Выбрать главу

Ә шулай да мине әкрен генә калтырата. Бүлмәгә керсәм дә, хәзер соңдыр инде. Залда яңгыраган звонокны да ишетмәгәнмен, ахрысы. Сәхнә артына керүчеләр күбәйде, бүлмәдән ханымнар да чыга башладылар. Зат киемнәре өстеннән кайсы иңенә мамык шәл, кайсы пальтосын салган – минем кебек җүләр түгелләр икән шул!

Бер читтә һаман ялгызым гына торам, карыйм, күзәтәм. Кызык дөнья, кызык кешеләр! Әмма үзләрен бик гади, бик иркен тоталар. Дөрес, мин аларның күбесен белеп тә бетермим әле, ләкин кайберләрен элек күргән спектакльләр буенча таныйм да шикелле; әнә теге юка-озын гына гәүдәле, ак чырайлы, гел елмаеп кына сөйләшә торганы Өммегөлсем ханым Болгарская булырга тиеш. Ә арада иң яше, иң чибәре Әшраф Синяева булса кирәк. Тагын әнә теге аяк йөзеннән үк зәңгәр ефәк күлмәк кигән, тулы күкрәкле, сары чәчлесе Мәрьям Рахманкулова түгелме икән? Әгәр шул булса, бу инде соңгы вакытларда исеме бик таралып киткән яшь җырчылардан исәпләнә.

Ирләрдән аеруча бер кеше минем игътибарымны үзенә җәлеп итте. Пенсне кигән бу таза, нык гәүдәле кеше, сөзәргә җыенган үгез сыман, озын ял чәчле башын ия биреп, кулларын күкрәгенә куеп, һичкемгә дәшми-карамый бер читтә әрле-бирле йөри дә йөри… Кем булыр бу?.. Өстендә кара бәрхеттән иркен-озын толстовка, муенында ак тасмадан бик зур бант – юк, андый-мондый гына кешегә охшамаган ул!

Ниһаять, зарыктырып көттергән минем Салихым да килеп җитте. Ашыккан, күрәсең, битләре кызарып чыккан. (Ә кызыллык аңа бик сирәк чыга.)

– Әллә гел шушында тордыгыз? – диде ул, килеп җитүе белән.

Мин гаепле бала сыман бары елмайдым гына. Ул сак кына кулымны тотып карады да:

– Боз кебек булган лабаса! Ах, сезне, сезне! – диде, пошынып. – Ник бүлмәгә кермәдегез?

– Кереп тормадым шул… Ә сез борчылмагыз, миңа хәзер суык түгел инде, – дидем мин, эчке калтыравымны ничек тә басарга тырышып. Дөрестән дә, өшүемне сизми башлаган идем, (ә калтырау болай гына ул), киресенчә, вакыт-вакыт миңа эссе дә булып киткәли иде.

Шул чакта безнең янга Өммегөлсем Болгарская килде.

– Исәнме, Салих! – диде ул, бер туганына дәшкәндәй итеп кенә.

– Исәнмесез, Гөлсем апа! – диде Салих, түбәнчелек белән.

– Шушында керсәм, һич чыга алмыйм, – дип зарланды Болгарская. – Залда халык күпме соң?

– Бик күп. Аншлаг дияргә мөмкин.

– Яхшы инде, алайса… Мәҗрух гаскәриләргә әҗере дә күбрәк булыр, ичмасам!

– Әлбәттә!

– Ә бу чибәр туташны кем дип беләбез?.. – диде Гөлсем апа, мөлаем карашын миңа күчереп. – Таныштырмыйсың да!..

– Гафу, Гөлсем апа! – диде Салих тиз генә. – Бу Гөләндәм туташ була, бүгенге концертта катнашачак!

– Шулаймыни?! Яңа җырчы, димәк! Беренче мәртәбәме?

– Әйе, беренче мәртәбә генә!

– Хәлегезне аңлыйм, матурым! – диде Гөлсем апа минем үземә, аркамнан сыйпагандай итеп кенә. – Беренче тапкыр халык алдына чыгу – билгесез тирән дәрьяны кичү белән бер инде ул!.. Әмма сез тыныч булыгыз, иркәм, без барыбыз да аны кичтек, сез дә, иншалла, кичәрсез!

Әнә шулай юатты мине күптән танылган, тәҗрибәле артистка. Билгеле инде, аның бу хикмәтле сүзләре минем дә ышанычымны арттыра төшкән кебек булды.

Ул да булмый, сәхнә артында Габдрахман Камалның көчле тавышы яңгырады.

– Иптәшләр, дикъкать! Хәзер башлыйбыз, тавыш, хәрәкәт бетсен! Һәркайсыгыз кайчан, кем артыннан чыгуыгызны белеп, әзер булып торыгыз!

Башлана! Чаң суккандай тәэсир итте бу… сәхнә арты шунда ук тынып калды, бөтенесен, хәтта күнегеп беткән артистларны да бер мәлгә җитди киеренкелек биләп алды. Минем исә йөрәгем урыныннан кубардай булып тибә башлады. Гүя бу минутның килеп җитәсен мин белми торганмын!

Өммегөлсем апа шыпырт кына:

– Ярый, мин залга чыгыйм әле, – диде. – Хәзергә монда эшем юк. Сезгә уңыш, иркәм!

– Рәхмәт! – дидем мин, дерелдәгән иреннәрем белән генә.

Менә әкрен генә пәрдә дә ачылды. Караңгы залда гүләү тынды. Йөзләрчә кешеләрнең дикъкатен, көтүләрен сиздереп, аннан якты салкын сәхнәгә җылы адәм сулышы бөркелгәндәй булды. Аз гына көттереп, ике «агач» арасыннан Габдрахман Камал җиңел адымнар белән килеп чыкты да, кыйгачлый биребрәк, сәхнәнең нәкъ алдына барып басты.

…Ул нидер сөйли башлады. Бик дәртле, ялкынлы итеп, ләкин аның чыңлап торган тавышы караңгы зал өстендә үтә кискен яңгырый иде. Әллә шуңа, әллә безгә аркасы белән торганга күрә, беренче сүзләрен мин юньләп аера алмыйча да калдым. Тик соңгы сүзләре генә килеп җитте безгә:

– Шәрык уянды! Богаулар өзелде! Гасырлар буенча изелгән мәзлүм милләтләргә тулы азатлык килде. Бүген без шуның олуг тантанасын кичерәбез. Әмма каты, канлы көрәшнең беткәне юк, иптәшләр! Кискен көрәш, рәхимсез көрәш дәвам итә, иптәшләр! Шик юк ки, бу көрәш пролетариат революциясенең җиңүе белән бетәчәк! Бүгенге кичәбезне без революциянең шанлы көрәшчеләренә – каһарман кызыл гаскәриләргә багышлыйбыз! Яшәсен бөтен дөнья инкыйлабы, бетсен капитал, бетсен золмәт20, иптәшләр! Азатлык кояшы бөтен галәмне балкытсын!

вернуться

20

Золмәт – караңгылык.