Выбрать главу

Менә ул ашыкмыйча гына иптәшләре янына килде, һәркайсы белән кул биреп күреште. Мин бер читтәрәк тора идем. Ул миңа таба да борылды һәм Салих шунда тиз генә:

– Бу Гөләндәм туташ була, – диде.

Солтан абый, каршыма килеп, сүз әйтмичә генә кечкенә кулын сузды. Бары шуннан соң гына:

– Сез Салихның шәкертеме? – дип сорады.

– Әйе, – дидем мин, нигәдер каушабрак.

– Ишеткән идем, Салихтан күп нәрсәгә өйрәнергә була, – диде ул, бик гади генә итеп.

Ләкин Салих көлеп кенә үз сүзен әйтергә ашыкты:

– Сез, Солтан абый, мине алай бик күтәреп җибәрмәгез әле, чебешләрне көз көне саныйлар ич!

– Мин ышанып әйтәм.

– Әмма мин бернәрсәдән канәгать, – диде Салих, – Гөләндәм туташ белән шөгыльләнү минем үзем өчен дә бик файдалы.

– Шулай булырга тиеш тә. Өйрәтү – өйрәнү дигән сүз ул, бигрәк тә музыкада!

Миңа калса, Солтан абый бик мәгънәле сүз әйтте кебек, ләкин ул аны шундый гади итеп, гүя очраклы рәвештә генә әйтте ки, башкалар моңа әллә ни игътибар да итмәделәр шикелле. Һәм шунда ук алар үз эшләре турында сөйләшә башладылар. Мин, бер читтәрәк утырып, аларның сүзләреннән шуны аңладым: февраль азакларында артистлар һәм һәвәскәрләр катнашы белән зур бер кичә үткәрелергә тиеш икән. Бу кичәне комиссар иптәшләрнең соравы буенча мәҗрух19 кызыл гаскәриләр файдасына үткәрәчәкләр икән. Элек, ягъни большевикларга кадәр, мондый кичәләр еш кына була торган иде. «Шәрык кичәсе» дип әйтәләр иде аларны… Хәзер исә ничек дип атарлар – бу кадәресе ачыкланып бетмәгән икән әле, һәрхәлдә, исем мәсьәләсен шул ук комиссар иптәшләр хәл итәргә тиешләр, имеш…

Кыскасы, бу да шул «Шәрык кичәсе» сыманрак милли уеннар, танцалар белән үтә торган зур бер әдәби-музыкаль кичә булачак. Бәлки әле, милли ашлар да булыр – әгәр буфет ачарга азыгын-төлеген тапсалар… Кичәдән җыелган бөтен акча, ишеткәнемчә, мәҗрух кызыл гаскәриләр файдасына китәчәк. Шуның өстенә акчалата һәм әйбергә иганә җыю да булачак икән (мәсәлән, хатын-кызларның җылы оекбашлар, бияләй-перчаткалар бәйләп китерүләрен бик өмет итәләр икән)… Әнә шундый зур бер эш алда тора, имеш.

Кичәнең җыр-музыка өлешен әзерләү Солтан абый Габәшигә йөкләнгән икән. Музыкантлар бүген шуның өчен җыелганнар булып чыкты. Алар бу эшкә гаять зур дәрт белән тотынганнар – сүз бит кызыл гаскәриләргә ярдәм итү турында бара!.. Салих үзенең оркестры белән шул кичә өчен махсус программа да әзерләгән – бүген шуны Габәшигә уйнап күрсәтәчәкләр. Ләкин көтәсе кешеләре бар икән әле. Ихтимал, шуңа күрәдер, сүзләре беткәч тә, Солтан абый миңа таба борылды һәм, сөйкемле генә елмаеп:

– Әллә туташны тыңлап карыйбызмы? – диде. – Салих, сез рөхсәт итәрсез бит!

– Мин – рәхәтләнеп, – диде Салих тиз генә. – Әмма туташ үзе ни әйтер?!

– Гөләндәм туташ… шулай бит әле? – диде Солтан абый, миңа мөрәҗәгать итеп. – Гөләндәм туташ, эш сездән тора… Уйнап күрсәтсәгез, без бик мәмнүн булыр идек.

– Һай, юк! – дидем мин, кинәт балаларча куркынып…

– Ни өчен? – диде Солтан абый, гаҗәпләнүдән кашларын күтәреп. – Ни гаебе бар аның? Сез уйный беләсез, ә безнең тыңлыйсыбыз килә, шулай бит, әфәнделәр?

Иптәшләре беравыздан:

– Бик дөрес! – диештеләр. – Туташларның рояльдә уйнавын безгә бик сирәк ишетергә туры килә.

– Ишетәсезме?.. Йә, килегез, утырыгыз!

Дәү абыйлар шулай ихлас белән сорагач, киреләнеп тору, әлбәттә, килешмәячәк. Шулай да мин әле икеләнә идем – ни әйтсәң дә, үзенә күрә бер сынау ич бу!.. Уйный алмасам, нишләрмен?! Хәер, уйнавын уйнармын да бит, тик абыйлар ни әйтерләр?.. Яныма Салих килде һәм гадәтенчә йомшак, әмма нык кына итеп:

– Ягез, кыюрак булыгыз! – диде.

– Әллә ничек, кинәт кенә, – дидем мин, уңайсызлануымны яшермичә, ә үзем рояль янына атладым.

– Ә сез ашыкмагыз!

Ипләп утыргач, кулларымны клавишлар өстенә салып, аз гына уйланып тордым.

– Ни уйныйм соң?

– Күңелегезгә ни килсә, шуны! – диде Солтан абый.

Башка аккорд алып, шуннан яхшы белгән көемне – «Яз да була»ны уйный башладым. Музыканың бер кодрәте шунда ки, кулларың инструментка тию белән ул сине инде үзенә тәмам буйсындыра һәм ничегрәк итеп уйнарга да үзе үк куша. Тик ишетә бел дә тоя гына бел! Кыскасы, мин әйбәт кенә уйнап чыктым шикелле. Абыйлар шылт та итмичә тыңладылар һәм уйнап бетергәч тә бер сүз дә әйтмәделәр. Алар гүя дәвамын көтәләр иде. Мин яңадан бер кыска көй һәм бер озынрак көй («Һаваларда йолдыз»ны) уйнадым.

Уйнап бетергәч, абыйларга таба борылырга курыккандай, күпмедер вакыт кузгалырга кыймыйча утырдым. Бары Солтан абыйның җиңел генә сулап «Рәхмәт, туташ!» диюен ишеткәч кенә урынымнан тордым. Салих исә сүзсез генә иелеп, минем кулымны үпте. Ә Мөхәммәт абый Яушев, тәмам җанланып:

вернуться

19

Мәҗрух – яраланган.