Һәм ул башын иде. Халык аңа дәррәү кул чапты. Шуннан соң Камал абый концертның беренче номерын игълан итте.
– Музыкаль трио! Скрипкада – Мөхәммәт Яушев, гармунда – Фәйзи Биккинин, мандолинада – Мансур Мозаффаров!.. «Аккош маршы!»
Сәхнәгә өч егет чыктылар һәм баскан килеш кенә уйнап та җибәрделәр.
– Ник калтырыйсыз? – диде Салих миңа әкрен генә.
– Үзем дә белмим! – дидем мин, бөтен тәнем белән куырылып.
– Ярамый, бәгырь!.. Тынычланыгыз!
Юк, бу тынычсызланудан-борчылудан түгел иде. Мин инде тиздән чыгасымны уйламыйм да диярлек. Миңа салкын үткән булырга тиеш – шул йөри тәнем буйлап… Хәер, нервлар да шаяра торгандыр инде, бәлки, менә бу музыканың дә тәэсире бардыр?! Музыканы мин бервакытта да тыныч кына тыңлый алмыйм, юк, тыңлый алмыйм!..
Ә өч егет үзара гаҗәп бер килешкәнлек, осталык белән өздереп кенә уйныйлар лабаса!.. «Аккош маршы»ннан соң «Эрбет», «Бибкәй кыз», «Прховой Фатих», «Шакир солдат», «Гөлмәрфуга»… Халык аларны тиз генә җибәрмичә, кат-кат биска чакырып, әнә шулай күп уйнарга мәҗбүр итте.
Алардан соң, җиз төймәле яшел тужурка кигән, чем-кара чәчләрен сулдан уңга ерып тараган, базык-таза гына бер студент егет чыгып җырлады. Ахрысы, башкорттыр. Иркен, көр тавыш белән ул «Ашказар»ны, «Кәраван сарай»ны һәм «Коңгыр бозау»ны җырлады. Тамашачылар аңа да бик мәмнүн булып кул чаптылар.
Әмма иң хикмәтлесе теге иңнәренә озын чәчләрен тарап төшергән, берәүгә дә дәшми-карамый ялгыз бер читтә йөренеп торган сәер кешенең чыгып сөйләве булды. Камал абый халыкка аны тантаналы рәвештә «Мохтар Мутин!» дип игълан итте. Менә кем икән ул… Исем-фамилиясендә үк үзенә тарта торган нәрсәдер бар аның!
Ашыкмыйча гына чыкты ул, алга ук узмыйча караңгырак бер урында тукталды, шылт та итмичә көтеп торган залга беравык җитди-усал гына карап торды да, әкрен-шомлы итеп:
– Таң вакыты… татар йоклый, – диде.
Әнә шулай, шигырьнең исемен дә әйтеп тормыйча башлап китте ул! Һәм тыңлаучыны сискәндерерлек итеп башлаганнан соң ниндидер бер гаҗизлек, аптырау, әрнү белән дәвам итте:
Артистның көчле, матур тембрлы тавышы интонацияләргә искиткеч бай иде. Менә ул кинәт иң югары ноктага күчеп, бер үк вакытта ялварган да һәм янаган да төсле шашынып, Аллага мөрәҗәгать итә:
Иң ахырдан исә, зур бер хакыйкатьне ачкандай тынычланып, газаптан бушанып, ләкин шуның белән бергә халыкка өндәү ташлагандай нык-батыр һәм тантаналы итеп тәмамлады ул:
Гүя тирән газаптан туган шигырь үзе һәм бигрәк тә аны шулкадәр белеп, тоеп сөйләү тамашачыларны тәмам сихерләде булса кирәк, алар өзлексез кул чабып, артистны кат-кат биска чакырдылар. Ләкин Мутин абзый бер генә тапкыр чыгып, һич тә исе китмәгән бер кыяфәт белән шашынган залның галёркасына кадәр күз йөртеп узды да, яллы башын ияр-имәс кенә бөгеп, күпмедер вакыт тик кенә торды. Аннары кисәк кенә күтәрде дә шундый ук тыныч горурлык белән ашыкмыйча гына чыгып та китте.
– Бу артист бер заман татар сәхнәсен шаулатачак әле! – дип калды Салих та аның артыннан.
Ул да булмый, безнең янга Камал абый килде.
– Туташ, тиздән сезнең нәүбәт, әзер булып торыгыз, – диде ул, ашыгып. – Салих, ишеттегезме?
– Ишеттек, без әзер! – диде Салих.
– Йа Рабби! – дип куйдым мин ирексездән. Нигәдер кинәт кенә куркып-шомланып киттем. Дөрес, җырлый алуыма мин моңарчы ышанып тордым, тик менә хәзер бөтен тәнемдә йөргән шушы бизгәк мине бик борчый иде. Шул гына харап итмәсә ярар иде, Ходаем! Тавышым үзгәрмәде микән?.. Хәер, белеп буламыни инде аны хәзер генә?!
Ә Салих әзрәк кенә шаярткан да булып, мине һаман әкрен генә юата: «Әнә Мутин абзагыздан үрнәк алыгыз, аның кебек горур, салкын, тыныч булыгыз, – ди. – Тамашачыны онытыгыз, бары минем өчен генә җырлагыз, шул чакта тыңлаучылар да сездән биһуш булырлар», – ди.
21
Сәгыйть Рәмиев шигыре, 1914 елда Галимҗан Ибраһимов төзеп чыгарган «Яңа әдәбият» китабыннан алынды. – Ә. Еники искәр.