– Әлбәттә, түгел! Ул кадәресен генә мин дә аңлыйм инде. Ә сезгә аның белән сөйләшергә туры килдеме?
– Тукай минем белән сөйләштеме дип сорамакчысыз – шулаймы? Ул миннән дәүрәк ич!
– Гел шаяртасыз, Салих абый!
Ләкин Салих нидер үзенекен уйлый башлаган иде, ахрысы, – дәшми калды. Тик бераздан гына ул шундый ук уйчанлык белән:
– Мин бернәрсәне бик ачык хәтерлим, Гөләндәм! – диде. – Көннәрдән бер көнне миңа, ниһаять, аның алдында да уйнарга туры килде. Билгеле, Заһидулла абзыйның бик нык кыставы аркасында гына, югыйсә мин үзем һич тә җөрьәт итә алмаган булыр идем. Чөнки бу махсус Тукай өчен, ул ишетсен дип уйнату иде. Әле башка кунаклар да бар – алар да көтәләр. Үзенә күрә бер имтихан дисәм, һич тә артык булмас!.. Уйнаган чакта мин моны бөтен җаным-тәнем белән дигәндәй сизеп тордым, ә ул, Габдулла абый, йомшак диван башында бөрешеп кенә шылт та итмичә тыңлап утырды. Ул инде бик сырхау иде… Бер көйне уйнап бетергәч тә кунаклар шаулашып миңа: «Менә афәрин, менә рәхмәт, шәкерт!» – диештеләр. Ләкин мин Габдулла абыйның тавышын ишетмәдем – ул үзенең почмагында һаман шулай тын гына, хәрәкәтсез генә утыра бирде. Әмма ул минем яңадан уйнавымны көтә иде, мин моны ничектер йөрәгем белән сиздем… Һәм аның өчен генә тагын ике көй уйнап чыктым. Шуның соңгысы «Әллүки» иде.
Салих ни өчендер кинәт кенә пианино өстенә иелә төште һәм көттеребрәк, әкрен генә: «Менә шул!» – дип әйтеп куйды. Мин дә бер мәлгә сүзсез калып, тынып тордым. Аннары сак кына сорадым:
– Әмма соңыннан ул сезгә ни дә булса әйткәндер бит?
– Ишетмәдем, бәгырь, ишетмәдем! Уйнап бетергәч тә, мин торып чыгып киттем – әйтерсең бизгәгем кузгалды, качтым тизрәк! Балалык инде… Шулай да Габдулла абый нидер әйткән булырга тиеш, чөнки шактый вакыттан соң, ул үзе үлгәч инде, Заһидулла абзый миңа бер сүз чыкканда әйтә куйды: «Бел, Салих, син Тукайның фатихасын алган кеше!» – диде. Гаҗәп зур йөк бу минем өчен, әгәр чын булса?!
– Чыгып китмәгән булсагыз, аның фатихасын үз авызыннан ишеткән булыр идегез, – дидем мин.
– Ә бәлки, чыгып китүем кирәк тә булгандыр?!
– Ни өчен?
– Чын дөресен шәкертнең үзеннән бигрәк хәлфәсенә әйтәләр, гадәттә!
– Шәкерт күңелен табу да кирәк бит!
– Зарар юк. Йә артык масаеп киткән булыр идем. Ә масаю ул вак, көнче кешеләр эше. Ярый, Гөләндәм туташ, сүз бозау имезер, ди, эшкә күчик, булмаса!
– Мин тыңлыйм, Салих абый!
Салих пианинога тартылыбрак утырды, кулларын җәя төште, ләкин башлап киткәнче әүвәл шуны әйтте:
– Тукайның үлеменә карата җыр туарга тиеш иде – тумыйча калуы мөмкин түгел иде. Һәм ул җыр туа – шагыйрьнең бик яраткан музыканты Заһидулла абзый Яруллин күңелендә туа ул җыр!.. Башта Заһидулла абзый җырын «Тукай хатирәсе» дип атый, ләкин озак та үтми, әзрәк үзгәреп, «Тукай маршы»на әйләнеп китә.
Сүзләренә игътибар итегез:
Үзгә хәят!.. Халык күңелендә мәңге яши башлау!.. Инде тыңлагыз!..
Гадәттә, нәфис-йомшак кына уйнаган Салих бу юлы кулларын киң җәеп, батыр-көчле итеп башлады. Хәтта үзе дә бераз арткарак каерыла төште. Һәм музыка да, үзенең остасын тапкандай, ничектер бик куәтле булып яңгырады.
– Ишетәсезме, бәгырь? – диде Салих, дәртләнеп уйный-уйный. – Күпме уй-хис бу музыкада! Олы хәсрәттән тирән әрнү бар, хәтта тәкатьсез үксү дә ишетелеп кала, әмма шул ук вакытта ул кешенең рухын төшерми, өметсезләндерми, киресенчә, ул аны үстерә, дәртләндерә, гүя зур-зур эшләргә канатландыра!.. Ихлас! Ә менә бу җирендә – тыңлагыз әле, тыңлагыз! – ниндидер бер тантаналы горурлык яңгырый түгелме соң?! Тукай өчен, Тукайны тудырган халык өчен горурлык – ишетәсезме сез шуны?!
Әйе, ишетәм мин, ишетәм! Ишетү генә түгел, әллә нинди бер сызланулы ләззәттән, билгесез бер сөенечтән хәтта елыйсым да килеп китте. Музыка һәм халык икесе бергә кушылса, бик тирән яткан тойгыларны да кузгата икән ул! Аннары минем Салихтан: «Сез дә шушының кебек музыка яза алыр идегезме?» – дип сорыйсым килә, ләкин куркам, бик яшерен теләгенә (әгәр шундый теләге булса) саксыз орынудан куркам!
Ике тапкыр уйнап чыккач, Салих туктады һәм, хәлсезләнгәндәй иңбашларын салындыра төшеп, бераз тынып торды. Аннары миңа урын биреп:
– Инде сез уйнап карагыз! – диде. – Нотасыз гына – нотасын язып килергә өлгерә алмадым.
– Юк, – дидем мин, – сездән соң уйнарга кулым бармый, кыстамагыз!
– Ник?
– Шулай инде, җөрьәт итә алмыйм… Ә сез миңа икенчесен дә уйнап күрсәтегез әле, булмаса!
– Ярый алайса, – диде Салих һәм бер иңбашын сәер генә сикертеп куйды да яңадан пианино каршысына тартылыбрак утырды. – Икенчесе… икенчесе, Гөләндәм, романс булачак!