– Бакырма, ишәк!
Шанай ямьсез итеп шыңшый башлады, ә Байәхмәт, гадәтенчә салмак кына:
– Куйсаңчы, Шанай! – диде. – Әҗәлнең кайда икәнен белеп буламыни? Әллә җирдә, әллә монда, Ходайның бер үзенә тапшырыйк!
Ниһаять, барыбыз да әзрәк тынычландык. Шулай да нык икән әле безнең абзыйлар!.. Шанаевка иярү түгел, селкенеп тә карамадылар. Ә бит, дөресен генә әйткәндә, вагон эчендә безгә йөз мәртәбә куркынычрак – моны һәркайсыбыз белеп торабыз. Әмма ләкин солдат психологиясенең гаҗәеп бер сере бар – нәкъ менә иң куркыныч, иң киеренке чакта ул иптәшләреннән аерылырга һәм теләсә кая ташланырга яратмый. Ни күрсәк тә бергә – һәм шушы нәрсә аларны күп вакытта паникадан коткарып та кала.
Теге котыбызны алган снаряд соңгысы булды, ахрысы, бүтән якын-тирәгә төшкәне ишетелмәде. Ләкин немец һаман ата иде әле. Поезд шулай чак-чак кына шуышып бара. Иң җанга тигәне, иң ачуны китергәне – шушы әкренлек!.. Болай шуышып, кайчан гына без дошман уты астыннан чыгарбыз соң?! Түзәргә инде, ничек кенә булса да түзәргә!..
Һәм менә күпмедер вакыттан соң немец снарядларының каядыр составтан арттарак төшеп шартлаганы сизелә башлады. Мин бөтен игътибарымны җигеп, һәр снарядның каярак төшкәнен чамалап, тыңлап кына торам. Юк, чынлап та, отыры арттарак шартлый бит, отыры арттарак!.. Йа Хода, үтәбез, чыгабыз, котылабыз шикелле! Моны мин генә түгел, солдатлар да бик яхшы сизеп торалар иде. Алар җанлана төштеләр, селкенә, кыймылдый башладылар. Ә Дорды хәтта, дәртләнеп:
– Байәхмәт! – диде. – Тагын бер аять әйтсәң, котыламыз гой!.. Давай, туктап торма!
Ә бераздан инде без вагон тәгәрмәчләренең кызурак тәгәри башлавын сиздек. Минем моңа чынлап ышанасым килми. Шауламаска кушып, мин тәгәрмәчләр тавышына бик нык колак салып тордым. Әйе, алар кызурак тәгәриләр, рельс ялгаулары өстеннән ешрак сикереп узалар… Ләкин шулай да бу әле чынлап торып кызулап китүгә охшамый иде. Ә дошман снарядларының якында гына түгел, артта шартлаганы да ишетелми башлады. Туктады, ахрысы, мөртәт! Хәзер инде ишекне ачып, юл буена карарга да ярый торгандыр. Әллә азрак кына сабыр итәргәме?
Кинәт поезд тартылып куйды, вагон буферлары шакылдашып алдылар… һәм менә паровозның авыр сулап алга омтылуы ишетелде. Мин түзмәдем, ишекне бөтен көчемә шылдырып ачып җибәрдем. Тизрәк сузылып паровоз ягына карадым. Паровоз чаткылы төтенен ишеп чыгара-чыгара алга ыргыла иде. Отыры кызурак, кызурак!.. Бу инде котылу иде, котылу!..
Мин, бүрегемне баштан сыдырып алып, вагон эченә кычкырдым:
– Иптәшләр, бетте, котылдык!
Барысы да ишеккә ташландылар – мине чак этәреп төшермәделәр. Сузылып-сузылып бер алга, бер артка карадылар. Кычкырдылар, шауладылар, сүгенделәр:
– У-у фашист, атаңа нәләт!
– Җиде бабаңның гүр тактасын…
– Аллага мең шөкер!
– Шанай, бар сикер, ник сикермисең?
Аннары бер-берсенә шап-шап суктылар, берсен-берсе төртеп-төртеп җибәрделәр, ә Емелькин чувашча такмак әйтә-әйтә идән уртасында тыпырдап биергә үк тотынды… Шулай тилерешеп алдылар безнең карт солдатлар. Тик бу галәмәт эчендә Ишмәмәтнең генә барлыгы сизелми иде. Мин, электр фонарен кабызып, вагон эчен яктыртып карадым. Бер почмакта, чәйханә сәкесендәге шикелле, аякларын бөкләп, тын гына һәм тик кенә Ишмәмәт утыра… Утыра, әйтерсең бернәрсәдә гаме дә, эше дә юк! Мин бик гаҗәпләндем.
– Нишләп утырасың, Ишмәмәт әкә?
– Тамаша кылып, – ди бу, тыныч кына.
– Нәрсәне тамаша кылып?
– Менә бу адәмнәрнең тилерүен…
– Алар бит шатлыктан тилерәләр… Нигә, син исән калуыңа шатланмыйсыңмыни?
– Ә мин, уртак15 сержант, исән каласымны алдан ук белеп тордым, – ди ул, бер дә исе китмичә генә.
– Кайдан, ничек итеп?
– Минем береннән-бере кечек дүрттә балам бар кү, – һәм кулын идәннән күтәрә-күтәрә балаларын күрсәтә башлый.
Безнең бу сөйләшүне тыңлап торган солдатлар, моны ишетүгә, бердәм шаулап, Ишмәмәтне тиргәргә тотындылар:
– Эх, син, дивана!
– Шашкан адәм!
– Кодайның мәҗнүн колы!
Әмма бу һич ачусыз, бары күңелләре ташудан тыела алмыйча гына тиргәү иде. Билгеле инде, үзенең үлемсезлегенә ышанган безнең Ишмәмәт моның ише тиргәүләргә ниндидер бер өстенлек белән сабыр гына елмаеп карый…
Көн яктырып килгәндә инде безнең поезд урман эчендәге ниндидер бер тупикка кереп туктаган иде. Вагон ишеген төбенә хәтле шылдырып ачтык; үрелеп-үрелеп алга да, артка да карыйбыз, ләкин башка бүтән юллар да, станция-мазар да юк, күренми. Бердәнбер юлда ялгыз безнең поезд гына тора – күрәсең, урман эченә аерылып керүебезне сизми дә калганбыз. Шушы микәнни инде без туктыйсы соңгы «точка»?.. Хуш, нишләргә соң, җыенып төшәргәме, әллә яңадан часовойларны куяргамы? Ләкин мин шулай аптырап уйларга өлгермәдем, состав буйлап кызу гына атлап килгән эшелон начальнигы үзе дә күренде. Тиз генә җиргә сикереп төштем. Килеп җитәр-җитмәс ул безгә дәртле генә кычкырып дәште: