– Ник көләләр? Көлмәсеннәр, вәт шул!
– Ә көлсәләр, нимә булады? – диде безнең Ишмәмәт, гадәтенчә тыныч кына. – Алар Берлинга баралар кү, уртак Ямәлкин!
Дорды аны җилкәсеннән тотып дер селкетте:
– Вай-вай, ни чыкмаса мновы җен орган әкә җан авызыннан чыгады гой, рәхмәт төшкере!
Инде без барыбыз да рәхәтләнеп бер көлештек. Ә егетләр, әйтергә кирәк, бу вакытта инде шактый тынып калганнар иде. Алар безнең үз иптәшебезне ни өчен битәрләгәнне ачык сизделәр бугай, ничектер җитдиләнеп, хәтта бераз гына уңайсызланып та киткән кебек булдылар. Инде көлү түгел, артык сүз әйтүдән дә тыелып торалар.
Нәкъ шушы минутта безгә таба ашыгып килгән капитаныбыз күренде. Аңа бер старшина да ияргән иде. Егетләр аларны күрү белән, сылтау чыккандай, шунда ук таралыша да башладылар. Аннары старшиналарның күбесе ни өчендер бик бәйләнчек булалар, шуңа күрә солдатлар, гадәттә, алар белән еш очрашырга да яратмыйлар.
Бу старшина да яшьләрдән түгел иде, «карт бүре» булса кирәк: бөтен ыспай, көяз кыяфәте шуны күрсәтеп тора: кечерәк бүреген куе чәчләре өстенә кырын салып кигән, ә кара мыегын тәкә мөгезедәй итеп югарыга таба бөтереп куйган.
Килеп җиткәч тә капитан аңа:
– Старшина, менә бу иптәшләрне бик шәп кенә җылытырга кирәк, – диде. – Кайнар аш булсын, берәр чәркә дә салып бир үзләренә.
– Була ул! – диде старшина, безгә сынаулы караш ташлап, аннары көлемсерәп өстәде: – Ну, гвардеецлар, әйдәгез, алайса!
Без аның артыннан иярдек. Урман эчендә атлаган саен диярлек төрле дәрәҗәдәге командирлар очрап тора, мин аларга җиренә җиткереп честь биреп үтәргә тырышам, ләкин, күрәм, аларның бездә өч тиенлек тә эшләре юк. Күбесе биргән сәламне алып та тормый – бу җәһәттән хөрлек икән монда.
Кечерәк кенә бер ачыклыкка килеп чыктык. Бер читтәрәк ике поход кухнясы төтен чыгарып тора, алардан уңдарак өч рәт булып сузылган тар озын өстәлләр, ә алар артындагы агачлар ышыгында брезент палатка күренә. Кухнялар янында шинель өстеннән бил тиңке17 генә киндер алъяпкыч буган ике солдат булаша. Шуларның берсенә старшина кычкырып дәште:
– Егорыч, ашың әзерме?
– Әзер, старшина!
– Алайса, башлап сал менә бу… бөркетләргә!
– Котелокларыгыз кайда, китерегез! – диде солдат безгә.
Без билгә таккан котелокларны тиз генә чиштек, итек кунычыннан кашыкларны чыгардык. Алъяпкычлы солдат, табуреткага басып, биек тәгәрмәчләр өстендәге казаннан озын саплы чүмеч белән безнең котелокларга аш соса башлады. Шул арада старшина үзе әлеге палаткадан бер кирпеч икмәк һәм ике «яртыны» күтәреп чыкты. Шешәләрнең берсенә кырлы стакан да кидерелгән иде.
Без озын өстәлнең бер башына тезелешеп утырдык.
Старшина:
– Икмәкне үзегез турарсыз, ә менә моны, – диде, шешәнең төбенә җиңел генә сугып, – кайсыгыздан башлыйбыз?.. Сержант, давай синнән, мә тот!
Ул кырлы стаканга аракыны тутыра язып салды. Мин, стаканны алып, салкын гына аракының исен дә, әчесен дә тоймыйча диярлек, чишмә суын эчкәндәй, бер тыннан аударып та куйдым. Үзебезнең «рус әчесе» безгә бик сирәк эләгә, шуңадыр инде без аны һәрвакытта бик теләп кабул итәбез. Әмма хәзерге кебек аның, хәерсезнең, бу хәтле дә шәп төшкәнен хәтерләмим – май капкан шикелле генә булып калды.
Башкалар да үз өлешләрен сабыр гына көтеп алып, мыекларын сыпыргалап, ипләп кенә салып куйдылар. Тик Ишмәмәт кенә стаканын кире этәрде. Старшина гаҗәпләнә калды:
– Нишләп? Әллә әзрәк салдыммы?
– Мин эчмәем, – диде Ишмәмәт, алдына карап кына.
– Кызык! Аракыдан баш тарткан солдатны беренче очратам әле…
– Аның бер усал Алласы бар, шуңардан шүрли ул, – диде Емелькин, үзенә өмет иткәндәй, ашыгып.
– Алайса, без аны аздырмыйк, – диде старшина һәм Ишмәмәт өлешен кире шешәгә бушата башлады.
Ә котелокларда гаҗәеп тәмле, хуш исле, кашык тыккысыз куе, кайнар борщ! Моның кебек ашны күптән күргән юк иде; билгеле инде, без аны урып кына салдык. Борщ артыннан бик әйбәт карабодай боткасы да булды әле – аны да ашыкмыйча гына ялт иттердек. Инде рәхмәт әйтеп, амин гына тотасы, ә минем казахлар шыпырт кына миңа:
– Сержант, чәй кирәк иде, чәй дә булмасмы икән? – дия башладылар.
Старшина, аңлагандай:
– Тагын нәрсә? – диде.
– Чәй сорыйлар, иптәш старшина!.. Безнең бу халык чәйсез тора алмый, – дидем мин, көлгән булып.
– Егорыч! – дип кычкырды старшина алъяпкычлы солдатка, – чәең бармы? Булса, салып бир үзләренә!
– Кунаклар өчен барысы да бар, – диде солдат, безгә күз кысып. – Кая, китерегез кружкаларыгызны!
Капчыктан тиз генә кружкаларны чыгарып, аның янына ашыктык. Ул безгә икенче поход казанының бер янтыгындагы кечкенә җиз краныннан чәй агыза, ә минем казахлар аны аркасыннан кага-кага мактыйлар: «Земляк хорош, хорош, наш брат, понимаеш гой?!» – диләр.