Выбрать главу

– Ну, егетләр, хәлләр ничек, барыгыз да тере-исәнме, берегезгә дә чиста күлмәк-ыштан кирәкмиме?

– Юк, кирәкми, иптәш капитан, эш ул хәтлегә барып җитмәде, – дидем мин, аның шат кәефенә яраклашып.

– Ярый, бик шәп! Ә шулай да нык шүрләгәнсездер?

– Булды инде әзрәк…

– Әнә күрәсезме? – диде ул кинәт, безнең вагонның стенасына күрсәтеп. – Кыйпылчык тишекләре!

Мин ул күрсәткән төшкә борылып карадым: чынлап та, вагонның аргы башындарак берничә өр-яңа кыйпылчык эзе күренеп тора иде. Соңга калып дигәндәй, мин ничектер ихтыярсыздан куркынып киттем:

– Ә снарядларга… тигән булса?!

Капитан көлеп җибәрде:

– Снаряд үзе дә корычтан бит ул. Капсюленә тимәсә, аңа чёрт та булмый.

Анысы шулай инде, снарядны атар өчен капсюленә бәрергә кирәк. Ә кыйпылчык, юньсез, аның ул нечкә җирен эзләп тормаган инде – мәсьәлә ачык.

– Ну, ярый, егетләр, – диде капитан, җитдиләнеп, – ничек кенә булмасын, безнең бу куркыныч сәфәребез уңышлы төгәлләнде. Сез азат хәзер. Җыенып төшсәгез дә була.

Минем солдатларга шуны ишетү генә кирәк тә иде. Тиз-тиз генә җыенып, мылтык, капчыкларын бер-берсенә биреп, вагоннан сикерешеп тә төштеләр. (Шулай да төшкән берсе әлеге кыйпылчык тишекләренә шомланып карамыйча калмады.)

Капитан тагын безгә:

– Әнә урман кырыена барып, шунда мине көтеп торыгыз, – диде. – Мин хәзер килеп җитәрмен.

Ул яңадан паровозга таба китте, ә без юл буендагы казылманы үтеп, урман кырыена күтәрелдек. Бу куе, калын урман иде. Ләкин тирә-якка карангач та безнең бер нәрсәгә исебез китте: бөтен урман эче туп-тулы гаскәр! Агач төбе саен диярлек төркем-төркем солдат, ә бит читтән караганда, бер җан иясе дә юк кебек иде.

Якын-тирәдәгеләре, безне күреп, яныбызга да килә башладылар. Болар барысы да бик яшьләр иде, егерме бишенче-егерме алтынчы елгылар гына булса кирәк. Яңа набор инде бу… Өс-башлары да өр-яңа – яңа шинель, яңа бүрек, яңа итекләр. Билгеле, җирдә аунарга өлгермәгәннәр әле. Үзләре дә шулай пөхтә, көяз булуларына бик канәгать, шат шикелле, тиздән пычранырбыз, канга буялырбыз дип уйламыйлар да кебек. Шуңадыр, ахры, безнең шактый ук искергән, өстәвенә вагон идәнендә аунап изгәләнгән киемнәребезгә һәм салкыннан, йокысызлыктан өшәнгән, бөрешкән кыяфәтебезгә карагач, алар бик гаҗәпләнгәндәй булдылар.

– Кайдан болар, әллә чолганыштан чыкканнармы? – диде арадан бер «тапкыры», килеп җитүенә. Бүтәннәре тайлар шикелле кешни-кешни көлештеләр.

Без дәшмәдек. Без тыныч кына карап торабыз. Нигә болар бездән көләләр әле дип куыкка16 керү мәгънәсезлек кенә булыр иде. Әйдә, көлсеннәр, көлеп калыр чаклары. Иртәгә ни буласын уйламыйча, менә шулай ваемсыз көлә белү үзе бер бәхет бит әле. Аннары бик яшьләр бит алар, һәркайсы безнең Байәхмәткә яки менә Төхфәт абзыйга малай булырлык егетләр. Күңелдә аларга ачу түгел, ә ихтыярсыздан соклану… соклану… һәм кинәт – җан әрнеткеч кызгану гына кузгала. Менә бүген, шушы сәгатьтә үк сугыш бетсә соң ни була?!

Ләкин арадан берсе тагын нидер әйтеп, иптәшләрен көлдергәч, безнең Емелькин кабынды да китте:

– Нигә кешнисез әле сез болай, ә?.. Кем дип беләсез сез безне, ә?..

Егетләр отыры ныграк көләргә тотындылар.

– Кара бу дядьканы! Ну гайрәт икән үзендә!

Ә Емелькинга җитә калды, бөтенләй авызлыгын тешләп алды бу… Ни әйткәнен белми, сибә генә. Сез, ди, без, ди, сез фәлән дә без төгән, ди… Без кырык беренче ел солдатлары, без фашист таныкларын күкрәгебез белән каршы алдык, менә минем өч кабыргам юк, бер үпкәм тишек, ди… Ә сез молокосослар әле, яңа әниләрегезнең итәгеннән шуып төшкәнсез, порохны иснәп тә караганыгыз юк бит әле сезнең, ди.

– Тукта, җитәр, Емелькин! – дим мин аңа. – Туктыйсыңмы, юкмы, эт җыккыры! Ату шушы егетләр алдында «Смирно!» бастырам бит үзеңне!

Бары шулай дигәч кенә бу, ниһаять, тыелды. Башкалар да аңа каты гына әйткәләп алдылар.

– Яратмыйм, Емелькин, мин синең тик торганнан шушылай әтәчләнеп китүеңне, – диде якташы Төхфәт абзый да. – Без, имеш, без сугыштык, имеш! Ә болар нәрсә, сабан туена килгәннәр што ли! Ярый ла син, кабыргаңны сындырып булса да, котылып калгансың, ә боларны иртәгә ни көтә, шуны әзрәк кенә уйлыйсыңмы?

– Уйларга баш кирәк гой! – диде Байәхмәт, үзенең көр тавышы белән салмак кына.

Ләкин Емелькинның һаман әле бирешәсе килми, җиңе белән битен-күзен сөрткәләп тора да бер үк сүзен кабатлый:

вернуться

16

Куык – бәхәс.