышып килделәр. Тик Шанаев кына гадәтенчә кычкырып сукрана башлады:
– Бу ни эш бу, адәмнәргә дем алырга14 да ирек бирмәйсез!..
– Шаулама! – дидем мин аңа, каты гына. – Командирның приказы бу. Ике сәгатьтән без, менә мин әйткән кешеләр, тимер юлда булырга тиешбез. Эшелон озата барабыз. Төшендегезме?
– Төшендек, сержант, төшендек! – диде Дорды. – Ә бүтәннәр?
– Бүтәннәр калып тора…
Моны ишеткәч, алар ничектер тагы да җанланыбрак киткәндәй булдылар. Кузгалып китү солдатны һәрвакытта дәртләндерә, ә монда бүтәннәрдән алда, менә хәзер, бүген үк икән! Һәркайсы шунда ук йокысыннан айнып, шытыр-шытыр кашына-кашына, кием-салымына да тотынды.
Командирның әйткәнен искә төшереп, мин аларга җылырак киенергә куштым. Безнең взвод ротадан күбрәк аерылып яшәгәнгә күрә, солдатлардан кайбер җылы киемнәрен (мәсәлән, бүрек белән сырган чалбарны) җыеп та алмый идек. Көннәр суытып җибәргәч тә, солдат аларны капчыгыннан чыгара да кия. Ә хәзер тышта ноябрь башы, һава сөяккә үтәрдәй җепшек-салкын, көн дә диярлек карлы яңгыр явып тора.
Акшаловтан мин үзебезгә дигән өч көнлек азыкны исәпләп алдым. Шул бер үк нәрсәләр инде: шикәр, тәмәке, борчак һәм тары концентраты, шпик урынына әзрәк ак май һәм Америкадан килгән колбаса консервысы… Тик икмәкне генә склад кешеләреннән барып алырга туры килде.
Шушы мәшәкатьләр артыннан йөреп, минем үземә җыенырга вакыт җитәр-җитмәс кенә калды. Тиз генә землянкага кайтып, иң элек бритва, көзге, сабын кебек вак-төяк әйберләремне кыр сумкасына тутырдым, аннары яңабаштан әйбәтләп киенергә тотындым: искесен салмыйча, шуның өстеннән генә җылы күлмәк-ыштан кидем, аякларга чолгауны яңадан урап, итекләрне ипләп кидем, пилотканы бүрек белән алыштырдым. Бу эшләр беткәч, юл капчыгының бөрмәле авызын ныгытып бәйләдем дә пистолет белән автоматымны, ачып-ябып дигәндәй, тиз-тиз генә күздән кичердем. Пистолетны теләсә кемгә күрсәтергә ярамый, ул миңа тиешле нәрсә түгел, ләкин моның кебек асыл әйбердән, кулга бер эләккәч, аерылып буламыни?! Шуңа күрә мин аны шинель кесәсендә генә йөртәм.
Кыскасы, җыенып өлгердем. Солдатлар да әзерләнеп бетеп, билләрен буып, капчык-коралларын күтәреп, землянка алдына чыкканнар иде инде. Тик Дордының гына эше бетеп җитмәгән икән. Ул агачлар арасына китебрәк, үзе генә белгән ниндидер үләннәр һәм чыршы ылысыннан кечкенә табасында юллык насвай «көйдереп» маташа иде. Безнең лейтенант моны күргәч кинәт кабынып китте: